«Рәсемнәрне охшаш итеп яса» уен күнегүе.

Тактада 2 рәсем. Тәрбияче балаларга игътибар белән рәсемгә карарга куша һәм бер- берләреннән аерынкы якларын табып, җитешмәгән әйберләрне ясап, ике рәсемне бер- берсенә охшатып ясарга кирәклеген аңлата.

«Мәсьәләләрне чишәбез» уены.

Балаларның шакмаклы дәфтәрләрендә 2 санлы рәт ясалган.

Тәрбияче:

– Санлы рәттә ничә шакмак бар?

Балалар:

– Санлы рәттә 10 шакмак бар.

Тәрбияче:

– Балалар, иң элек санлы рәттә дуга белән 4 шакмак, ә аннан тагын 5 шакмак билгеләгез.

Биремнең дөрес итеп үтәлешен тактадагы үрнәк белән тикшерәләр. Рәсемнең үзәгенә булачак мәсьәлә өчен арифметик билгеләр, саннар язалар. Балалар язганны укыйлар. Язу барышында балалар мәсьәләне төзиләр. Тәрбияче һәр мәсьәләнең бирем вариантларын тыңлый. Балалар тәрбияче белән берлектә мәсьәләнең төзелешен, килеп чыгышын, дөреслеген дәлиллиләр, сорауларга җавап бирәләр.

Тәрбияче:

– Икенче сан рәтендә 9 шакмакны өстән, 5 шакмакны сулдан астан дуга белән билгеләгез.

Балалар мәсьәлә төзи. Тәрбияче бирем вариантын тыңлый. Аннан чишәләр һәм алу гамәленә дә шулай ук мәсьәлә уйлыйлар.

Динамик пауза:

Кемнеңдер өен күрәбез,

куллары белән өйне күрсәтәләр

Ул яр буенда тора,

Еш кына куян дустына

бер урында атлыйлар

Кунакка барыштыра.

Аның дусты бик акыллы,

куллары белән күзлекне күрсәтәләр

Түгәрәк күзлек кигән,

Сирәк әйберләрне җыя,

Әйтегез, ул кем икән?

Әлбәттә, керпе – энәле,

бармаклары белән керпене күрсәтәләр

Кызык җанвар, карагыз!

Ә хәзер бүтән юл белән

Башка өйгә барабыз.

бер урында атлыйлар.

«Фигураны яшер» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Балалар, дәфтәрләрдәге алдагы биремнән 4 шакмакны аска таба саныйбыз. Ян-яклары ике шакмакка тигез булган квадрат ясагыз. 3 шакмак сулга күчегез һәм тагын шундый ук бер квадрат сызыгыз. Юл ахырына кадәр квадрат ясавыгызны дәвам итегез.

Тәрбияче (биремне үтәгәннән соң). Без нинди фигураны квадратка яшергәнебез бар?

Балалар:

– Түгәрәк.

Бала тактада тәрбияче ярдәме белән ничек итеп квадрат эченә түгәрәкне ясап куюны күрсәтә. Калган балалар биремне дәфтәрләрендә башкаралар.

Тәрбияче:

– Тагын нинди фигураны квадрат эченә яшереп була?

Балалар:

– Өчпочмак. Тәрбияче:

– Квадратның өске ягының уртасына нокта куегыз, ул ноктаны квадратның аскы сул һәм уң почмаклары белән туры сызыклар ярдәмендә тоташтырыгыз.

Тәрбияче:

– Балалар, өчпочмакның өченче ягы кая качты?

Балалар:

– Квадратның аскы кырына.

Балалар алдагы биремнән ике шакмакны саныйлар һәм бер-берсеннән аралары ике шакмак ераклыгында юл беткәнче квадратлар һәм алар эченә өчпочмаклар ясыйлар. (64 нче рәсем). Тәрбияче балаларның эшләренә бәя бирә, ә балалар бәягә туры китереп, кояш рәсеме ясыйлар.

64 нче рәсем

«Өйгә юл эзлибез» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Балалар, сезнең өстәлләрдә лабиринт үрнәкләре төшкән рәсемнәр бар. График рәсемдә юлның схемасын карап, схемага туры китереп, өйгә юлны сызарга кирәк. (65 нче рәсем).

65 нче рәсем

Чакырылган бала биремне үрнәккә карап эшли һәм үзенең эшенә аңлатма бирә.