«Төшеп калган санны тап» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Балалар, саннар язылган тасманы карыйбыз, төшеп калган саннарны билгелибез, алдагы буш тәрәзәләргә тиешле цифрлар куябыз.

Балалар биремне эшлиләр, саннарны уңайга һәм кирегә саныйлар.

«Маратка мәсьәлә чишәргә булыш» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Балалар, Марат шундый мәсьәлә төзегән: «Мин баллы торт һәм гөбәдия ашадым. Мин барлыгы ничә кисәк тәмле ризык ашадым? Маратның мәсьәләсен без чишә алабызмы? Ни өчен чишә алмыйбыз?

Балалар:

– Мәсьәләдә ашалган ризыкларның саны куелмаган.

Тәрбияче:

– Маратка мәсьәләне дөрес итеп төзергә ярдәм итик.

Балалар:

– Мин бер кисәк баллы торт һәм 8 бавырсак ашадым. Барлыгы ничә татлы ризык ашадым?

Балалар мәсьәләнең төзелешен билгелиләр һәм санлы рәт ярдәмендә дәфтәрләрдә чишәләр. (66 нчы рәсем).

66 нчы рәсем

Балалар:

– Беренче санны дуга белән билгелибез һәм тиешле сан язылган карточканы куябыз, аннан соң икенче санны билгеләп, тиешле сан язылган карточканы куябыз.

Чакырылган бала такта янында эшли. Балалар сорауларга җавап бирәләр, җавапны дәфтәрләренә язалар. Тәрбияче балаларга, алу гамәлен кулланып, Маратка башка мәсьәлә төзүдә булышырга тәкьдим итә. (67 нче рәсем).

67 нче рәсем

Тәрбияче:

– Марат мәсьәлә төзегән: Мин кибеттән 9 печенье сатып алдым, 8 печеньены ашадым.

Балалар:

– Мәсьәләдә шарт бар, сорау куелмаган.

Балалар сорауларга җавап бирәләр, җавапны дәфтәрләренә язалар.

Динамик пауза:

Тәрбияче:

– Балалар, сыерчыкларны балалар да, өлкәннәр дә зарыгып көтә. Без дә сыерчыкларга оялар әзерләдек. Кошларны ничек көткәнебезне , күрсәтик, ял да итеп алыйк.

Иртүк тордык та, кошларны

җиде тапкыр өскә тартылалар

Көттек зарыгып.

Урамда сакчылар йөри,

урында сигез тапкыр атлыйлар

Мәче куркытып.

Кошларга куллар болгыйбыз.

кулларны, өскә күтәреп, болгыйлар

Барабаннар кагабыз.

барабанда сигез тапкыр уйныйлар

Без ясаган ояларга

Кереп карагыз!

Күнегү 2–3 тапкыр кабатлана.

«Маратка фигуралар ясарга булышыйк» уен күнегүе.

Балаларның дәфтәрләрендә геометрик фигуралардан торган рәсемнәр. (68 нче рәсем).

68 нче рәсем

Тәрбияче:

– Нинди фигуралар ясарга кирәк? Фигуралар арасында ничә шакмак бар?

Балалар юл ахырына кадәр фигураларны ясап бетерәләр. Балалар тактада берәр фигура ясыйлар.

«Матур келәм» дидактик уены.

Балалар һәрбер геометрик фигураларның исемнәрен әйтеп чыгалар. Маратка геометрик фигуралардан торган матур келәм ясарга булышалар. Бирем ахырында үзләренең эшләре турында сөйлиләр.