Мәсьәләләр чишү. Кәгазь битендә ориентлашу.
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. 10 эчендәге саннар кергән кушу һәм алу гамәлләре кулланып, мөстәкыйль рәвештә мәсьәләләр төзергә һәм чишәргә өйрәтүне дәвам итү. Шакмаклы кәгазь битендә ориентлашуда күнектерү. 10 эчендәге ике кечкенә саннан бер зур сан төзергә һәм зур санны ике кечкенә санга таркатырга өйрәтүне дәвам итү.
Шөгыль барышы
«Санны дөрес итеп әйт» уен күнегүе.
Балалар ярым түгәрәк ясап басалар. Тәрбияче һәрбер балага туп ыргыта һәм бирем әйтә.
Тәрбияче:
– Әлеге саннар нинди санны тәшкил итә: биш һәм ике, ике һәм дүрт, биш һәм өч, дүрт һәм алты. Өчле санын тәшкил иткән саннарны әйтегез.
Балалар:
– Бер һәм ике, ике һәм бер.
Тәрбияче:
– Бишле санын тәшкил иткән саннарны әйтегез.
Балалар:
– Өч һәм ике, дүрт һәм бер.
Тәрбияче:
– Җиде санын тәшкил иткән саннарны әйтегез.
Балалар:
– Биш һәм ике, дүрт һәм өч, бер һәм алты.
Тәрбияче:
– Тугыз санын тәшкил иткән саннарны әйтегез.
Балалар:
– Биш һәм дүрт, алты һәм өч, җиде һәм ике.
«Мәсьәлә төзе» уен күнегүе.
Балалар дәфтәрләрендә ясалган биремнән аска өч шакмак санап төшәләр һәм бирем башында нокта билгелиләр.
Тәрбияче:
– 10 шакмак арасы зурлыгында кисемтә ясыйбыз. Шушы кисемтәдә алты шакмакны санап алып, аны дуга белән билгелибез.Тагын өч шакмакны санап, өске яктан дуга белән күрсәтәбез. Аскы яктан шакмакларны барысын бергә дуга белән күрсәтәбез. Уйлап карагыз әле, нинди гамәлгә мәсьәлә төзеп була?
Балалар:
– Кушу гамәленә.
Балалар мәсьәлә төзиләр. Тәрбияче балаларның җавапларын тыңлый һәм балалар белән бергә берсен сайлап ала. Балалар мәсьзләнең чишелеше турында фикер алышалар һәм цифрлар, арифметик билгеләр ярдәмендә мәсьәләне язалар, аның җавабын әйтәләр.
Тәрбияче:
– Сан рәтеннән дүрт шакмакка аска төшегез һәм ун шакмак озынлыгында сызык сызыгыз, тугыз шакмак санап алыгыз һәм аларны өстән дуга белән тоташтырыгыз. Дуганың соңгы шакмагыннан сулга дүрт шакмак санагыз һәм аларны астан дуга белән тоташтырыгыз.
Алу гамәленә дә шундый ук мәсьәлә эшләнелә.
Күзләр өчен гимнастика.
Тәрбияче:
– Күз алмаларын өскә-аска, уңга-сулга йөртәбез. Шуннан күзләрне йомып, унга кадәр саныйбыз.
Балалар 2–3 тапкыр кабатлыйлар.
«Ике катлы бина төзибез» уен күнегүе.
|
Балаларның дәфтәрләрендә рәсем үрнәкләре. (69 нчы рәсем). |
69 нчы рәсем |
Тәрбияче:
– Балалар, рәсемне ясаган вакытта кулны кәгазьдән алмыйча йөртеп, үрнәк буенча конвертта яшерелгән бина ачкычын ясыйбыз.
|
Балалар тәрбияченең бирелгән үрнәге буенча ачкыч ясыйлар. (70 нче рәсем). |
70 нчы рәсем |
«Предметлар санына туры килгән санны күрсәт» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Мин сезгә төрле сандагы предметлар сурәтләнгән карточкалар күрсәтәм. Ә сез алар санына туры килгән цифрлар язылган карточкаларны күрсәтегез.
Балалар биремне үтиләр, чиратлашып предметларны, аларның санын атыйлар һәм тиешле цифрны күрсәтәләр.