Мәсьәләләр чишү. Күләмле һәм яссы геометрик фигуралар.
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. 10 эчендәге саннар кергән кушу һәм алу гамәлләре кулланып, мөстәкыйль рәвештә мәсьәләләр төзергә һәм чишәргә өйрәтүне дәвам итү. Шакмаклы кәгазь битендә ориентлаша белүне камилләштерү. Күләмле һәм яссы геометрик фигуралар турында белемнәрен үстерү.
Шөгыль барышы
«Үз урыныңны тап» уен күнегүе.
|
Балаларда төркем бүлмәсендәге өстәлләренең урнашу схемалары. (71 нче рәсем). Карточкада һәрбер баланың урыны нокта белән билгеләнгән. |
71 нче рәсем |
Тәрбияче:
– Балалар, карточкаларыгызга карагыз әле, сез утырган өстәл кайсы якта? Сезнең өстәл ничәнче рәттә? Өстәл артындагы урыныгыз кайсы якта?
Бирем үтәлгәннән соң, берничә бала үзләренең кайда утыруларын сөйлиләр.
«Мәсьәлә төзибез» уен күнегүе.
Тәрбияче балаларга тактадагы рәсемнәр нигезендә мәсьәлә төзергә тәкьдим итә. Аларның мәсьәлә вариантларын тыңлый, балалар белән берлектә чишү өчен бер мәсьәләне сайлап ала. Балалар мәсьәләнең төзелешен, нинди гамәл ярдәмендә мәсьәләне чишәселәрен билгелиләр, чишәләр һәм җавапны буш шакмакка язалар. Тәрбияче балаларның игътибарын башка язуга юнәлтә (алу гамәленә).
Динамик пауза. «Ял итеп алыйк».
Без әле бераз арыдык, |
урында атлыйлар |
Ял итәргә уйладык. |
|
Башны иябез алга, |
башларын алга ияләр |
Ә аннары – артка. |
башларын артка ияләр |
Уңга, сулга борабыз, |
уңга, сулга боралар |
Аннан карап торабыз. |
|
Җилкәләрне сикертәбез, |
җилкәләрне сикертәләр |
Кулларны биетәбез, |
кулларны селкиләр |
Бер алга, бер артка сузып, |
кулларны алга-артка сузалар |
Күңелле ял итәбез. |
сикерешәләр |
«Дулкын» уен күнегүе.
|
Балаларның дәфтәрләрендә рәсем үрнәге бирелгән. (72 нче рәсем). |
72 нче рәсем |
Тәрбияче:
– Балалар, башта дулкыннарны нокталар буенча сызабыз, аннары мөстәкыйль рәвештә дәвам итәрсез.
|
Балалар киләсе үрнәкне карыйлар. (73 нче рәсем). |
73 нче рәсем |
Тәрбияче:
– Рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?
Балалар:
– Кораб.
Тәрбияче:
– Кораб нинди геометрик фигуралардан ясалган?
Балалар:
– Өчпочмаклардан һәм турыпочмаклыктан
Балалар үрнәктән 3 шакмакка уңга чигенәләр шундый ук корабны ясыйлар.
«Шаян фигуралар» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Минем серле сандыгым бар. Табышмак әйтәм, ә сез табышмакның җавабын табыгыз.
Почмакларым юк минем,
Тәлинкәгә охшаган,
Кояшка да ошаталар,
Йөзеккә, тәгәрмәчкә.
Нигә әле исемемне
Тизрәк әйтеп бирмәскә?
Балалар:
– Түгәрәк.
Серле сандыктан бала тиешле фигураны тартып чыгара.
Тәрбияче:
– Синдә нинди фигура? Сезнең өстәлләрдә төрле төстәге баулар ята. Түгәрәк төсенә туры килгән бауны табыгыз һәм шушы баудан өстәлдә түгәрәк ясагыз.
Тәрбияче алдан ук һәр балага төрле төстәге баулар тарата. Балалар биремне үтиләр.Тәрбияче балаларны активлаштыра.
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз әле сезнең түгәрәгегез нинди матур, тигез килеп чыкты. Киләсе табышмакны тыңлагыз.
Дүрт почмагым, дүрт аягым бар,
Барысы да тип-тигез.
Беркайчан да тәгәрәмим,
Я, исемемне әйтегез.
Балалар, бу нинди фигура?
Балалар:
– Квадрат.
Тәрбияче:
– Дөрес. Хәзер капчыктан квадратны алыгыз. Синең квадратың нинди төстә?
Балалар:
– Яшел (кызыл, сары).
Тәрбияче:
Минем бар өч почмагым,
Шулай ук бар өч ягым.
Була алар бертигез дә,
Төрле озынлыкта да.
Игътибарлы булганнар
Минем матур исемемне
Тиз арада табарлар.
Балалар:
– Өчпочмак.
Тәрбияче:
Мин – түгәрәккә охшаган.
Тик...
Ике яктан кысылган .
Балалар:
– Овал.
Тәрбияче:
Минем почмакларым тигез,
Квадратныкы шикелле.
Ләкин каршы якларымның
Озынлыклары төрле.
Исемем...
Балалар:
– Турыпочмаклык.
Балалар баулардан яки санау таякчыкларыннан төрле геометрик фигуралар ясыйлар.