Мәсьәләләр чишү. Шакмаклы кәгазь битендә ориентлашу.
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. 10 эчендәге саннар кергән кушу һәм алу гамәлләре кулланып, мөстәкыйль рәвештә мәсьәләләр төзергә һәм чишәргә өйрәтүне дәвам итү. Шакмаклы кәгазь битендә ориентлашу күнекмәләрен үстерү. 20 эчендә уңайга һәм кирегә санауны ныгыту.
Шөгыль барышы
«Санауны дәвам ит» уен күнегүе.
Балалар колоннага басалар. Тәрбияче биремне аңлаткач, алар баш өстеннән тупны 1 дән 20 гә кадәр санап, артка җибәрәләр, аннан тупны аяк арасыннан үткәреп, 20 дән бергә кадәр кире тәртиптә саныйлар.
«Мәсьәләне төзик» уен күнегүе.
Шакмаклы дәфтәрләрдә бирем эшләү.
Тәрбияче:
– Үткән биремнән 3 шакмакка аска төшеп, кызыл карандаш белән 3 шакмак озынлыгындагы кисемтә сызыгыз. Аны дәвам итеп, зәңгәр төстәге карандаш белән озынлыгы җиде шакмакка тигез булган кисемтә сызыгыз. Нинди арифметик гамәлләргә мәсьәлә төзеп була?
Балалар:
– Кушу һәм алу гамәленә.
Балалар мәсьәлә төзиләр һәм арифметик гамәлгә карап, 3 һәм 7 шакмакны дугалар белән тоташтыралар.Тәрбияче төзелгән мәсьәләләрен тыңлый һәм ачыклык кертә.
Тәрбияче:
– Бу мәсьәләне нинди гамәл белән чишәбез? Мәсьәлә дөрес эшләнгәнме?
Балалар:
– Кушу гамәленә.
Балалар мәсьәлә сайлыйлар, аны кабатлыйлар, төзелешен билгелиләр, саннар һәм арифметик билгеләр ярдәмендә аны төзиләр, язуны укыйлар, соравына җавап бирәләр һәм чишелешен нигезлиләр. Алу гамәленә дә шулай ук мәсьәлә чишелә.
Тәрбияче:
– Хәзер барыбыз да бергәләп «Игътибарлы бул» дигән уен уйнап алабыз. Минем биремнәрне төгәл үтәгез.
Динамик пауза:
Уңга борылдык,
Сул кулларны өскә күтәрдек,
Уң кулны алга суздык,
Сул кул белән билгә таяндык,
Уң кул белән сул колакка тотындык,
Сул кулны уң тезгә куйдык.
«Әбинең альяпкычына бизәк төшерәбез» уен күнегүе.
|
Балаларның дәфтәрләрендә бизәк үрнәкләре. (74 нче рәсем). |
74 нче рәсем |
Тәрбияче:
– Балалар, бизәкне юл ахырына кадәр ясап бетерегез.
Балалар альяпкычка бизәк төшерәләр.
«Келәм ясыйбыз» уен күнегүе.
|
Балаларның конвертларында кисәкләргә киселгән квадратлар. (75 нче рәсем). Тәрбияче балалар белән геометрик фигураларны карый, аларны билгели. Балаларга әбигә квадрат кисәкләреннән торган келәм төзергә тәкъдим итә. Чакырып чыгарылган бала тактада эшли. Эш ахырында балалар келәмне нинди геометрик фигуралардан төзегәннәрен сөйлиләр. |
75 нче рәсем |