«Биремне үтә» уен күнегүе.

Балалар бер рәткә тезелеп басалар һәм «беренче, икенче, өченче» дип саныйлар. Тәрбияче беренче булган балаларга икенче торучыларның артына басарга куша, ә өченче номерларга икенчеләрнең алдына килеп басарга әйтә. Бирем үтәлгәннән соң, балалар кайда басуларын сөйлиләр.

Тәрбияче:

– Кулларны билгә куеп, уңга борылырга, кулларны алга сузып, сулга борылырга, кулларны аска төшерергә, икенче номерларга беренчеләрнең сул ягына, өченче номерларга икенчеләрнең сул ягына килеп басарга. Әйтегез әле, кем кая баскан?

Балалар сорауларга җавап бирәләр. Тәрбияче яңа бирем бирә.

Тәрбияче:

– Балалар, утырыгыз, кулларны алга сузыгыз, торып бастыгыз, кулларны өскә күтәрегез. Кулларны янга сузыгыз. Бер урында әйләнегез.

Балалар хәрәкәтләрне эшлиләр.

«Кайда?» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, балалар, түгәрәккә басабыз. Мин кемгә туп ыргытам, шул кеше «сулда», «алда», «артта» сүзләрен кулланырга тиеш.

Тәрбияче балага туп ыргыта һәм сорый.

Тәрбияче:

– Өстәл кайда?

Балалар:

– Алда.

Тәрбияче:

– Урындык кайда?

Балалар:

– Артта.

Тәрбияче:

– Азиза кайда басып тора?

Балалар:

– Алда.

Тәрбияче:

– Артта кем?

Балалар:

– Данир.

Тәрбияче:

– Тиен уенчыгы кайда?

Балалар:

– Уңда.

Уен шулай дәвам итә.

«Мәсьәлә төзик» уен күнегүе.

Тәрбияче балаларга мәсьәлә чишәргә тәкъдим итә.

Тәрбияче:

– Ишегалдында ун каз һәм тавык йөри. Алты каз күлгә коенырга китте. Ишегалдында ничә тавык калды?

Балалар:

– Бер тавык калды.

Балалар мәсьәләнең структурасын һәм аны нинди арифметик гамәл белән чишеп булуын билгелиләр.

Тәрбияче:

– Балалар, дәфтәрләрдә алдагы биремнән 4 шакмакка аска төшәбез, 10 шакмак озынлыктагы санлы рәт сызабыз һәм дугалар белән мәcьәләнең шартын билгелибез. Билгеле булганны санлы рәт өстеннән кызыл дуга белән билгелибез, ә билгесезне зәңгәр дуга белән санлы рәтнең аскы ягыннан билгелибез.

Чакырылган бала биремне тактада башкара. Балалар язуны укыйлар һәм мәсьәләнең соравына җавап бирәләр. Балалар биремне кабатлыйлар һәм аны саннар һәм арифметик билгеләр язылган карточкалар ярдәмендә төзиләр. Чакырылган бала мәсьәләнең чишелешен тактада яза.

Динамик пауза. «Шаян балалар».

Бигрәк шаян инде без,

Тик тормыйбыз бер дә без.

тыпырдыйлар

Кулларны күтәрәбез,

кулларын күтәрәләр

Аннары төшерәбез.

кулларын төшерәләр

Чүгәлибез, торабыз,

чүгәлиләр

Башны уңга борабыз

башларын уңга боралар

Аннан сулга карыйбыз

башларын сулга боралар

Һәм сикерә башлыйбыз.

сикерәләр

Шул арада иелеп,

алга иеләләр

Басарга өлгерәбез.

туры басалар

Тирән итеп сулыйбыз,

кулларын өскә күтәреп сулыш алалар

Ял итәргә туктыйбыз.

сулышларын чыгарып, кулларын төшерәләр

Балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.

«График диктант» күнегүе.

Тәрбияче балаларга, үткән биремнән 5 шакмак аска таба төшеп, башлангыч ноктаны билгеләргә куша. (76 нчы рәсем).

76 нчы рәсем

Тәрбияче:

– Башлангыч ноктадан 4 шакмак уңга китеп, бер нокта куегыз. Аннан соң:

– бер шакмак уңга

– ике шакмак аска

– бер шакмак уңга

– бер шакмак аска

– бер шакмак уңга

– бер шакмак аска

– бер шакмак уңга

– дүрт шакмак аска

– дүрт шакмак сулга

– бер шакмак өскә

– бер шакмак уңга

– ике шакмак өскә

– бер шакмак сулга

– бер шакмак аска

– бер шакмак сулга

– бер шакмак өскә

– бер шакмак уңга

– ике шакмак өскә

– ике шакмак сулга

– бер шакмак өскә

– ике шакмак уңга

– ике шакмак өскә

Балалар диктантны башкаралар. Куян рәсеме килеп чыга.

«Шарларны җый» уен күнегүе.

Балалар алдындагы кәгазь битләрендә төрле төстәге һәм зурлыктагы шарлар ясалган рәсемнәр. Балалар шарларга карап аермалы якларын әйтәләр.

Тәрбияче:

– Балалар, кызыл карандаш белән бишәр шарны түгәрәк эченә алабыз. Ничә түгәрәк хасил булды? Һәрбер түгәрәк эчендә ничәшәр шар? Түгәрәкләрне бишәрләп санагыз.

Балалар:

– Биш, ун, унбиш, егерме.

Тәрбияче:

– Барлыгы ничә шар?

Балалар:

– Барлыгы егерме шар.