Утрау буйлап сәяхәт.
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. Квест уены барышында математик белемнәрен ныгыту, аң-белем үсеш дәрәҗәсен үстерү. Гади арифметик мәсьәләләрне төзү һәм чишүне өйрәтүне дәвам итү. Уңайга һәм кирегә саный белүләрен активлаштыру. Яссылыкта ориентлаша белүләрен ныгыту.
Шөгыль барышы
Уен ситуациясе «Хат».
Балалар түгәрәк ясап басалар.
Тәрбияче:
– Бүген иртән безгә хат ташучы килде һәм фәннәр патшасы Математикадан хат калдырды. Әйдәгез, бу хатны карыйк әле, нәрсә язылган икән? (Укый). «Исәнмесез, кадерле балалар! Мин – математика патшабикәсе. Мин сезнең тиздән мәктәпкә баруыгызны, тырышып белем алуыгызны, күп һөнәрләр белүегезне беләм. Минем сезгә сандык бүләк итәсем килә. Сандык кеше яшәми торган утрауда тора һәм йозакка бикләнгән. Безнең юлыбыз бик авыр һәм озын булачак, ләкин мин сезнең тырышлыгыгызга ышанам. Картада күрсәтелгән юнәлеш буйлап хәрәкәтне башлыйк. Утрауда биремнәр үтәргә туры киләчәк. Кодлы йозакның хәрефләрен кисәкләрдән җыйгач, мәктәптә «бишле» билгеләре алыр өчен, нинди әйберләр кирәклеген белерсез». Кызык, сандыкта нәрсә яшерелгән икән? Бәлки, тылсымлы таяктыр. Бәлки, тылсымлы лампадыр.
«Кораб» уен күнегүе.
Тәрбияче:
Ниндидер бер могҗиза:
Паром түгел, очкыч та.
Җилкәннәр ярдәмендә
Үзе дулкында йөзә.
Балалар:
– Кораб.
Тәрбияче:
– Корабта йөзсәк, без кем булыр идек?
Балалар:
– Диңгезчеләр.
Тәрбияче:
– Әлбәттә, диңгезчеләр. Мин сезнең капитаныгыз булырмын. Команда, тезелеп бас! Бер-бер артлы сана!
Балалар саныйлар.
Тәрбияче:
– Балалар, билетларны алыгыз, алар ике өлешкә бүленгән. Корабка утырыр өчен, кичекмәстән билетның икенче яртысын табарга кирәк. Сезнең билетларыгыздагы нокталар саны барлыгы 10 булырга тиеш.
Балаларга 1 дән 9 га кадәр нокталар ясалган санлы карточкалар таратыла, балалар үзләренең парларын табып, урыннарына утыралар. Ташбака утравына җиткәч, корабка утраудан биремнәр алып киләләр.
«Ватык кораблар утравы» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Бу утрауда безгә кичекмәстән корабны схема буенча ясарга кирәк булачак. Моның өчен безгә нәрсәләр кирәк була?
Балалар:
– Геометрик фигуралар.
Балалар геометрик фигуралардан кораб төзиләр.
Тәрбияче:
– Өчпочмакның ничә ягы бар?
Балалар:
– 3.
Тәрбияче:
– Без ничә өчпочмак кулландык?
Балалар:
– 5.
Тәрбияче:
– Турыпочмаклыкның ничә ягы һәм почмагы бар?
Балалар:
– 4.
Тәрбияче:
– Безнең корабта ничә квадрат?
Балалар:
– 1.
Тәрбияче:
–Турыпочмаклыклар нинди төстә? Квадрат турыпочмаклыктан нәрсәсе белән аерыла? Түгәрәкнең ничә почмагы бар?
Балалар:
– Түгәрәкнең почмаклары юк.
Балалар йозактагы шифрның беренче өлешен әйтәләр. Моның өчен 2 һәм 4 саннарының күршеләрен билгелиләр.
Динамик пауза:
Диңгез ярына төштек, |
урында атлыйлар |
Иелдек һәм юындык. |
иелеп кулларын юалар |
Бер, ике, өч, дүрт, биш. |
|
Менә ничек сафландык. |
күтәреләләр |
Ә хәзер бергә йөзик, |
куллары белән йөзү хәрәкәтләре ясыйлар |
Кулларны, йөзгән шикелле |
|
Без хәрәкәтләндерик. |
|
Дельфин кебек йөзик тә |
ике учны берләштереп, йөзү хәрәкәтләре ясыйбыз |
Яр буена чыгыйк. |
урында атлыйлар |
Балалар сүзләргә бәйле хәрәкәтләр ясыйлар.
«Сораулар утравы» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Мәсьәлә нинди өлешләрдән тора?
Балалар:
– Шарт һәм сорау.
Тәрбияче:
– Нәрсә ул шарт?
Балалар:
– Ул саннардан торган кечкенә хикәя.
Тәрбияче:
– Сорау нинди сүздән башлана?
Балалар:
– Әгәр дә бирем кушу гамәле белән эшләнсә, «ничә булды?»; әгәр дә алу гамәле белән эшләнсә, «ничә калды?» сораулары була.
Мәсьәлә укыла һәм балалар мәсьәләгә җавап эзлиләр.
«Математик диктант» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Балалар, 8 саны кодның алдагы саны, ә безгә кузгалырга кирәк. Ләкин картада утрау күрсәтелмәгән. Безгә кая йөзәргә соң? Ә менә бу конвертта тагын бер киңәш бар. Бу – математик диктант.
3 шакмак өскә,2 шакмак уңга, 1 шакмак өскә,
3 шакмак сулга,1 шакмак өскә,1 шакмак уңга,
2 шакмак өскә,1 шакмак уңга, 1 шакмак өскә,
1 шакмак уңга, 1 шакмак өскә,3 шакмак уңга,
1 шакмак аска, 1 шакмак уңга, 1 шакмак аска,
1 шакмак аска, 3 шакмак сулга, 1 шакмак аска,
2 шакмак уңга, 3 шакмак аска, 1 шакмак сулга,
2 шакмак өскә, 2 шакмак сулга, 2 шакмак аска,
1 шакмак сулга, 2 шакмак өскә, 1 шакмак сулга,
2 шакмак аска, 1 шакмак сулга, 2 шакмак өскә,
1 шакмак сулга, 2 шакмак аска, 1 шакмак сулга.
Балалар диктантны эшлиләр.
Тәрбияче:
– Безнең нәрсә килеп чыкты?
Балалар:
– Медуза.
Тәрбияче:
– Димәк, без «Медуза» утравына кузгалабыз.
Ә менә сандык. Безнең шифрыбыз бар. Тикшерәбез һәм ачабыз. Сандыкта хәрефләрдән торган карточкалар. Әйдәгез, хәрефләрдән сүз җыйыйк та, мәктәпкә нәрсә алып барырга кирәклеген белик.
Балалар хәрефләрдән сүз төзиләр.
Балалар:
– «Б», «Е», «Л», «Е», «М».
Тәрбияче:
– Дөрес, бу – белем сүзе. Сез мәктәпкә барырга әзер икәнлегегезне күрсәттегез.