«Серле хат» уен күнегүе.

Тәрбияче:

Иртән иртүк тәрәзәгә

Кояш нурлары чиртә.

Күземне ачам, елмаям,

Телим хәерле иртә!

(Ленар Шәех)

Балалар, бүген мин бакчага килгәч, өстәлдә менә шундый тартма күрдем. Ачып карасам – анда хат. Аны безгә Шәвәли язган. Менә ул. Хатта нәрсә язганнарын беләсегез киләме?

Балалар:

– Әйе, бик килә.

Тәрбияче (хат укый). «Кадерле балалар! Зинһар, миңа ярдәм итегез әле! Урманга гөмбә җыярга баргач, миңа убырлы очрады. Явыз убырлы минем кәрзинемне урлады һәм мине бикләп куйды, бикләгән ачкычын югалтты. Хәзер мин моннан чыга алмыйм. Ул мине үзенең сорауларына дөрес итеп җавап биргән очракта гына җибәрәм, диде. Балалар, мин җавапларны белмим! Зинһар, миңа ярдәм итегез!»

Тәрбияче балаларга Шәвәлигә ярдәм итәргә тәкъдим итә.

«Атна көннәре» уен күнегүе.

Балалар түгәрәккә басалар. Музыка астында тәрбияче түгәрәк буйлап туп җибәрә. Көй туктагач, туп кемдә кала, шул бала тәрбияченең соравына җавап бирә.

Тәрбияче:

– Бер атнада ничә көн?

Балалар:

– Бер атнада 7 көн.

Тәрбияче:

– Пәнҗешәмбедән соң нинди көн килә?

Балалар:

– Пәнҗешәмбедән соң җомга көн килә.

Тәрбияче:

– Чәршәмбе алдыннан нинди көн?

Балалар:

– Чәршәмбе алдыннан сишәмбе көн килә.

Тәрбияче:

– Бишенче атна көне ничек атала?

Балалар:

– Бишенче атна көне җомга.

Тәрбияче:

– Нинди атна көннәрен без эш атнасы дип әйтәбез?

Балалар:

– Без эш атнасы дип дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрен әйтәбез.

Тәрбияче:

– Атнаның ял көннәрен ничек атыйбыз?

Балалар:

– Атнаның ял көннәре шимбә, якшәмбе.

«Шаян шигъри мәсьәлә» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Балалар, мәсьәләнең җавабын санау таякчыклары кулланып исәпләп табыгыз.

Әминә әбинең оныгы – Мәликә. Дуслары – Мырауҗан, Акбай. Әбинең ничә оныгы бар?

Балалар:

– Әбинең 1 оныгы бар.

Тәрбияче:

– Агачта 4 кош утыра: 2 чыпчык, калганнары карга. Ничә карга?

Балалар:

– Агачта 2 карга.

Тәрбияче:

Марат 9 гөмбә тапкан.

Аннары тагын берне.

Ул ничә гөмбә тапкан,

Әйдә, тизрәк әйт инде.

Балалар:

– Марат 9 гөмбә тапкан.

Тәрбияче:

Биш төлке ком казый,

Өчесе балык карый,

Икесе су коена,

Күпме булганын менә

Тиз генә әйтеп кара.

Балалар:

– 10 төлке була.

Тәрбияче:

– 5 күркә итек алган, барлыгы ничә итек булганын санарга булыш.

Балалар:

– Ун була.

Тәрбияче:

Лилия бакчага керде,

Биш кызыл алма күрде.

Бишесен өзеп алды,

Ботакта ничә калды?

Балалар:

– Ботакта алма калмады.

«Санны әйт» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Әйтелгән санның алдындагы һәм артындагы саннарын әйтегез.

Тәрбияче балаларга туп ыргыта һәм тупны тоткан бала шул санның алдындагы һәм артындагы санны әйтә.

«Мәсьәләне чиш» уен күнегүе.

Санау таякчыклары ярдәмендә эшләнелә.

Тәрбияче:

– Балалар, мәсьәләдә ничә өлеш?

Балалар:

– Мәсьәләдә 2 өлеш.

Тәрбияче:

– Аларны әйтеп бирегез.

Балалар:

– Берсе шарт, икенчесе сорау.

Тәрбияче:

– Хәзер сез мәсьәләне тыңлагыз, аннан минем сорауларыма җавап бирегез. Куакта ике чыпчык утыра иде. Алар янына тагын ике песнәк очып килде. Куакта барлыгы ничә кош булды?

Тәрбияче:

– Бу мәсьәләдә шарт бармы?

Балалар:

– Әйе. Куакта ике чыпчык утыра иде. Алар янына ике песнәк очып килде.

Тәрбияче:

– Куакта ике чыпчык утыра иде. Алар янына ике песнәк очып килде. Куакта барлыгы ничә кош утыра? Мәсьәләдә сорау бармы?

Балалар:

– Әйе. Куакта барлыгы ничә кош утыра?

Тәрбияче:

– Ә хәзер бу мәсьәләне чишегез, җавабын цифрлар язылган карточкалар ярдәмендә күрсәтегез.

Балалар:

– Куакта барлыгы 4 кош утыра.

Тәрбияче:

– 3 куян баласы болында уйнап йөриләр икән. Көз җиткәч, Бикбатыр исемле куян өй төзергә киткән. Болында ничә куян калган?

Балалар:

– Болында ике куян калган.

Тәрбияче:

– Чыршы төбендә 4 гөмбә үскән. Яңгыр явып үткәч, янәшәләренә тагын 2 гөмбә үсеп чыккан. Чыршы төбендә барлыгы ничә гөмбә үскән?

Балалар:

– Чыршы төбендә барлыгы 6 гөмбә үскән.

Динамик пауза:

Бер атнада ничә көн?

балалар җиде тапкыр күзләрен йомып ачалар

Кулларда ничә бармак?

балалар бармакларын саныйлар һәм шулкадәр кул чабалар

Һавада ничә чәүкә?

тактада ничә кош рәсеме, шулкадәр канат кагалар

Агачта ничә кәүсә?

тактада ничә сызык, шулкадәр кулларны өскә күтәрәләр

Куакта ничә борчак?

тактада ничә түгәрәк, шулкадәр сикерәләр

«Мәсьәләләрне чиш» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Елгада дүрт үрдәк йөзә иде, алар янына тагын ике үрдәк йөзеп килде. Елгада барысы ничә үрдәк булды?

Балалар:

– Елгада барысы алты үрдәк булды.

Тәрбияче:

– Ничек белдегез?

Балалар:

– Дүрткә икене куштык, алты килеп чыкты.

Тәрбияче:

– Бу мәсьәләгә чишелеш языйк.

Балалар чишелеш язалар (4 + 2 = 6).

Тәрбияче:

– Дүрт куян мәктәптән кайтып баралар иде, кинәт аларга бал кортлары бәйләнде. Ике куян көчкә качып котылган, ә ничәсе качырга өлгермәгән?

Балалар:

– Ике куян качырга өлгермәде.

Тәрбияче:

– Ә ничек белдегез?

Балалар чишелеш яза (4 – 2 = 2).

Тәрбияче:

– Агачта дүрт алма эленеп тора, ике алманы өзеп алдылар. Агачта ничә алма калды?

Балалар:

– Агачта ике алма калды.

«Рәсем ясау» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Балалар, Убырлы Шәвәлине чыгарып җибәрер иде дә, кызганыч, ачкычын югалткан. Дәфтәрләрне ачыйк һәм ачкыч табарга булышыйк. Кызыл ноктага карандаш белән төртегез. Башлыйбыз. 4 шакмак – уңга, 2 шакмак – өскә, 4 шакмак – уңга, 5 шакмак – аска, 4 шакмак – сулга, 2 шакмак өскә, 4 шакмак сулга, 1 шакмак – аска, 1 шакмак – сулга, 1 шакмак – аска, 1 шакмак – сулга, 3 шакмак – өскә.

Тәрбияче:

– Нәрсә барлыкка килде?

Балалар:

– Ачкыч барлыкка килде.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, барлык ачкычларыбызны убырлыга җибәрик. Алар Шәвәлигә убырлыдан котылырга булышсыннар.