«Сорауларга җавап бир» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– 20 гә кадәрге саннарны үсә бару тәртибендә әйт.

Балалар:

– 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9........

Тәрбияче:

– 10 эчендәге саннарны тәртип буенча әйт.

Балалар:

– Беренче, икенче, өченче......

Тәрбияче:

– 10 нан 1 гә кирегә кимү тәртибендә сана.

Тәрбияче:

– 3 ле саныннан соң нинди сан килә?

Балалар:

– 3 ле саныннан соң 4 саны килә.

Тәрбияче:

– 8 нең күршеләрен әйт.

Балалар:

– 8 нең күршеләре 7 белән 9 саны.

Тәрбияче:

– 8 белән 10 арасында нинди сан тора?

Балалар:

– 8 белән 10 арасында 9 саны тора.

Тәрбияче:

– Нинди сан 3 тән зур, 5 тән кечкенә?

Балалар:

– 4 саны.

Тәрбияче:

– Нинди саннан соң 6 килә?

Балалар:

– 5 саныннан соң 6 килә.

Тәрбияче:

– 4 кә кадәрге саннарны әйт.

Балалар:

– 4 кә кадәрге саннар: 1, 2 , 3.

«Шаян табышмаклар» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– 3 дуңгызның ничә аркасы?

Балалар:

– 3 дуңгызның 3 аркасы.

Тәрбияче:

– 2 үгезнең ничә мөгезе?

Балалар:

– 2 үгезнең 4 мөгезе.

Тәрбияче:

– Йөз кырмысканың ничә өе?

Балалар:

– Йөз кырмысканың 1 өе.

Тәрбияче:

– Өстәлдә 3 алма һәм 4 әфлисун ята иде. Өстәлдә барлыгы ничә җиләк-җимеш ята?

Балалар:

– Өстәлдә барлыгы 7 җиләк-җимеш ята.

Динамик пауза:

Балалар сүзләргә бәйле хәрәкәтләр ясый.

Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым.

Менә сиңа ике кулым,

Менә сиңа пар кулым.

Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым.

Менә идән, менә түшәм,

иелеп, куллары белән идәнгә кагылалар, кулларын өскә күтәрәләр,

Менә шулай зур үсәм!

югарыга сузылалар

«Геометрик фигураны төзе» уен күнегүе.

Уен санау таякчыклары кулланып башкарыла.

Тәрбияче:

– 3 почмагы һәм 3 ягы булган геометрик фигураны әйтегез, төзегез.

Балалар:

– Өчпочмак.

Балалар өчпочмак төзи.

Тәрбияче:

– Барлык дүрт ягы да тигез булган геометрик фигура төзегез.

Балалар:

– Квадрат.

Балалар квадрат төзи.

Тәрбияче:

– Кара-каршы ике ягы озын һәм ике ягы кыска булган геометрик фигураны әйтегез, төзегез.

Балалар:

– Турыпочмаклык.

Балалар турыпочмаклык төзи.

Тәрбияче:

– Биш почмагы һәм биш ягы булган геометрик фигураны әйтегез, төзегез.

Балалар:

– Бишпочмаклык.

Балалар бишпочмаклык төзи.

Тәрбияче:

– Өч таякчыктан фигура төзегез. Нинди фигура килеп чыкты?

Балалар:

– Өчпочмак.

Тәрбияче:

– Аның янына, ике өчпочмак килеп чыгарлык итеп, тагын ике таякчык өстәгез. Нинди фигура килеп чыкты?

Балалар:

– Ромб килеп чыкты.

«Геометрик мозаика» хәрәкәтле уены.

Тәрбияче:

– Көй астында биисез, ә көй туктагач, минем нинди цифр белән карточка күрсәтәм, шул санда төркемнәргә берләшеп басыгыз.

Балалар төркемнәргә җыелышып басалар.

Тәрбияче:

– Хәзер түгәрәк, (квадрат, өчпочмак, турыпочмаклык, овал) ясап басыгыз.

Балалар геометрик фигуралар ясап басалар.