«Математик галәм» уен күнегүе.

Балалар кулга кул тотынып түгәрәккә басалар.

Тәрбияче:

Без, без, без идек,

Дүрт малай, биш кыз идек.

Барыбызга бер шатлык –

Бик кызык уен таптык.

Кем тели, уйнап карый,

Кагыйдәсе бик гади:

Сөйләшмәскә, көлмәскә,

Шөгыльдә актив катнашып,

Ник уңышка ирешмәскә!?

Сигнал тавышы ишетелә. Тәрбияче колагына наушниклар кия.

Тәрбияче:

– Әйе, әйе ... тыңлыйм. Бу балалар бакчасы..... Кунакка?... Рәхмәт...!

Наушникларын салып, балаларга эндәшә.

Тәрбияче:

– Балалар, безне математика галәменә кунакка чакыралар. Математика галәмендә яшәүчеләр сезнең булачак укучылар икәнлегегезне белеп торалар һәм сездән ярдәм сорыйлар. Сез авырлыклардан курыкмыйсыз бит, балалар? Математика галәменә сәяхәткә сез әзерме?

Балалар:

– Әйе, әзер.

Тәрбияче:

– Алайса, киттек!

«Ракета төзик» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Балалар, ә без нәрсә белән очыйк соң?

Балалар:

– Ракета, галәм корабы.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, өстәл артына утырып, галәм корабы төзик.

Өстәлдә санау таякчыклары ята, шулардан ракета төзергә тәкьдим итәм. Төзеп бетергәч, кораблар кузгалсын өчен, 1 дән 10 га кадәр санагыз.

Балалар саныйлар. Галәм корабы урынында тора.

Тәрбияче:

– Бәлки, без дөрес санамаганбыздыр? Ничек итеп саныйк соң?

Балалар:

– Кирегә, зурдан кечкенәгә санарга кирәк.

Балалар саныйлар, галәм көе ишетелә.

«Шаян сорауларга җавап бир» уен күнегүе.

Экранда математик галәм һәм анда яшәүчеләр рәсеме күренә. Аудиотавыш белән сораулар бирелә.

Тәрбияче:

– Түгәрәк өч почмаклы буламы?

Балалар:

– Юк, өч почмак өчпочмакта була.

Тәрбияче:

– Тиен һәм тиен баласында дүрт койрык буламы?

Балалар:

– Юк, ике койрык, 1 + 1 = 2.

Тәрбияче:

– Куянда дүрт аяк буламы?

Балалар:

– Әйе, куянның дүрт аягы була.

Тәрбияче:

– Квадрат түгәрәк була аламы? Ә ни өчен?

Балалар:

– Юк. Квадратның дүрт почмагы бар.

Тәрбияче:

– Төлке һәм төлке баласында барысы дүрт колакмы?

Балалар:

– Әйе, ике колак төлкедә, ике колак төлке баласында, барысы дүрт була.

Тәрбияче:

– Машинаның ике руле буламы?

Балалар:

– Юк.

Тәрбияче:

– Китап битләрсез буламы?

Балалар:

– Китап битләрсез булмый.

Тәрбияче:

– Атнада ничә көн?

Балалар:

– Атнада 7 көн.

Тәрбияче:

– Атнаның беренче көне ничек атала?

Балалар:

– Атнаның беренче көне дүшәмбе.

Динамик пауза. «Ял итеп алыйк».

Без әле бераз арыдык,

урында атлыйлар

Ял итәргә уйладык.

Күпме яшел чыршы булса

иеләләр, куллары белән

Шулкадәр иеләбез.

идәнгә кагылалар

Уңга, сулга борабыз,

уңга, сулга боралар

Аннан карап торабыз.

туры басалар

Никадәр түгәрәк булса,

Шулкадәр сикерәбез,

сикерәләр

Җилкәләрне сикертәбез,

җилкәләрне сикертәләр

Күңелле ял итәбез.

бииләр

«Тезелеп бас» уен күнегүе.

Һәр бала сан язылган карточка ала. Көй башлангач, балалар ирекле рәвештә йөриләр. Көй туктагач, бер рәткә саннар арту тәртибе буенча тезелеп басалар һәм тәртип буенча саныйлар: беренче, икенче, ... . Уен 3 мәртәбә кабатлана.

Тәрбияче:

– 3 санының күршесен әйт.

3 саны тоткан бала 2 һәм 4 саннарын әйтә.

Тәрбияче:

– 5 санының күршесен әйт.

5 саны тоткан бала 4 һәм 6 саннарын әйтә. Уен шулай дәвам итә.