Үткәннәрне кабатлау.
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. 1 дән 20 гә кадәрге саннарны кушу һәм алу гамәлләренә мәсьәләләр чишү алымнарын кабатлау, ныгыту; кәгазь битендә ориентлашу, уңнан, сулдан, уңда, сулда, арасында, аста, өстә сүзләре кулланып, сорауларга җавап бирүне камилләштерү; атна көннәренең эзлеклелеге турында күзаллауларын ныгыту.
Шөгыль барышы
«Санауны дәвам ит» уен күнегүе.
Балалар колоннага тезелеп басалар.Тәрбияче биремне аңлаткач, алар баш өстеннән тупны 1 дән 20 гә кадәр санап, артка таба бер-берсенә җибәрәләр, аннан тупны аяк арасыннан җибәреп, 20 дән 1 гә кадәр кире тәртиптә саныйлар.
«Рәсемнәрне тап» уен күнегүе.
Балалар парлашып утыралар. Һәрбер пар алдында бер үк төрле рәсемле фишкалар. Санамыш ярдәмендә алып баручы билгеләнә. Ул үзенең иптәшенә «сулда, уңда, арада» сүзләрен кертеп, сорау бирә. Мәсәлән, «Эт малайдан ерак, ә кыздан уңда булган рәсемне күрсәт». Бала рәсемне таба. Аннан ул сораулар бирә башлый. Һәрбер дөрес җавапка фишка бирелә. Ахырда кем күпме сорауга җавап биргәнен белер өчен, фишка санын санарга тәкьдим ителә.
Динамик пауза:
Балалар сүзләргә бәйле хәрәкәтләр ясый.
Уң кулымда биш бармак, |
уң кулларын уңга сузалар |
Сул кулымда биш бармак, |
сул кулларын сулга сузалар |
Ике кулны тоташтырдым – |
кулларын баш очында тоташтыралар |
Менә була ун бармак. |
кул чабалар |
«Җавапны тап» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Алсуның җиде чикләвеге бар иде. Берсен ул апасына бирде һәм аларның чикләвекләре бертигез булды. Элек апасында ничә чикләвек булган?
Балалар:
– Биш.
«Кая нәрсә үзгәрде?» уен күнегүе.
Идәнгә бер рәткә 6-10 шакмак һәм аларның өстенә берәр предмет куела. Мәсәлән, таякчык, яфрак, таш. Бала күзләрен йома, ә бу вакытта бер бала предметларның урыннарын алыштырып куя. Бала күзен ачкач, ничәнче шакмактан әйбер күчкәнне әйтеп бирергә тиеш. Предмет урынына куела. Уен берничә мәртәбә кабатлана.
«Атна көннәре турында сорауларга җавап бир» уен күнегүе.
Тәрбияче шигырь укый, ә балалар шигырь уку барышында саннар язылган карточкалар ярдәмендә шигырьдәге атна көннәренең тәртип санын күрсәтәләр.
Җиде туган-тумача....
Атнада җиде туган....
Берсеннән-берсе уңган.
Базга төшеп, Дүшәмбе
Алып менгән бәрәңге.
Урап кайткач чишмәне,
Су китергән Сишәмбе.
Тырышкан Чәршәмбе дә:
Бәрәңгене әрчегән.
Пәнҗешәмбе табага
Аны ваклап тураган.
Чыралар телеп, Җомга
Ут кабызган утынга.
Кыздырып майда, Шимбә
Бәрәңгене пешергән.
...Истән чыккан Якшәмбе,
Ул соң нәрсә эшләде?!
Дөрес җавапны табучы
Булыр акыллы уңган! (Атна көннәре).
(Ринат Нуруллин)
Шигырьне укып бетергәч, тәрбияче аның эчтәлеге буенча сораулар бирә.