Теремкәй әкиятенә сәяхәт.
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. Ике предметны озынлыклары, биеклекләре буенча шартлы үлчәм ярдәмендә чагыштыра белү осталыгын камилләштерү, геометрик фигураларның исемнәрен атый белүне ныгыту; 1 дән 10 га кадәрге саннарны тәртип буенча саный белү күнекмәләрен үстерү, «Ничәнче?» соравына дөрес итеп җавап бирүләренә ирешү.
Шөгыль барышы
«Кайсы биек, кайсы тәбәнәк?» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Балалар, шөгылебезне бер-беребезгә хәерле иртә теләүдән башлыйк.
Балалар:
Хәерле иртә кояшка,
Хәерле иртә кошларга,
Хәерле иртә дусларга,
Хәерле иртә сиңа,
Хәерле иртә миңа.
Тәрбияче:
– Балалар, бүген мин сезне математика илендәге «Теремкәй» әкиятенә кунакка алып барам. Игътибар белән мине тыңлагыз. Менә без сезнең белән урман аланында. Шушы матур аланда теремкәй тора икән.
«Кайсы биек, кайсы тәбәнәк?» дигән сораулар биреп, шартлы үлчәм ярдәмендә балалар теремкәйне аның янында үсеп утырган биек агач белән чагыштыралар.
Тәрбияче:
– Теремкәй агачка караганда нинди?
Балалар:
– Тәбәнәгрәк.
Тәрбияче:
– Кайдан белдегез?
Балалар:
– Шартлы үлчәм ярдәмендә үлчәдек.
Тәрбияче:
– Әйе, агач биек, ә теремкәй тәбәнәк.
Тәрбияче:
– Бервакыт, бер тычкан үтеп барганда, шул теремкәйне күреп алган һәм шунда барырга уйлаган. Теремкәйгә бару өчен ике юл бар ди: берсе озын, ә икенчесе кыска юл. «Кайсы юл белән барсам, тизрәк барып җитәрмен икән?» – дип баш вата икән тычкан. Тычкан кайсы юлдан тизрәк барып җитә алыр икән?
Балалар ике юлны шартлы үлчәм ярдәмендә чагыштырып карыйлар һәм кыска юлдан барса, тизрәк барып җитә дигән нәтиҗә ясыйлар. Тычкан битлеге кигән балалар кыска юлдан йөреп күрсәтәләр.
Тәрбияче:
– Әйдәгез, карыйк әле, тычкан безне тыңладымы икән? Әйе, тыңлаган, теремкәй янына барып та җиткән. Караса, ишектә йозак эленеп тора, ди. Балалар, тычканга йозакны ачарга да ярдәм итик.
«Йозак» бармак гимнастикасы.
Аланда бар теремкәй, |
бармакларны бер-берсенә терәп куябыз |
Ишегендә аның йозак. |
бармакларны бер-берсе арасына тыгабыз |
Тычкан ишекне шакый, |
уч төпләрен бер-берсенә кагабыз |
Ачкычны бора, |
кушылган учларны боргалыйбыз |
Йозакны тарта, |
кулларны акрын гына аерабыз |
Ишекне ача. |
кулларны төшерәбез |
Шулай итеп, тычкан теремкәйдә яши башлаган.
Тәрбияче:
– Балалар, әйтегез әле, тычкан теремкәйгә ничәнче булып килде?
Балалар:
– Беренче булып килгән.
Балалар 1 санын күрсәтәләр.
Тәрбияче:
– Бу аланнан ерак түгел бик матур күлдә бер бака яши икән. Беркөнне бака күлдән башын чыгарып караган һәм теремкәйне күреп алган. Бака түмгәктән түмгәккә сикереп, күлнең шул ягына чыгарга уйлаган. Ләкин түмгәкләр гади түгел, аларга саннар язылган. Бака саннарны танымый икән. Балалар, әйдәгез, аңа ярдәм итик, ничек дөрес итеп сикерергә кирәклеген күрсәтик.
«Түмгәктән-түмгәккә» хәрәкәтле уены.
Идәндә 1 дән 10 га кадәр цифрлар язылган түмгәкләр тора. Балалар бака битлеге киеп, тәртип буенча сикереп күрсәтәләр.
Тәрбияче:
– Балалар, карыйк әле, бака-бакылдык чыгып җитә алдымы икән? Шулай итеп, бака да теремкәйдә яши башлаган. Теремкәйдә ничә җәнлек яши?
Балалар:
– Теремкәйдә ике җәнлек яши.
Тәрбияче:
– 2 цифрын күрсәтегез әле.
Балалар 2 цифрын күрсәтәләр.
Тәрбияче:
– Бака ничәнче булып килде?
Балалар:
– Бака икенче булып килде.
Тәрбияче:
– Тычкан ничәнче?
Балалар:
– Тычкан беренче.
Тәрбияче:
– 1 цифрын күрсәтегез әле?
Балалар 1 цифрын күрсәтәләр.
Тәрбияче:
– Хәзер ничәнче җәнлек килер икән? Көннәрдән бер көнне теремкәй янына җырлый-җырлый бер куян килеп чыккан. Ул шатлана-шатлана дусты яныннан кайтып килә икән. Дусты аны кишер белән сыйлаган. Әйдәгез, тыңлап карыйк.
«Ничә кишер ашаганнар?» уен күнегүе.
Рәсемнәр белән күрсәтелеп барыла.
Куянкай бүген кунакка,
Дусты янына барган.
Икешәр баллы кишерне
Туйганчы ашаганнар.
Я, әйтегез, кайсыгыз белә,
Барлыгы ничә кишер
Ашаганнар куяннар?
– Әйдәгез әле, балалар, бергәләп чишеп карыйк.
Балалар:
– Барлыгы 4 кишер ашаганнар.
Тәрбияче:
– Менә шулай итеп, куян да теремкәйдә яши башлаган. Әйтегез әле, хәзер теремкәйдә ничә җәнлек яши?
Балалар:
– Теремкәйдә 3 җәнлек яши.
Тәрбияче:
– Куян ничәнче булып килде?
Балалар:
– Куян өченче булып килде.
Тәрбияче:
– 3 санын күрсәтегез әле.
Балалар 3 цифрын күрсәтәләр.
Динамик пауза:
Матур сүзләр уйладык, |
урында атлыйлар |
Ял итәргә туктадык. |
|
Җилкәләрне турайттык, |
җилкәләрне әйләндереп турайталар |
Тирән итеп суладык, |
тирән итеп сулыш алалар |
Башны як-якка бордык, |
башларын уңга-сулга боралар |
Чүгәләдек һәм тордык, |
чүгәлиләр, торалар |
Бер урында йөгердек, |
урында йөгерәләр |
Аннары соң сикердек. |
сикерәләр |
Сузылдык-киерелдек, |
кулларын югарыга күтәрәләр |
Югарыга үрелдек. |
|
Соңыннан, тынычланып, |
кулларын төшерәләр |
Урыннарга утырдык. |
утыралар |
«Төлке нинди геометрик җисемнәрдән тора?» дидактик уены.
Тәрбияче:
– Шулай бервакыт, төлкенең дә юлы теремкәй аша үткән. Ул үзе белән бер рәсем алып килгән. Рәсемне бергәләп карап китик әле.
Рәсемгә карап, төлкенең нинди геометрик фигуралардан ясалуын әйтәләр һәм өстәлләрдә шундый ук төлке фигурасы төзиләр.
Тәрбияче:
– Шулай итеп, төлке дә теремкәйдә яши башлаган.Теремкәйдә ничә җәнлек яши?
Балалар:
– Теремкәйдә 4 җәнлек яши.
Тәрбияче:
– 4 цифрын күрсәтегез әле.
Балалар 4 цифрын күрсәтәләр.
Тәрбияче:
– Төлке теремкәйгә ничәнче булып килде?
Балалар:
– Төлке дүртенче булып килде.
Дидактик уен «Өй төзү».
Тәрбияче:
– Матур гына яшәп ятканда, теремкәй янына аю килеп чыга. Аның да теремкәйдә яшәп карыйсы килгән. Аю теремкәйнең бер алдына, бер артына чыгып караган. Ләкин берничек тә керә алмаган. Түбәгә менеп, морҗадан төшмәкче булган. Менүе генә булган, теремкәй ишелгән дә төшкән. Хайваннар көчкә чыгып өлгергәннәр. Теремкәй җимерелгән. Хайваннарга ярдәм итик, балалар! Без аларга өй төзеп бирик. Ә өйне без санау таякчыкларынан ясарбыз.
Балалар санау таякчыкларыннан өй төзиләр. Төзеп бетергәч, теремкәйләре нинди фигуралардан торуы турында сөйлиләр.
Тәрбияче:
– Менә нинди матур өйләр килеп чыкты. Теремкәй төзегән өчен, урмандагы җәнлекләр сезгә рәхмәтләрен җиткерә.