Тәрбияче (балаларга йолдыз күрсәтә):

– Балалар, мин бүген иртән бакчага килгәндә, агач янында менә шуны таптым.

Тәрбияче:

– Ә без кайчан һәм нинди вакытта күктә йолдызлар күрәбез?

Балалар:

– Төнлә.

Тәрбияче:

– Тәүлекнең тагын нинди өлешләрен беләсез?

Балалар:

– Иртә, көн, кич, төн.

Тәрбияче:

– Бүген без сезнең белән тәүлек өлешләре буенча сәяхәткә барырбыз.

«Вакыт машинасында сәяхәт» уен ситуациясе.

Балалар «Вакыт машинасына» утыралар, каешларын эләктерәләр.

Тәрбияче:

– Балалар, ә сез тәүлек өлешләре белән нәрсә идарә иткәнен беләсезме?

Балалар:

– Юк, белмибез.

Тәрбияче:

– Табышмакка җавап тапсагыз, тәүлек өлешләре белән нәрсә идарә иткәнен белерсез. Ишек һәм тәрәзәгә кагып та тормыйча керә дә, барысын да уята, нәрсә ул?

Балалар:

– Кояш.

Тәрбияче:

– Без хәзер сезнең белән Кояш иленә очабыз.

Тылсымлы музыка яңгырый һәм кояш иленә киләләр. Фланелеграфта геометрик фигуралардан торган, 3 йозакка бикләнгән ишек.

Тәрбияче:

– Балалар, менә без кояш биләмәләре янында. Ә анда эләгер өчен, безгә геометрик фигураларны бик яхшы белергә һәм дөрес итеп ачкычларны табарга кирәк булачак.

«Тәүлек өлешләре» уен күнегүе.

Соңгы ишек ачылганда, ут сүнеп кабына. Фланелеграфта зәңгәр күк йөзе, кояш чыгышы күренеше.

Тәрбияче:

– Балалар, без сезнең белән тәүлекнең нинди өлешенә эләктек?

Балалар:

– Иртә.

Тәрбияче:

– Әгәр баш түбәбездә кошлар сайрап очса, тирә-як яп-якты булса, тәүлекнең нинди вакыты була?

Балалар:

– Көн.

Тәрбияче:

– Төн белән иртәне чагыштырыгыз. Иртәнге вакытта нинди үзгәрешләр күрәсез?

Балалар чагыштыралар, үзгәрешләр турында сөйлиләр.

Тәрбияче:

– Кичке ашны кайчан ашыйбыз?

Балалар:

– Кич белән.

Тәрбияче:

– Ә кешеләр иртә җитүен ничек беләләр?

Балалар:

– Иртән кояш чыга.

Тәрбияче:

– Ә хәзер без сезнең белән сәяхәтебезне дәвам итәбез.

Экранда шәһәр урамнары төшерелгән рәсем. Анда төрле һөнәр ияләре: хат ташучы, укытучы, машина йөртүче, табиб, ишек алды себерүче һәм мәктәпкә баручы укучылар.

Экранда төнге шәһәр рәсеме.

Тәрбияче:

– Төнлә урамда кешеләр аз. Караңгы, халык йоклый. Кешеләр өйләрендә ял итәләр, машиналары гаражда тора.

Экранда яңадан иртәнге шәһәр рәсеме.

Тәрбияче:

– Таң атты. Без нәрсә күрәбез?

Балалар:

– Йокыдан торалар, юыналар, иртәнге аш ашыйлар. Киенәләр дә эшкә, мәктәпкә, балалар бакчасына китәләр.

Экранда төрле һөнәр ияләренең эшләве сурәтләнгән рәсемнәр.

Тәрбияче:

– Эш көне башланды. Әгәр дә автобус йөртүче иртән иртүк эшкә чыкмаса, барысы да эшкә соңга калыр иде, пешекчеләр ипи пешерә алмаслар, укытучы мәктәпкә, табиб шифаханәгә килә алмас иде. Карагыз әле, кояш ничек итеп күтәрелгән, һава ачык зәңгәр төстә, барлык кешеләр дә эш белән мәшгуль.

Динамик пауза:

Соклангыч та соң бу дөнья –

Кояшы бар, ае бар.

кулларын өскә күтәрәләр

Чәчәк җыеп йөри сыман

чәчәк җыю хәрәкәтләре ясыйлар

Аланлыкта каеннар.

Күбәләкләр, бөтерелеп,

күбәләкләр булып таралып йөгерәләр

Чәчәкләргә куналар...

утыралар

Ак тузганак болытлары

кулларын югары күтәреп бер-бер артлы атлыйлар

Офыкларга юл ала.

(Ләбиб Лерон)

Тәрбияче:

– Балалар, без сезнең белән уйнаган арада кояш тагын җиргә якынлашкан.

Фланелеграфта рәсем алмаштырыла.

Тәрбияче:

– Кояш нинди төскә керде?

Балалар:

– Кызгылт.

Тәрбияче:

– Күк йөзе нинди төстә?

Балалар:

– Зәңгәр.

Тәрбияче:

– Балалар, тәүлекнең нинди өлеше килеп җитте?

Балалар:

– Кич.

Тәрбияче:

– Карагыз әле, безгә кем килә?

Керпе һәм керпе баласы битлеге кигән балалар керә.

Тәрбияче:

– Исәнмесез! Сез каян кайтып киләсез?

Балалар:

– Балалар бакчасыннан.

Тәрбияче:

– Безнең балаларны да кич белән өйләренә алалар. Ә син, керпекәй, ни өчен күңелсез?

К е р п е. Мин көне буена йөреп, тик бер алма гына таба алдым.

Тәрбияче:

– Ә аның сигез керпене алма белән сыйлыйсы килә икән. Балалар, әйдәгез әле, биремне үтик, керпеләргә ярдәм итик.

Һәрбер балада алма формасында түгәрәкләр.

Тәрбияче түгәрәкне ничек итеп ике, дүрт, сигез өлешкә бүлүне күрсәтә.

Тәрбияче:

– Түгәрәкне ничә өлешкә бүлдек?

Тәрбияче:

– Һәр өлеше ничек дип атала?

Балалар:

– Икедән бер, дүрттән бер, сигездән бер.

Тәрбияче:

– Өлешләр тигезме?

Балалар:

– Өлешләр тигез түгел.

Тәрбияче:

– Бөтен алма зурракмы, әллә ярты алмамы?

Балалар:

– Бөтен алма зуррак.

Тәрбияче:

– Нәрсә кечерәк: бөтен алмамы, сигездән бер өлешеме?

Балалар:

– Сигездән бер өлеш кечерәк.

Фланелеграфта ай һәм йолдызлар төшерелгән рәсем. Тәрбияче төн җиткәнен аңлата.

«Тәүлек өлешләре» уен күнегүе.

Балалар өстәл артында утыра. Һәрберсендә кәгазьдән кисеп ясалган түгәрәк. Түгәрәк гади карандаш ярдәмендә дүрт өлешкә бүленгән. Тәрбияче бу түгәрәкнең тәүлек, ә бүленгән өлешләре тәүлек өлешләре икәнлеген аңлата. Һәм балалар сары төскә иртәне, кара төскә төнне, зәңгәр төскә кичне, кызыл төскә көнне буйыйлар.