Тәрбияче:

– Балалар, мин сезгә хәзер бәйге игълан итәм. Ә бәйге барышында миңа тылсымлы чәчәк булышачак. Чәчәкнең таҗларында биремнәр бар һәм сез ул биремнәрне үтәргә тиеш. Дөрес җаваплар өчен фишкалар алырсыз.

Балалар «Зирәкләр» һәм «Тапкырлар» төркемнәренә бүленәләр.

1 нче таҗдагы бирем.

Тәрбияче:

– Бүген атнаның нинди көне?

Балалар:

– Бүген атнаның беренче көне.

Тәрбияче:

– Бүген дүшәмбе, ә иртәгә?

Балалар:

– Иртәгә сишәмбе.

Тәрбияче:

– Атнада ничә көн?

Балалар:

– Атнада 7 көн.

Тәрбияче:

– Бер елда ничә ай?

Балалар:

– Бер елда 12 ай.

Тәрбияче:

– Хәзер елның кайсы вакыты?

Балалар:

– Хәзер яз.

Тәрбияче:

– Көздән соң елның кайсы вакыты килә?

Балалар:

– Кыш килә.

Тәрбияче:

– Тәүлекнең ничә өлеше бар?

Балалар:

– Тәүлекнең 4 өлеше бар.

Тәрбияче:

– Хәзер тәүлекнең кайсы вакыты?

Балалар:

– Хәзер иртә.

Тәрбияче:

– Атнада ничә ял?

Балалар:

– Атнада 2 көн ял.

Тәрбияче:

– Ничә ел фасылы бар?

Балалар:

– 4 ел фасылы бар.

Тәрбияче:

– Өчпочмакның ничә ягы бар?

Балалар:

– Өчпочманың 3 ягы бар.

Тәрбияче:

– Кыш айларын атагыз.

Балалар:

– Декабрь, гыйнвар, февраль.

Тәрбияче:

– Кайсы сан зуррак: сигезме, җидеме?

Балалар:

– Сигез саны зуррак.

Тәрбияче:

– Алты санының күршеләрен әйтегез.

Балалар:

– 5 һәм 7 саны.

2 нче таҗ. «Фигураларны буя» командирлар бәйгесе.

Ике мольбертта да берсе өстенә икенчесе куелган геометрик фигуралар ясалган ике ватман. Командирлар түгәрәк (артында) астында квадрат һәм квадрат астында (артында) өчпочмак күренеп торырлык итеп, геометрик фигураларны төрле төскә буярга тиешләр.

Биремне эшләп бетергәч, һәр команда командирлары эшләгән бирем турында сөйләп бирә.

77 нче рәсем

Динамик пауза:

Син уртада, без кырыйда

балалар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр

Әйләнәбез түгәрәк.

Уеныбыз матур булсын,

Күңел ачыйк бергәләп.

Таянабыз билләргә,

түгәрәк уртасына борылалар, кулларын билгә куялар

Тотынабыз биергә,

Тыпыр-тыпыр тыпырдатып,

аякларын тыпырдаталар

Әйләнәбез без бергә.

3 нче таҗ. «Математик табышмаклар».

Тәрбияче:

Тигез аның һәр ягы,

Почмагы аның туры.

Сезнең белән танышуга шат,

Исеме аның...

Балалар:

– Квадрат.

Тәрбияче:

Керпе урман буйлап,

Гөмбә җыеп йөри, ди.

Каен яныннан икене,

Усак яныннан берне

Җәһәт кенә тапкан, ди.

Ул барлыгы ничә гөмбә

Тапты икән, уйла әле.

Балалар:

– Керпе барлыгы өч гөмбә тапкан.

Тәрбияче:

Тавык урамда йөри,

Чебиләрен ияртеп.

Җидесе алдан чаба,

Өчесе артта кала.

Бик борчыла бит тавык:

Саный алмый һич,

Ничә чебие булганын

Әйтеп бирче тиз!

Балалар:

– Тавыкның 10 чебие булган.

Тәрбияче:

Куян яңа өенә

Күп дусларын чакырган.

Килгән: аю, бүре, төлке,

Бу өйдә алар ничәү булган?

Балалар:

– Алар дүртәү булганнар.

4 нче таҗ. «Күршеләр» уен күнегүе.

Балалар, көй астында бүлмә буйлап салмак кына йөгерәләр. Көй туктагач, икешәрләп, аннан соң дүртәрләп һәм, соңгы тапкыр уйнаганда, бишәрләп басалар. Балалар туктаган саен, тәрбияче һәр төркемгә цифр төшерелгән карточка күрсәтә һәм шул санның күршесен атарга куша. Балалар күнегүләрне үтәп, уен уйныйлар.

5 нче таҗ. «Шул тәртиптә басыгыз» хәрәкәтле уены.

Балалар ике төркемгә бүленә. Һәр төркем балаларына 1 дән 10 га кадәр цифрлар язылган карточкалар бирелә. Идәнгә ике җиргә озын ике тасма куела, көй астында балалар ирекле рәвештә йөриләр. Көй туктагач, 1 дән 10 га кадәр цифрлы карточкаларын тотып, сан тәртибе буенча һәр төркем үз тасмасы янына тезелеп баса.

Икенче кат уйнаганда, кире тәртиптә тезеләләр.

Кулланылган әдәбият