«Өй янындагы баскычны төзеп бетер» уен күнегүе.


Тәрбияче:

– Балалар, уртанчылар төркеменә йөрүче балаларны өй төзергә өйрәтү өчен, өйнең сызымына баскычны ясап бетерергә кирәк. Моның өчен безгә баскычны, иң кыска тасмадан башлап, иң озын тасмага кадәр берсе өстенә икенчесен куеп төзергә кирәк булачак.

Бирем эшләнгәннән соң, балалар белән тасмаларның урнашу тәртибе тикшерелә. Баскычның «басмасына» баскан саен, балалар аның озынлыгын башкалары белән чагыштыра. Балалар басмаларның озынлыгы турында иң озын, кыскарак, иң кыска сүзләрен кулланып сөйлиләр.

«Музыка уен коралларында уйныйбыз».

Тәрбияче баланың каршысында булган, музыка уен кораллары төшерелгән карточкада нәрсәләр ясалганлыгын ачыклый (барабан, шалтыравык, кыңгырау) һәм уенның шарты белән таныштыра.

Тәрбияче:

– Музыка уен коралын ширма артында ничә тапкыр кычкыртам, шулкадәр санда квадратны карточкаларыгыздагы шушы уен коралы рәсеме янына тезеп куегыз.

Тәрбияче (ширма артында 3 тапкыр барабан кагып):

– Бу нинди музыка уен коралы? Ничә квадрат санап алдыгыз? Нигә шулкадәр квадрат санап алдыгыз?

Тәрбияче шундый ук биремне шалтыравык, кыңгырау кулланып уйната.

Тәрбияче:

– Ничә квадрат санап алдыгыз? Ни өчен шулкадәр квадрат санап алдыгыз?

«Геометрик буягыч» практик эше.

Кәгазь битендә өй, кояш, чәчәк рәсемнәре сурәтләнгән. Тәрбияче балалардан төсле карандашлар кулланып, рәсемнәрне буярга һәм нинди геометрик фигурага охшаганын, ничә предмет тапканнарын әйтеп бирүләрен сорый.

Тәрбияче:

– Түгәрәккә охшаган ничә предмет? Квадратка охшаган ничә предмет? Өчпочмакка охшаган ничә предмет буядыгыз?