«Сурәтләр» уен күнегүе.


Өстәлдә геометрик җисемнәр: цилиндр, конус, шакмак, шар һәм аларның «сурәтләре» тора.

Тәрбияче:

– Балалар, фотограф геометрик фигураларны фотога төшергән һәм шул сурәтләрне, геометрик фигуралар янына урнаштырыр өчен, Шәвәлигә тапшырган. Әмма Шәвәли сурәтләрне ничек урнаштырырга кирәклекне белми. Шуңа күрә ул бездән ярдәм сорый. Моның өчен безгә һәр сурәт янына аңа туры килгән геометрик фигураны куярга кирәк.

Балалар, үзара киңәшләшкәннән соң, яисә тәрбияче ярдәме белән, түгәрәк янына – шарны, конус янына – өчпочмакны, квадрат янына – шакмакны, турыпочмаклык янына цилиндрны куялар. Шәвәли рәхмәт әйтеп китә.

«Тиен кышка әзерләнә» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Яшәгән, ди, бер тиен. Көз җиткәч, ул кышка үзенә ризык әзерли башлаган, ди. Табышмак әйтәм, җавабын әйтсәгез, тиеннең нәрсә әзерләгәнен белерсез.

Алсу битле кыз үсте,

Кызарып җиргә төште. (Алма)

Урмандагы алмагачта алмаларның кызыллары гына түгел, сарылары да булган, ди. Тиен алмаларны киптерер өчен җепләргә элгән: кызылларын – өскә, сарыларын – аска.

Тәрбияче бер-ике балага өстәге җепкә, санап алып, 4 кызыл алма, астагы җепкә 4 сары алма элергә тәкъдим итә. Алмалар аслы-өсле парлап эленергә тиеш.

Тәрбияче:

– Кызыл һәм сары алмалар турында сез нәрсә әйтә аласыз? Алар ничәшәр? Кызыл алмалар биш булсын өчен нишләргә? (Бер кызыл алма элеп куярга). Ничә кызыл алма булды? (Биш). Биш алма ничек килеп чыкты?

Балалар:

– Дүрт алма янына тагын берне куйдык.

Тәрбияче:

– Димәк, ничә кызыл алма, ничә сары алма?

Балалар:

– Биш кызыл алма, дүрт сары алма.

Тәрбияче:

– Кайсы күбрәк: биш кызыл алмамы, дүрт сары алмамы? Кайсы азрак: дүрт сары алмамы, биш кызыл алмамы? Кайсы сан зуррак: бишме, дүртме? Ә кайсы сан кечерәк: дүртме, бишме?

Тәрбияче ике ысул (берне өстәп яки берне алып куеп) белән тигезлек урнаштырырга һәм берничә балага алмаларны санарга тәкъдим итә. Барлыгы ничә сары һәм кызыл алмалар булуын һәм яңа микъдар саны килеп чыгуын ачыклыйлар.

Динамик пауза. «Тиздән үсеп җитәрбез».

Эре-эре заводлар,

аяк очларына басып, куллар янга сузалар

Заводта күп станоклар.

куллар белән станокларның әйләнү хәрәкәте ясыйлар

Тиздән үсеп җитәрбез,

кулларын югары күтәрәләр, аяк очларына басалар

Шунда эшкә китәрбез.

урында атлап торалар.

Шундый ук биремне балаларга өстәлләрдә ике рәтле карточкаларда гөмбәләр һәм чикләвекләр белән эшләргә тәкъдим ителә.

«Иртән, көндез, кич белән, төнлә» дидактик уены.

Балалар чиратлап өстәлдән рәсемнәр алалар.

Тәрбияче (рәсемнең эчтәлегенә туры китереп сораулар бирә):

– Кыз кайчан уянды? Балалар кайчан рәсем ясадылар? Балалар кайчан телевизор карыйлар? Балалар кайчан йоклыйлар?

Җавап биргәннән соң, рәсемнәрне эзлекле рәвештә бер-бер артлы тезеп куялар.