Биш эчендә санау һәм санап алу.
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. Балаларны төрле анализаторлар (капшап карау, ишетү) ярдәмендә предметларны 5 эчендә санау һәм төркемнән санап алуда күнектерү. Ике предметны озынлык һәм киңлек буенча чагыштыру һәм аның нәтиҗәсен дөрес итеп әйтә белү сәләтләрен ныгыту (мәсәлән, зәңгәр тасма кызыл тасмадан озынрак һәм киңрәк, ә кызыл тасма зәңгәр тасмадан кыскарак һәм таррак). Бирелгән юнәлештә хәрәкәтләнү һәм юнәлешне алга, артка, уңга, сулга сүзләре белән билгели белү күнекмәләрен камилләштерү.
Шөгыль барышы
«Шул кадәр үк санап ал» уен күнегүе.
Тәрбияче балага никадәр курай тавышы ишетсә, шуның кадәр тупны санап алырга тәкъдим итә. Калган балалар биремнең дөрес эшләнүен тикшерәләр.
Тәрбияче:
– Өстәлдә ничә туп тора? Сез ни өчен шулкадәр туп санап алдыгыз?
Бирем төрле музыкаль инструментлар белән ике тапкыр кабатлана. Аннан соң тәрбияче тышлык эчендәге төймәле карточкада никадәр төймә бар, шулкадәр шакмак санап алырга тәкъдим итә. Тәрбияче предметларны капшап санау кагыйдәсен искә төшерә.
Тәрбияче (бирем эшләнгәннән соң):
– Сез ничә шакмак санап алдыгыз? Биремнең дөрес эшләнүен ничек тикшерергә?
Балалар төймәле карточканы тышлыгыннан чыгаралар һәм бергәләп карточкадагы төймәләр санын шакмаклар саны белән чагыштырып карыйлар.
«Елга буена сәяхәт» уен күнегүе.
Фланелеграфка автобус рәсеме һәм 5 саны куела. Автобуста сәяхәт итәргә һәм аның өчен биш предмет рәсеме төшерелгән билетлар алырга тәкъдим ителә. Чөнки автобусның номеры 5. Өстәлдә шулай ук 2, 3, 4 предмет рәсеме төшерелгән «билетлар» да бар. Балалар, автобуска кергәндә, предметларны санарга һәм билетта ничә предмет булуын әйтергә тиешләр.
Балалар:
– Минем билетымда 5 алма рәсеме төшерелгән.
Барысы да урыннарына урнашкач, автобус кузгала.
Динамик пауза. «Яңгыр».
Яңгыр ява шып та шып, |
кул хәрәкәте белән күрсәтәләр |
Тамчы тама тып та тып. |
өстәлгә чиртәләр |
Күк йөзенә карадык. |
өскә карыйлар |
Битләребез чыланды, |
битләрен сыпыралар |
Аяклар юешләнде. |
аска карыйлар, куллары белән күрсәтәләр |
Иң башларны сикерттек, |
иңбашларын хәрәкәтләндерәләр |
Тамчыларны селектек. |
|
Без яңгырдан качабыз, |
иеләләр |
Куакларга посабыз. |
чүгәлиләр |
«Елга аша басма салабыз» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Балалар, без килеп җиттек һәм безгә елганың икенче ярына чыгарга кирәк. Әмма елга киң, атлап кына чыгып булмый. Безгә нишләргә?
Балалар:
– Басма салырга.
Тәрбияче:
– Карагыз әле, монда ике тактачык ята. Алар бер-берсеннән нәрсәләре белән аерыла? Алар бертөслеме?
Балалар:
– Берсе зәңгәр, икенчесе кызыл.
Тәрбияче:
– Аларның озынлыклары турында нәрсә әйтә аласыз?
Тәрбияче тактачыкларны чагыштырырга тәкъдим итә һәм чагыштыру кагыйдәләрен искә төшерә: тактачыкларны берсе өстенә икенчесен куеп, сул яктан тигезләргә.
Тәрбияче:
– Зәңгәр тактачык кызылына караганда нинди озынлыкта? Ә кызыл тактачык зәңгәренә караганда нинди озынлыкта?
Тәрбияче җавап үрнәге бирә: «Зәңгәр тактачык кызылына караганда озынрак».
Тәрбияче:
– Ә тактачыкларның киңлекләре турында нәрсә әйтеп була?
Тактачыкларны, өске яисә аскы кырларын бер сызыкка куеп, киңлекләре буенча чагыштырырга тәкъдим итә.
Тәрбияче:
– Зәңгәр тактачык кызылына караганда нинди киңлектә? Ә кызыл тактачык зәңгәренә караганда нинди киңлектә? Киң (тар) тактачыкны күрсәтегез. Елга аша басма итеп салырга кайсы тактачык туры килер? (Озын һәм киң). Ни өчен? (Чөнки елга киң.)
Тактачыкны елга аша куялар һәм барысы да елганың икенче ярына чыгалар.
«Хәзинә эзләү» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Балалар, бу ярда безне хәзинә көтә һәм хәзинәне тизрәк табу өчен өч командага бүленергә кирәк. Һәр команданың үз юлы. Бер команда уң якка, икенче команда сул якка, өченче команда алга таба бара. Хәзинәне беренче тапкан команда минем яныма килә һәм нинди юнәлештә барып хәзинәне табуларын, сандыкта ничә йолдызчык барын әйтә.
Тәрбияче табылган хәзинәне – йолдызчыкларны сандыктан ала һәм балаларга өләшә.