5 эчендә санау. 5 предметны озынлыклары буенча чагыштыру.
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. 5 эчендә санау күнекмәләрен камилләштерү, предметларның зурлыгына, төсенә һәм формасына карап, санау нәтиҗәсенең үзгәрмәгәнлеген төшендерү. Биш предметны озынлыклары буенча чагыштыруга күнектерү, аларны үсү һәм кимү тәртибендә тезеп куярга, чагыштыру нәтиҗәләрен иң озын,кыскарак, тагын да кыска, иң кыска сүзләре белән билгеләргә өйрәтү. Кичә, бүген, иртәгә төшенчәләрен аңларга өйрәтү.
Шөгыль барышы
«Татлы ризыклар» кибете (күрсәтмә әсбаплар белән эш).
Тәрбияче балалардан сатучыга ярдәм итүләрен сорый.
Тәрбияче:
– Балалар, түгәрәк формасындагы конфетларны кибетнең өске киштәсенә, ә шакмак формасындагы конфетларны аскы киштәгә тезеп куярга кирәк.
Балалар конфетларны тезгәч, тәрбияче һәр төр конфетның саны 4 булырга тиешеген әйтә.
Тәрбияче:
– Һәр төр конфетның санын ничек белергә? Шакмак һәм түгәрәк конфетларны санагыз. Ничә шакмак конфет? Ничә түгәрәк конфет? Түгәрәк һәм шакмак конфетларның саны турында нәрсә әйтеп була? Аларның саны буенча тигезлеген, конфетларны санамыйча гына, ничек тикшереп була?
Балалар төрле чагыштыру ысулларын кулланалар һәм предметларның санына аларның нинди формада булулары тәэсир итми дигән нәтиҗәгә киләләр.
Тәрбияче шакмак формасындагы конфетларның да, түгәрәк формасындагы конфетларның да микъдарын 4ле саны белән билгеләп булуын искәртеп китә.
Тәрбияче:
– Балалар, «Татлы ризыклар» кибетендә тартмалы конфетлар да бар, аларны да киштәгә тезәргә кирәк. Безгә сары һәм зәңгәр төстәге тартмаларның санын белү өчен нишләргә? Сары тартмалы конфетлар ничә? Зәңгәр тартмалы конфетлар ничә? Аларның микъдары турында нәрсә әйтеп була? Алар тагын нәрсәләре белән аерылалар?
Балалар:
– Конфет тартмалары зурлыклары белән дә аерылалар.
Тәрбияче:
– Тартмаларның саны тигез булуы күренеп торсын өчен, аларны киштәләргә ничек урнаштырырга? (Аслап-өсләп, парлап).
Тәрбияче:
– Өчпочмаклы тартмалар төсләре һәм зурлыклары белән бер-берсеннән аерылсалар да, без аларның саны тигез, 5 әр булуын ачыкладык.
«Тиенгә баскыч төзибез» уены.
Тәрбияче өстәлдәге тасмаларны берсе өстенә икенчесен куярга тәкъдим итә.
Тәрбияче:
– Тасмаларның киңлекләре турында нәрсә әйтеп була?
Балалар:
– Алар киңлекләре буенча бертигез.
Тәрбияче:
– Ә озынлыклары турында нәрсә әйтеп була?
Балалар:
– Алар төрле озынлыкта.
Балалар:
– Тиен өчен баскыч төзибезме? Моның өчен кыска тасмадан башлап, иң озын тасма белән тәмамларга кирәк булачак (төзү ысулларын аңлата).
Бирем эшләнгәннән соң, балалар белән тасмаларның урнашу тәртибе тикшерелә. Аннан соң тиеннән баскыч буйлап өстән аска төшүен сорый. Тиен баскычның һәр басмасына баскан саен, балалар басманың озынлыгын башкалары белән чагыштыралар.
Динамик пауза. «Бераз ял итеп алыйк».
Утырып инде ардык, |
урында атлыйлар |
Бераз ял итеп алыйк. |
|
Бер, ике – куллар билдә, |
кулларны билгә куялар |
Өч, дүрт – өскә, янга. |
кулларны өскә, янга сузалар |
Биш – утырдык, |
чүгәлиләр |
Алты, җиде – тордык, сузылдык. |
торып басалар, өскә сузылалар |
Утырып-торып алдык. |
чүгәлиләр, басалар |
Куш аяклап сикердек тә, |
сикерәләр |
Урыныбызга утырдык. |
урынга утыралар |
Шундый ук эшне балалар таратма материаллар белән дә башкаралар. Әмма алар баскыч төзүне, иң озын тасмадан башлап, иң кыска тасма белән тәмамлыйлар.
«Кичә, бүген, иртәгә» туплы уены.
Тәрбияче кулында туп, ул аны һәр балага ыргыта һәм сораулар бирә.
Балалар:
– Кайчан кар яуды? Физкультура шөгыле кайчан була? Математика шөгыле кайчан булды? Яңа ел бәйрәме кайчан була? һ.б.