Төрле элементлардан торган күплек.
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. Билгеләре төрле булган элементлардан бер күплек ясарга, күплекнең өлешләрен аерып күрсәтергә, аларны бербөтен күплеккә берләштерергә, күплек һәм аның өлешләре арасындагы бәйләнешне күрсәтергә өйрәтү. Таныш булган яссы геометрик фигуралар (түгәрәк, квадрат, өчпочмак, турыпочмаклык) турында күзаллауларын һәм аларны сыйфатлы билгеләре буенча төркемнәргә урнаштыра белүләрен (төс, форма, зурлык) ныгыту. Предметларның үзеңә карата булган торышларын ишетү анализаторлары ярдәмендә тоемлау һәм алда, артта, сулда, уңда, өстә, аста сүзләре белән билгеләү күнекмәләрен камилләштерү.
Шөгыль барышы
«Яшелчә бакчасында».
Кунакка Айсылу исемле курчак килә. Кулында кәрзин.
Айсылу:
– Дусларым, зинһар өчен, миңа яшелчә бакчасыннан җыелып бетмәгән яшелчәләрне җыярга булышыгыз әле!
«Түтәлдә» ике кишер һәм ике суган бар. Ике баладан «түтәлдән» ике кишерне һәм ике суганны өстәлгә алып куюларын сорый.
Тәрбияче (барысыннан да сорый):
– Ничә кишер? Ничә суган? Суганнарның һәм кишерләрнең саны турында сез нәрсә әйтә аласыз?
Тәрбияче суганнарны һәм кишерләрне кәрзингә сала.
Тәрбияче:
– Айсылуның кәрзиненә барлыгы ничә яшелчә салдык?
Бер бала яшелчәләрне кәрзиннән берәмләп ала, ә калган балалар саный баралар.
Тәрбияче:
– Барлыгы 4 яшелчә, шуларның икесе – суган. Кайсы күбрәк (әзрәк): яшелчәләрме, әллә суганнармы? Кайсы күбрәк (әзрәк): яшелчәләрме, әллә кишерләрме? Яшелчәләр (яшелчәләрне берләштереп күрсәтә) суганнарга (кишерләргә) караганда күбрәк.
Тәрбияче:
– Балалар, Айсылу кишерләрне сезгә калдырмакчы була, әйдәгез, Айсылуга тагын ярдәм итәбез, яшелчәләрне тигез итеп бүләбез: кишерләр – сезгә, суганнар – Айсылуга.
«Дөрес тупла» уен-күнегүе.
Балалар 3 командага бүленәләр. Тәрбияче келәмгә геометрик фигуралар салынган 3 тартма куя. Балалар геометрик фигураларны карыйлар, исемнәрен, төсен һәм формасын әйтәләр.
Тәрбияче:
– Беренче командага формалары буенча охшаш геометрик фигураларны тартмаларына, икенче командага зурлыгы буенча, өченче командага төсләре буенча җыярга кирәк.
Һәр команда геометрик фигураларны үз тартмасына җыя.
Биремнәр үтәлгәннән соң, тәрбияче сораулар ярдәмендә геометрик фигураларны ничә төркемгә бүлүләрен, аларны нинди билгеләре буенча берләштерүләрен ачыклый.
Уен күнегүләре биремне үзгәртү белән 2–3 тапкыр кабатлана.
«Кем тизрәк» уены.
Тәрбияче һәр командага геометрик фигураларны тартмадан кыршау эченә күчерергә тәкъдим итә. Һәр бала берәр фигура гына алып килергә тиеш.
«Күңелле түгәрәк» дидактик уены.
Балалар түгәрәккә басалар.
Тәрбияче (уен кагыйдәләрен аңлата). Хәзер күзләрегезне йомыгыз һәм кыңгырау тавышы кайда яңгыраганын әйтегез.
Тәрбияче түгәрәк буйлап йөри, бер бала янында туктый һәм кыңгырауны чылтырата. Бала кыңгырау тавышы кайда икәнен билгели (алда, артта, сулда, уңда, өстә, аста). Уен шулай берничә тапкыр кабатлана.