6 эчендә санау. 6 предметны озынлыгы буенча чагыштыру.
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. 6 эчендә санарга өйрәтү, чиктәш 5 һәм 6 микъдар саннары белән бирелгән ике күплектәге предметларны чагыштыру нигезендә, 6 санынының килеп чыгышын күрсәтү. Предметларны озынлыгы буенча чагыштыра белү күнекмәләрен үстерүне дәвам итү һәм аларны озыная һәм кыскара бару тәртибендә тезәргә, чагыштыру нәтиҗәләрен иң озын, кыскарак, тагын да кыскарак… иң кыска (һәм киресенчә) сүзләре белән билгеләргә өйрәтүне дәвам итү. Таныш булган күләмле геометрик фигуралар турында күзаллауларын һәм аларны сыйфат билгеләре (формасы, зурлыгы) буенча төркемнәргә берләштерә белү күнекмәләрен ныгыту.
Шөгыль барышы
«Көзге урман» уены.
Тәрбияче:
– Балалар, Аю баласы Әппәс үзе генә көзге урманга һава суларга чыккан һәм анда бик матур кызыл, сары төстәге яфраклар тапкан. Аю баласы саный белми икән, шуның өчен ул безнең янга килгән. Ул бездән аның матур яфракларын санап бирүебезне һәм аны да санарга өйрәтүебезне сорый.
Тәрбияче балаларга магнитлы тактаның өске ягына 5 сары яфрак урнаштырырга, ә аскы ягына шул кадәр үк кызыл яфраклар куярга тәкъдим итә.
Тәрбияче (балалар белән берлектә биремнең дөрес эшләнелешен тикшерә):
– Балалар, сары һәм кызыл яфракларның саны турында нәрсә әйтеп була?
Балалар:
– Алар бертигез.
Тәрбияче (5 сары яфрак янына тагын берне куя):
– Мин сары яфраклар янына тагын берне куйдым. Әйтегез әле, сары яфракларның саны хәзер күбрәкме яки азракмы?
Тәрбияче:
– Ничек итеп алты сары яфрак килеп чыкты?
Балалар:
– 5 яфрак янына берне куштык.
Тәрбияче:
– Ничә сары яфрак? (Алты). Ә ничә кызыл яфрак? (Биш). Кайсы сан зуррак: бишме, алтымы? Аларның саны тигез булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Балалар ике төрле ысул белән яфракларның санын тигезлиләр һәм кайсы санны ничек китереп чыгаруларын аңлаталар.
Балалар шундый ук биремнәрне гөмбәләр һәм чикләвекләр белән үзлектән башкара. Тигезләү ысулларын балалар үзләре сайлый.
Динамик пауза.
Кошлар очты көньякка |
|
Канат кагып еракка. |
кулларын ян-якка җәеп болгыйлар |
Аюлар өн казыды, |
|
Бик тирән итеп базны. |
җир казу хәрәкәтләре ясыйлар |
Балыклар да тындылар, |
|
Су төбенә чумдылар. |
чүгәлиләр |
Агачлар ялангачлар, |
|
Җилләрдә чайкалалар. |
кулларын баш өстенә күтәреп чайкыйлар |
Тик безгә күңелле көз, – |
кул чабалар |
Без бакчага йөрибез. |
Бииләр. |
«Аю баласына сукмак ясыйбыз» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Ә хәзер аю баласына урманга кайтырга вакыт, әмма ул юлны белми. Әйдәгез, балалар, без аңа сукмак ясап бирәбез.
Балаларга 1 дән алып 6 га кадәр төймәләр тегелгән карточкалар бирелә. Балалар, күзләрен йомган хәлдә, төймәләрне саныйлар, билгеле эзлеклелектә карточкалардан сукмак ясап тезәләр.
«Гөлчәчәккә тасма» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Гөлчәчәк исемле курчак кунакка барырга җыенган. Аның чәчләре озын, шуңа күрә аңа чәчен үрер өчен тасма сайларга ярдәм итәргә кирәк.
Фланелеграфта төрле төстә һәм төрле озынлыктагы тасмалар эленгән.
Тәрбияче:
– Тасмаларның озынлыгы турында нәрсә әйтеп була?
Балалар:
– Алар төрле озынлыкта һәм төрле төстә.
Тәрбияче:
– Тасмаларны иң озыныннан башлап, иң кыскасына кадәр бер-бер артлы тезергә кирәк.
Тасмалар тезелгәннән соң, берничә баладан тасмаларның озынлыкларын тагын бер кат чагыштырырга һәм чагыштыру нәтиҗәләрен иң озын, кыскарак, тагын да кыскарак, иң кыска (һәм киресенчә) сүзләре белән билгеләүләрен сорый.
Тәрбияче:
– Балалар, сез ничек уйлыйсыз, Гөлчәчәккә кайсы тасма туры килер икән?
Балалар:
– Иң озыны туры килә, чөнки Гөлчәчәкнең чәчләре озын.
«Дөрес тупла» уен-күнегүе.
Балалар 3 командага бүленәләр. Тәрбияче келәмгә геометрик фигуралар салынган 3 тартма куя. Балалар геометрик фигураларны карыйлар, исемнәрен, төсен һәм формасын ачыклыйлар. Аннары беренче командага формасы буенча, икенче командага зурлыгы буенча, өченче командага төсе буенча охшаш геометрик фигураларны (һәр команда геометрик фигураларны үз тартмасына туплый) тартмаларына куярга тәкъдим итә.
Биремнәр үтәлгәннән соң, тәрбияче сораулар ярдәмендә геометрик фигураларны ничә төркемгә бүлүләрен, аларны нинди билгеләре буенча берләштерүләрен ачыклый.
Уен күнегүләре, биремне үзгәртеп, 2–3 тапкыр кабатлана.