6 эчендә санау, 6 саны белән тәртип саны буларак таныштыру.
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. 6 эчендә санарга һәм 6 саны белән тәртип саны буларак таныштырырга. «Ничә?», «Ничәнче?», «Кайсы урында?» сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү. Алты предметны биеклек буенча чагыштыру һәм чагыштыру нәтиҗәләрен иң биек, тәбәнәгрәк, тагын да тәбәнәгрәк, иң тәбәнәк (һәм киресенчә) сүзләре белән билгели белүләрен үстерүне дәвам итү. Тәүлекнең төрле вакытларында олылар һәм балалар эшчәнлеге, тәүлек өлешләренең эзлеклелеге турында күзаллауларын киңәйтү.
Шөгыль барышы
«Көзге уңышны җыябыз» уен-күнегүе.
Тәрбияче:
Көз көннәре бик күңелле,
Бик күп җимешләр пешә.
Помидор, карбыз өлгерә,
Алмалар өзелеп төшә.
Кәрзиндә 6 төр яшелчә муляжы: помидор, кыяр, чөгендер, суган, кишер, кәбестә. Чакырылган бала өстәлгә яшелчәләрне куя һәм аларның исемнәрен атый.
Тәрбияче:
– Ничә яшелчә? (Балалар саныйлар). Теге яки бу яшелчәнең ничәнче урында икәнлеген белү өчен ничек санарга кирәк?
Балалар яшелчәләрне тәртип буенча саныйлар.
Тәрбияче:
– Помидор тәртип буенча ничәнче? Чөгендер ничәнче урында?
Тәрбияче яшелчәләрне алмаштыра һәм балаларга аларның рәттәге урынын билгеләргә тәкъдим итә.
«Төзүчеләр» уены.
Тәрбияче:
– Без бүген төзүчеләр булабыз. Безгә шәһәребезгә тагын бер урам төзергә тәкъдим ясадылар. Урамның бер ягында өйләр иң тәбәнәк өйдән алып иң биегенә кадәр тезелеп торырга тиеш. Урамның икенче ягында, киресенчә, иң биек өйдән алып иң тәбәнәгенә кадәр тезелеп торырга тиеш. Урамның һәр ягында алтышар өй булырга тиеш.
Балалар башта иң тәбәнәк өйдән алып, биек өйгә кадәр тезәләр. Эш тәмамлангач, балалар өйләрнең биеклекләре турында сөйлиләр. Ә аннан соң, киресенчә, иң биек өйдән алып, иң тәбәнәк өйгә кадәр тезәләр. Бирем өстәлләрдә башкарыла.
Динамик пауза. «Уңыш җыю».
Өстәлдә яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр ята. Балалар ике командага бүленә. Тәрбияче бер командага – барлык яшелчәләрне, икенчесенә барлык җимешләрне кәрзингә тутырырга тәкъдим итә. Уен музыка белән алып барыла. Ахырда җиңүче билгеләнә.
«Бу кайчан була?» уен күнегүе.
Балалар түгәрәккә басалар. Түгәрәкнең үзәгендә алып баручы. Ул тәүлекнең кайсы вакытында нәрсә эшләве турында хәрәкәтләр белән күрсәтә. Мәсәлән, күнегүләр ясый, ә балалар аның нәрсә эшләвен һәм бу эшләр тәүлекнең кайсы вакытында эшләнүен әйтергә тиеш. Алып баручы алмаштырылып, уен берничә тапкыр уйнала.
«Күршесен тап» уен күнегүе.
Балалар алдында көннең төрле вакытында балалар яки олылар сурәтләнгән иллюстрацияләр. Тәрбияче шулар арасыннан бер рәсемне ала һәм балаларга рәсемдә тәүлекнең нинди вакыты сурәтләгәнен билгеләргә һәм аның күршесен табып, рәсемнәрне дөрес эзлеклелектә урнаштырырга тәкъдим итә.