«Чәчәкле аланда» уен-күнегүе.


Тәрбияче:

– Чәчәкле аланда алты чәчәк үсеп утыра (балаларга 6 чәчәкне санап алып, тактаның өске рәтенә куярга тәкъдим итә).

Тәрбияче:

– Бу матур аланга төсле-төсле алты күбәләк очып килгән.

Шуннан соң балалар 6 күбәләк санап алып, аскы рәткә тезәләр. Балалар белән бергәләп биремнең дөрес эшләнелешен тикшерәләр.

Тәрбияче:

– Күбәләкләр һәм чәчәкләрнең саны турында сез нәрсә әйтә аласыз?

Балалар:

– Аларның саны бертигез.

Тәрбияче (алты чәчәк янына тагын бер чәчәк куя):

– Шулвакыт бу аландагы тагын бер чәчәк үсеп чыккан (саный).

Тәрбияче:

– Алты чәчәк янына мин тагын бер чәчәк куйдым. Чәчәкләрнең микъдарын нинди сан белән билгеләп була? Җиделе саны ничек килеп чыкты? Кайсы сан зуррак (кечерәк): алтымы, җидеме? Чәчәкләр белән күбәләкләр тигез булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Балалар:

– Алты күбәләк янына тагын берне өстәргә яисә җиде чәчәк яныннан берне алырга кирәк.

Тәрбияче:

– Дус күбәләкләрен эзләп, аланга тагын бер күбәләк очып килгән һәм яңа гына үсеп чыккан чәчәк өстенә килеп кунган.

Балалар алты күбәләк янына тагын бер күбәләкне куялар. Шундый ук биремне балалар ике рәтле карточкаларда геометрик фигуралар (турыпочмаклык һәм өчпочмаклар) белән башкаралар.

Динамик пауза. «Чәчәкләр».

Гөлчәчәкләр күренде

балалар басалар

Һәм кояшка үрелде.

кулларын югары күтәрәләр

Аларга җылы кирәк,

Кояш астында рәхәт.

сузылалар

Җил исте,

чайкалалар

Чәчәкләрне селкетте.

Уңга бөгелделәр,

бөгеләләр

Җиргә иелделәр,

алга бөгеләләр

Сулга бөгелделәр,

сулга бөгеләләр

Җиргә иелделәр.

чүгәлиләр

Бар син, җил, моннан кит!

башларын калкыталар

Чәчәкләргә тими үт!

куллары белән этү хәрәкәтләре ясыйлар

Алар зур булып үссен,

сузылалар

Безгә шатлык китерсен.

утыралар

«Сукмаклар» уен-күнегүе.

Тәрбияче:

– Бу вакытта чәчәкле якты аланда куян баласы Наян да уйнап йөри икән. Ул матур чәчәкләргә, төсле-төсле күбәләкләргә карап сокланып йөри-йөри, адашканын сизми дә калган. Ә хәзер кайсы сукмактан өенә әнисе янына кайтырга икәнлеген белми икән. Аның хәтерендә әнисенең: «Якты аланнан безнең өйгә башта бик киң сукмактан, аннан соң бик тар сукмактан кайтырга кирәк», – дип әйткәне генә исендә калган. Аңа ярдәм итәбезме балалар?

Бирем күрсәтмә һәм таратма материаллар белән башкарыла. Фланелеграфта яисә магнитлы тактада төрле төстәге һәм төрле киңлектәге тасмалар – «сукмаклар» урнашкан.

Тәрбияче:

– Менә бу сукмаклар арасыннан безгә иң тарын һәм иң киңен табып, куянга юлны күрсәтергә кирәк.

Бер бала биремне такта янында, ә калганнары өстәлләр артында башкаралар.

Тәрбияче «сукмакларны» бер рәткә горизонталь рәвештә башта тараю тәртибендә, аннан соң киңәю тәртибендә урнаштырырга тәкъдим итә. Урнаштырып бетергәч, балалар һәр тасманың киңлеген әйтеп чыгалар һәм иң тар һәм иң киң тасманы табып, Наянга юл төзиләр. Наян рәхмәт әйтеп, өенә кайтып китә.

«Кем кайда басып тора» дидактик уены.

Балалар биш кешедән торган ике төркемгә бүленә. Бер бала (алып баручы) уртага баса, икенчеләре алып баручыдан алда, артта, сулда, уңда урнашкан. Алып баручы аңа карата кемнең кайда басып торганлыгын әйтә. Уен алып баручыны алмаштырып, 2–3 тапкыр кабатлана.