«Тылсымлы шакмак» уены.


Тәрбияче балалар белән санамыш ярдәмендә уенны алып баручыны сайлый.

Мин барамын бакчага

Яшелчәләр сайларга.

Озын койрык яшел чук,

Монда торма, тизрәк чык.

Алып баручының кулында йомшак шакмак. Аның һәр ягында 7 гә кадәрле санда яшелчә рәсемнәре. Алып баручы шакмакны ташлый һәм өске ягын күрсәтә. Тәрбияче балаларга, шул ук санда түгәрәкләр санап алып, үзләренең карточкаларына тезеп куярга тәкъдим итә.

Тәрбияче:

– Сез ничә түгәрәк санап алып, карточкаларыгызга тезеп куйдыгыз? Сез ни өчен шулкадәр түгәрәкләр санап алдыгыз?

Күнегү алып баручыны алмаштырып, 2–3 тапкыр уйнала.

«Музыка коралын тыңла һәм авазларны сана» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Никадәр барабан тавышы ишетәсез, шулкадәр өчпочмак санап, карточкаларның өске ягына тезеп куегыз.

Уен барышында төрле музыка кораллары кулланыла.

Тәрбияче:

– Сез ничә өчпочмак санап алдыгыз? (Алты). Сез ни өчен алты өчпочмак санап алдыгыз?

Шундый ук биремне балалар карточкаларының аскы өлешендә дә эшлиләр. Балалар, күзләрен йомган килеш, уен коралының тавышын саныйлар. Аннары карточканың аскы ягына 7 түгәрәк тезеп куялар.

Тәрбияче:

– Түгәрәкләрнең (өчпочмакларның) санын нинди сан белән билгеләп була? Кайсы сан зуррак: җидеме яки алтымы? Кайсы сан кечкенәрәк: алтымы яки җидеме? Фигуралар тигез, җидешәр булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Балалар тигезлек урнаштыралар һәм үзләренең гамәлләрен нигезлиләр.

«Яфракларны тигезлә» уен күнегүе.

Тәрбияче фланелеграфта ике рәткә тезелгән өрәңге һәм имән яфракларының саны тигез – җидешәр булуын хәбәр итә. Шуннан соң өрәңге яфракларының санын бергә арттыра.

Тәрбияче:

– Ничә өрәңге яфрагы? Нинди сан килеп чыкты? Без 8 санын ничек китереп чыгардык? Нинди сан зуррак: сигезме, җидеме? Нинди сан кечкенәрәк: сигезме, җидеме? Өрәңге яфраклары белән имән яфракларының саны тигез булсын өчен нишләргә кирәк?

Балалар:

– Тагын бер имән яфрагы өстәргә.

Шундый ук биремнәр таратма материаллар белән урыннарда башкарыла: балалар төрле ысуллар белән предметларның санын тигезлиләр һәм үзләренең гамәлләрен аңлаталар.

Динамик пауза. «Менә сиңа куш кулым».

Балалар парлашып бер-берсенә карап басалар.

Менә сиңа уң кулым,

икесе дә үзләренең кулларын чәбәклиләр һәм бер-берсенең уң кулларын чәбәклиләр

Менә сиңа сул кулым.

кул чабалар, сул кулларын чәбәклиләр

Уң кулым, сул кулым,

кул чабалар, уң һәм сул куллар чиратлашып чәбәкләнә

Менә сиңа куш кулым.

кул чабалар, ике куллары белән бер берсенең кулларын чәбәклиләр

«Бүлмә буйлап сәяхәт» уен күнегүе.

Идәнгә төрле юнәлештә төрле төстәге аяк эзләре салып куелган. Санамыш буенча берничә бала сайлап алына һәм алар чиратлап, аяк эзләре буенча кайсы юнәлештә баруларын аңлатып атлыйлар (мин уңга барам, мин сулга, артка, алга барам). Тәрбияче калган балалар белән биремнең дөрес эшләнелешен тикшерәәр.