9 эчендә санау. Түгәрәк, квадрат, өчпочмак, турыпочмаклык. Алда, артта, янәшә, арасында (ике арада)
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. 9 эчендә санарга өйрәтү, чиктәш 8 һәм 9 саннары белән күрсәтелгән ике төркем предметларны чагыштыру нигезендә, 9 санының килеп чыгышын күрсәтү. Геометрик фигуралар (түгәрәк, өчпочмак, турыпочмаклык, квадрат) турында күзаллауларын ныгыту, әйләнә-тирә мохиттә, рәсемнәрдә таныш булган геометрик фигураларга охшаш предметлар таба белү күнекмәләрен үстерү. Тирә-юньдәге предметларга һәм кешеләргә карата үзләренең торышларын дөрес билгеләп, алда, артта, янәшә, арасында (ике арада) сүзләре белән әйтергә өйрәтүне дәвам итү.
Шөгыль барышы
«Кызыл һәм сары яфракларның санын тигезлә» уен күнегүе.
Тәрбияче балаларга фланелеграфта өске рәткә 8 кызыл, ә аскы рәткә 8 сары яфрак тезәргә кирәклеген әйтә һәм балалар белән бергә аларның саны тигез – сигезәр булуын аныклый. Шуннан соң сары яфракларның санын бергә арттыра.
Тәрбияче:
– Ничә сары яфрак? Нинди сан килеп чыкты? Нинди сан зуррак: тугызмы, сигезме? Нинди сан кечкенәрәк: сигезме, тугызмы? Сары яфраклар белән кызыл яфракларның саны тигез булсын өчен нәрсә эшләргә?
Балалар:
– Тагын бер кызыл яфрак өстәргә.
Балалар тәрбияче ярдәме белән яфраклар арасында тигезлек урнаштыралар һәм 9 санының килеп чыгышын аңлаталар. Шундый ук эш урыннарда таратма материаллар белән башкарыла.
Динамик пауза. «Җил исә, ява яфрак».
Сары, сары, сап-сары |
басып кулларын югары күтәрәләр |
Агачның яфраклары. |
|
Җил исә, ява яфрак, |
кулларын күтәреп чайкалалар |
Көзнең матур чаклары. |
|
Оча яфрак, уйный яфрак |
|
Һаваларда әйләнеп. |
куллары белән очу хәрәкәтләре ясыйлар |
Бүген, бүген, бүген, бүген |
кул чабалар. |
Яфракларның бәйрәме. |
«Шундый ук формадагы предметны тап» дидактик уены.
Балалар дүрт командага бүленәләр. Һәр командага берәр геометрик фигура бирелә. Өстәлдә төрле предметлар төшерелгән карточкалар ята. Һәр команда шул карточкалар арасыннан үзләренең фигурасына охшаш предмет рәсемнәрен сайлап алырга тиеш. Рәсемнәр сайланып беткәч, төркем бүлмәсеннән дә теге яки бу геометрик фигурага охшаш предметларны табарга тәкъдим ителә.
«Нәрсә, кайда?» уен күнегүе.
Тәрбияче балаларга төркем бүлмәсендәге теге яки бу әйбернең кайда урнашуы турында сөйләргә тәкъдим итә (балалар өстәл артында утыралар). Аннары балалар чиратлашып биремнәрне үти: курчак алдында, курчак артында, курчак янында, курчак белән бала (бала исеме) арасында торалар һәм курчакка карата үз урыннарын атыйлар.