«Койма төзибез» уен күнегүе.


Фланелеграфта төрле төстәге 8 тасмадан койма тезелгән. Тәрбияче балаларга шул койманың такталарын санарга тәкъдим итә. Аннан соң койма такталарының төрле төстә булуларына балаларның игътибарын җәлеп итә һәм аларны тәртип буенча санауларын сорый.

Балалар:

– Беренче, икенче, өченче... сигезенче.

Тәрбияче:

– Ә хәзер койма такталарының урынын истә калдырырыгыз һәм күзләрегезне йомыгыз.

Шулвакыт бер койма тактасын алып куя.

Балалар күзләрен ачалар һәм нинди төстәге койма тактасының булмавын һәм аның тәртип санын әйтәләр. Уен 2–3 тапкыр кабатлана. Уйнаган саен койма такталары баштагы урыннарына куела.

«Гөлчәчәккә булыш» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Гөлчәчәк исемле кыз әнисе эштән кайтканчы үзенең дәрес әзерли торган өстәлендә тәртип урнаштырырга уйлаган. Җыештыра башлагач, аның кулыннан санау таякчыклары төшеп киткән. Әйдәгез, балалар, Гөлчәчәккә санау таякчыкларын тартмасына тутырырга булышыйк әле. Аның санау таякчыклары менә бу тәртиптә тезеп куелган булган (тәрбияче фланелеграфта кәгазьдән ясалган таякчылар тезеп күрсәтә).

Балалар өстәлләрендә таякчыкларны тәрбияче күрсәткәнчә тезәләр. Тәрбияче балаларга таякчыкларны санарга һәм зәңгәр таякчык алып, аны икенче һәм өченче кызыл таякчык арасына куярга тәкъдим итә.

Тәрбияче:

– Зәңгәр таякчык ничәнче урында тора?

Балалар җавабының дөреслеге таякчыкларны тәртип буенча санау юлы белән тикшерелә. Шуңа охшаш бирем берничә тапкыр кабатлана.

Шул ук вакытта бер бала шул ук биремне фланелеграфта күрсәтмә әсбаплар ярдәмендә эшли.

Динамик пауза. «Бераз ял итеп алыйк».

Без урманнан барабыз,

атлыйлар

Җиләк табып алабыз. иелеп,

«җиләк» өзәләр

Бер, ике, өч, дүрт –

атлыйлар

Син, җиләккәй, безне көт!

Эзлибез, эзлибез –

чүгәләп алга баралар, торалар

Иеләбез, чүгәлибез.

иеләләр, чүгәлиләр

Сул аяк янында

сул аякка уң кулларын сузалар

Җиләкне күрәбез –

киресенчә (уң аякка сул кулларын сузалар)

Уң кулыбыз белән

Җиләкне өзәбез.

Уң аяк янында

сул аякка уң кулларын сузалар

Җиләкне күрәбез –

уң аякка сул кулларын сузалар

Сул кулыбыз белән

Җиләкне өзәбез.

Аякларны нык басып,

аякларын аерып басалар

Уңга-сулга карыйбыз.

башларын уңга-сулга боралар

Җиләк җыябыз, җыябыз,

чүгәлиләр, торалар

Кәрзиннәрне алабыз,

Өйгә таба атлыйбыз.

алга таба атлыйлар

«Әниемә муенса» уен күнегүе (парлап эшләү).

Тәрбияче балаларга түгәрәкләрнең (сәйләннәрнең) зурлыгын, төсен әйтергә һәм җепкә кечерәя бару тәртибендә, зур түгәрәктән башлап, иң кечкенә түгәрәккә кадәр тезеп чыгарга куша. Сәйләннәр тезелеп беткәч, балалар һәрбер түгәрәк турында сөйләп бирәләр. Аннан соң алар, киресенчә, зурая бару тәртибендә, кечкенә түгәрәктән башлап иң зур түгәрәккә кадәр тезеп чыгалар.

«Аерма тап» уен күнегүе.

Тәрбияче балаларга аю сурәтләнгән ике рәсем күрсәтә. Ул рәсемнәрдә уртача 8–9 аерма булырга тиеш.

Тәрбияче:

– Балалар, шул рәсемнәрдәге аермаларны әйтеп чыгыгыз әле. Бер аерманы әйткән саен бер шакмак куеп барабыз һәм ахырдан ул шакмакларны санарбыз.