10 санының килеп чыгышы. Тәүлек өлешләре. Өчпочмак.
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. Чиктәш 9 һәм 10 саннары белән күрсәтелгән ике төркем предметларын чагыштыру нигезендә, 10 санының барлыкка килүе белән таныштыру. «Күпме?», «Ничә?» сорауларына дөрес итеп җавап бирергә өйрәтү. Тәүлек өлешләре (иртә, көн, кич, төн) һәм аларның эзлеклелеге турындагы белемнәрне ныгыту. Өчпочмак, аның үзлекләре һәм төрләре турында күзаллауларны камилләштерү.
Шөгыль барышы
«Күршесен әйт» уен күнегүе.
Тәрбияче балалар белән бергә түгәрәккә баса һәм уен кагыйдәләрен аңлата. 9 га кадәр булган теләсә нинди санны әйтергә һәм тупны күршеңә тапшырырга кирәк, тупны алган бала ул саннан соң килгән санны атый (7 ... 8 һ.б.).
«Өйләр төзибез» уен күнегүе.
Тәрбияче балаларга өстәлгә 9 турыпочмаклык формасындагы блок, ә блоклар өстенә 9 өчпочмак формасындагы блокны санап тезәргә тәкъдим итә. Балалар квадратларның һәм өчпочмакларның тигез (9) булуын ачыклыйлар. Шуннан соң тәрбияче тагын бер турыпочмаклык формасындагы блокны – өйнең стенасын куярга куша.
Тәрбияче:
– Ничә турыпочмаклык формасындагы блок булды? (Ун). Ун саны ничек килеп чыкты? Тугыз блок янына тагын берне куйдык. Кайсы сан зуррак: 9 яисә 10? Кайсы сан кечкенәрәк: 10 яисә 9? Турыпочмаклык формасындагы блоклар саны белән өчпочмак формасындагы блоклар саны тигезләшсен өчен, нәрсә эшләргә кирәк?
Балалар:
– Тагын бер өчпочмак формасындагы блок куярга кирәк. (Куялар). Тәрбияче:
– Хәзер өйләрнең стеналары һәм түбәләре турында нәрсә әйтә аласыз?
Балалар:
– Алар тигез.
Тәрбияче:
– Безнең өйләр әзер, булдырдыгыз, балалар!
Динамик пауза. «Тиздән үсеп җитәрбез».
Эре-эре заводлар, |
аяк очларына басып, кулларын янга сузалар |
Заводта станоклар. |
куллар белән станокларның әйләнү хәрәкәте ясыйлар |
Тиздән үсеп җитәрбез, |
кулларын югарыга күтәрәләр, аяк очларына басалар |
Шунда эшкә китәрбез. |
урында атлыйлар. |
«Өчпочмаклар» уен күнегүе.
Тәрбияче балаларга тәлинкәдәге өчпочмакларны алларына тезеп куярга һәм аларның бер-берсенә нәрсә белән охшаш булуларын әйтеп бирергә тәкъдим итә.
Балалар:
– Аларның өч почмагы һәм өч ягы бар.
Тәрбияче бу өчпочмакларның аермасын белер өчен, кәгазь тасма белән аларның ян-якларын үлчәргә тәкъдим итә.
Тәрбияче:
– Өчпочмак – өч ягы һәм өч почмагы булган геометрик фигура. Барлык яклары да тигез булган өчпочмак тигез яклы дип, ике яны гына тигез булган өчпочмак тигез янлы дип атала. Өчпочмакның аскы ягы нигез дип атала. Барлык якларының да озынлыклары төрле булган өчпочмак төрле яклы дип атала.
Балалар хисап таякчыклары яисә кәгазь тасмалар ярдәмендә тигез яклы, тигез янлы һәм төрле яклы өчпочмаклар төзиләр.
«Әйтеп бетер» уен күнегүе.
Г. Тукайның «Ай һәм кояш» шигырен тыңлау. Сылтама: http://www.xn--80aab5b.xn--p1ai/ipad/library.html?id=98
Тәрбияче балалар белән бергә тәүлекнең ничә өлештән торганын ачыклый, аларның атамаларын әйтергә, тиешле рәсемнәр күрсәтергә һәм аларны дөрес эзлеклелектә урнаштырырга тәкъдим итә (иртә, көн, кич, төн).
Тәрбияче:
– Иртә, көн, кич, төн бергә тәүлекне тәшкил итәләр.
Тәрбияче тәүлекнең бер өлешен атый һәм калган өлешләрен дөрес эзлеклелектә әйтеп бетерергә тәкъдим итә.
Тәрбияче:
– Көн.
Балалар:
– Кич, төн.
Тиешле рәсемнәрне дөрес эзлеклелектә тезеп куялар. Уен 2–3 тапкыр кабатлана.