10 эчендә санау. Предметларны биеклекләре буенча чагыштыру.
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. Үрнәк буенча һәм авазларны ишетеп 10 эчендә санау күнекмәләрен камилләштерү. 8 предметны биеклек буенча чагыштыру, аларны биегәя һәм тәбәнәкләнә бару тәртибендә тезеп чыгу, чагыштыру нәтиҗәләрен иң биек, тәбәнәгрәк, тагын датәбәнәк, иң тәбәнәк (һәм киресенчә) сүзтезмәләре ярдәмендә билгели белүләрен ныгыту. Әйләнә-тирә мохиттәге предметлар арасыннан таныш геометрик фигураларга охшаш предметларны таба белүдә күнектерү. Бирелгән юнәлештә хәрәкәт итүдә һәм юнәлешне алга, артка, сулга,уңга сүзләре белән билгеләүдә күнектерү.
Шөгыль барышы
«Кышкы урманга сәяхәт» уен ситуациясе.
Тәрбияче балаларга урманга барырга тәкъдим итә. Әмма аларга юлларында төрле каршылыклар булачагы турында кисәтә. Ул каршылыкларны җиңәр өчен предметларны санарга, аларның формаларын, биеклекләрен билгеләргә, кирәкле юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк булачагын әйтә.
«Алдагы күршесен әйт» уен күнегүе.
Тәрбияче балалар белән бергә түгәрәккә баса һәм уен кагыйдәләрен аңлата.
Тәрбияче:
– Алсу, 9 га кадәр булган теләсә нинди санны әйт һәм тупны күршеңдә торучы Динарга тапшыр. Динар ул саннан соң килгән санны әйтсен. (7 ... 8 һ.б.)
«Урман тавышлары» уен күнегүе.
Балалар алдында өстәлләрдә 1 дән алып 10 га кадәр түгәрәкләр ясалган карточкалар ята.
Тәрбияче балаларга агач кәүсәсендә утырган тукранны күрсәтә. Балалар кошның исемен әйтәләр һәм аның табигатькә китергән файдасы турында сөйлиләр.
Тәрбияче:
– Ә хәзер, балалар, күзләрегезне йомыгыз һәм тукранның ничә тапкыр тукылдатуын тыңлап санагыз.
Тәрбияче:
– Балалар, күзләрегезне ачыгыз һәм тиешле сандагы түгәрәкләр ясалган карточканы күрсәтегез. Ни өчен сез бу сандагы түгәрәкләр ясалган карточканы күтәрдегез?
Балалар:
– Чөнки тукран шулкадәр тукылдатты.
Коелган яфракларга басып йөргән аяк тавышлары яздырылган аудиоязма тыңлана. Балалар аяк тавышларын саныйлар һәм тиешле карточканы күтәрәләр. Шундый ук бирем 2–3 тапкыр кабатлана.
«Чыршыларны тезеп куй» уен күнегүе.
Тәрбияче балаларга урманчыларның урмандагы чыршыларны бер рәткә тезеп утыртулары турында сөйли.
Тәрбияче:
– Балалар, әйдәгез, без дә чыршыларны, иң биек чыршыдан башлап, түбәнәя бару тәртибендә, иң тәбәнәк чыршыга кадәр тезеп чыгабыз.
Балалар, биремне эшләгәннән соң, чыршыларның урнашу тәртибе турында сөйлиләр.
Тәрбияче:
– Ә хәзер, киресенчә, иң тәбәнәк чыршыдын башлап, биегәя бару тәртибендә, иң биек чыршыга кадәр тезеп чыгыгыз.
Динамик пауза. «Куяннар».
Йом-йомшак куяннар |
киереләләр |
Йокыдан уянганнар. |
|
Нинди рәхәт аланда, |
|
Шатланалар алар да. |
сикергәлиләр |
Тик бүрене күрмиләр, |
як-якка караналар |
Читтәнрәк йөрмиләр. |
|
Бүре – бик явыз нәрсә, |
кулларын, йодрыклап, |
Уйлап тормый һичнәрсә, |
күкрәк турысында әйләндерәләр |
Аланга килеп җитә, |
|
Куянны алып китә. |
йөгерәләр |
«Эзләр буйлап барабыз» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Балалар, без килгән юлдан тайпылдык. Кире кайту өчен тиен дустыбыздан ярдәм сорарга кирәк. Тиен кая сикерә, безгә дә шунда сикерергә кирәк булачак.
Балалар берничә командага бүленәләр һәм тиен әйткәнчә чиратлап сикерәләр (4 адым алга, 2 адым сулга, 3 адым алга, 1 адым уңга һ.б.) һәм кайтыр юлны табалар.
«Урманда нәрсәләр күрдек» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Балалар, әйдәгез, урманда нәрсәләр күрүебез турында төрле геометрик формалар ярдәмендә рәсемнәр ясыйбыз. Мәсәлән, өчпочмаклардан – чыршы, овал яисә түгәрәктән – чикләвек һ.б.