«Күплекләрне чагыштыр» уен күнегүе.


Тәрбияче тактаның беренче рәтенә зур өчпочмаклар (10), ә икенче рәтенә араларын ераграк калдырып, кечкенә өчпочмаклар (10) тезә.

Тәрбияче:

– Өстәге рәттәге өчпочмаклар астагы рәттәгеләреннән нәрсәләре белән аерылалар? Аларның зурлыклары һәм урнашулары бертөрлеме? Өчпочмакларның саны турында сез нәрсә әйтә аласыз? Әйдәгез, аларны парлаштырып, янәшә (яисә берсе өстенә икенчесен) куеп чыгабыз.

Нәтиҗә: ике күплектәге өчпочмакларның саны бертигез – 10шар.

«Геометрик фигураларны чагыштыр» уен күнегүе.

Тәрбияче, балаларга таныш булган геометрик фигура – өчпочмакны күрсәтә.

Тәрбияче:

– Балалар, сез ничек уйлыйсыз, бу фигура нигә шулай атала?

Балалар:

– Өч почмагы булганга ул шулай атала.

Шуннан соң тәрбияче квадрат һәм турыпочмаклыкны күрсәтә һәм аларның нәрсә белән охшаш булуын сорый. Әгәр балалар охшашлыкларын әйтә алмасалар, игътибарларын почмаклар санына юнәлтә. Бергәләп фигураларның якларын һәм почмакларын санап, аларның дүрт почмагы һәм дүрт ягы бар дигән нәтиҗәгә киләләр.

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, бу фигураларга уртак исем уйлап табабыз.

Нәтиҗәдә, бергәләп, бу фигураларның уртак исеме дүртпочмаклык булуын китереп чыгаралар.

Динамик пауза.

Балалар шигырьнең сүзләренә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.

Бер – торабыз, тураябыз,

Ике – иеләбез, сузылабыз,

«Өч – кулларны күтәрәбез,

Дүрт – аннары төшерәбез.

Биш – чүгәлибез, торабыз,

Алты – башны уңга-сулга борабыз.

Һәм сикерә башлыйбыз.

Тирән итеп сулыйбыз,

Ял итәргә туктыйбыз.

«Дүртпочмаклыкларны тап» уен күнегүе. Балаларга төрле геометрик фигуралар төшерелгән кәгазь битләре һәм карандашлар бирелә.

Тәрбияче:

– Балалар, кәгазьдәге геометрик фигуралар арасыннан дүрпочмаклыкларны сайлап алып, зәңгәр төскә буягыз.

Шул ук вакытта, бер бала тактага эленгән зуррак форматлы кәгазьдә маркерлар белән эшли.

«Дөрес итеп куй» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Балалар, тиздән Яңа ел бәйрәме җитә, безгә бүләкләрне чыршы тирәли урнаштырырга кирәк.

Бер-бер артлы берничә баланы чакыра, аларга биремнәр бирә.

Тәрбияче:

– Әниеңә дигән бүләкне чыршының алдына (артына) куй, әтиеңә дигән бүләкне чыршының уң ягына (сул ягына) куй һ.б.

Ахырдан бүләкләрнең кайда урнашуларын кабатлап чыгалар: бүләкләр уңда, сулда, алда, артта.