Өчпочмаклар һәм дүртпочмаклыклар. 10 эчендә санау. Атна көннәре.
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. Өчпочмаклар һәм дүртпочмаклыклар, аларның үзенчәлекләре һәм төрләре турында күзаллауларын ныгыту. Төрле тоемлау анализаторлары ярдәмендә 10 эчендә санау күнекмәләрен камилләштерү. Атна көннәренең исемнәре белән таныштыру.
Шөгыль барышы
«Уенчыклар кибетендә» уен күнегүе.
Тәрбияче балаларга уенчыклар кибетенә барырга тәкъдим итә. Анда киштәләргә уенчыклар тезелгән.
Тәрбияче:
– Карагыз әле, балалар, киштәдә туплар тезелгән, әйдәгез, аларны саныйбыз һәм киштәдә ничә туп булса, шуның кадәр ике аякта сикерәбез. Хәзер уенчыклар саныннан бер тапкырга әзрәк (күбрәк) сикерәбез.
Тәрбияче:
– Ә икенче киштәдә уенчык музыка кораллары.
Чиратлап берничә бала чакырыла. Тәрбияче шул балаларга, колакларына пышылдап кына бер сан әйтә, бала шул санда музыка коралын кычкырта. Ә калган балалар, шул ук санда, кул чабарга, уң (сул) аякта сикерергә тиеш була.
«Тылсымлы янчык» уен күнегүе.
Кибеттә төрле вак уенчыклар салынган янчыклар бар. Шуларны капшап санарга һәм шул ук санда төрле хәрәкәтләр ясарга (сикерергә, чүгәләргә, кул чабарга) кушыла. Калган балалар бу хәрәкәтләрне саныйлар һәм ни өчен шулай эшләүләрен аңлаталар. Уен, уенчыклар санын арттыру яисә киметү белән, берничә тапкыр кабатлана.
Динамик пауза. «Ял итеп алыйк».
Без әле бераз ардык, |
урында атлыйлар |
Ял итәргә уйладык. |
|
Башны иябез алга, |
башларын алга ияләр |
Ә аннары – артка. |
башларын артка ияләр |
Уңга, сулга борабыз, |
уңга, сулга боралар |
Аннан карап торабыз. |
|
Җилкәләрне сикертәбез, |
җилкәләрне сикертәләр |
Кулларны биетәбез, |
кулларны селкиләр |
Бер алга, бер артка сузып, |
|
Күңелле ял итәбез. |
«Атна көннәре» уен күнегүе.
Балалар алдында магнитлы тактада тәүлекнең төрле өлешләре сурәтләнгән рәсемнәр эленгән. Бергәләп аларны эзлекле рәвештә тезәләр һәм гомумиләштерүче «тәүлек» сүзен кабатлыйлар.
Тәрбияче:
– Балалар, шундый җиде тәүлектән бер атна килеп чыга. Тәүлек сүзен бер көн дип тә атыйлар. Һәр көннең үз исеме бар: дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе.
Тәрбияче атна исемен әйткән саен тактага төрле төстәге түгәрәкләр ябыштыра бара. Балалар тәрбияче белән атна көннәрен кабатлыйлар һәм түгәрәкләрне тәртип буенча саныйлар.
Балалар:
– Беренче кызыл түгәрәк – дүшәмбе, икенче яшел түгәрәк – сишәмбе һ.б..
Аннары тәрбияче атнаның һәр көнендә балаларның балалар бакчасында нәрсә белән шөгыльләнүләрен ачыклый.
Тәрбияче:
– Дүшәмбе көнне рәсем ясыйбыз, сишәмбе көнне биибез. җырлыйбыз, чәршәмбе көнне математика белән шөгыльләнәбез һ.б.
«Өйләр төзибез» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Балалар, сезнең алдыгызда геометрик фигуралар ята. Аларның исемнәре ничек? Квадрат нәрсәләрдән тора?
Балалар:
– Дүрт яктан, дүрт почмактан.
Тәрбияче:
– Ә өчпочмак нәрсәләрдән тора?
Балалар:
– Өч яктан, өч почмактан.
Тәрбияче:
– Балалар, ә сез квадраттан ничек ике өчпочмак ясап булганын беләсезме?
Балалар:
– Диагональ буенча икегә бөкләп, бөкләгән эздән кайчы белән кисәбез.
Тәрбияче:
– Әйдәгез, без өчпочмактан һәм квадраттан өйләр төзибез.