10 эчендәге чиктәш саннарны чагыштыру. Юнәлешне билгеләү. Атна көннәре.
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. 10 эчендәге чиктәш саннарны чагыштырырга һәм алар арасындагы үзара бәйләнешне аңларга, «Ничә?», «Кайсы сан зуррак?», «Кайсы сан кечерәк?», «… саны… саныннан ничәгә зуррак (кечерәк)?» сорауларына дөрес итеп җавап бирергә өйрәтү, юнәлешне күрсәтә торган билгеләр ярдәмендә хәрәкәт юнәлешен билгеләргә өйрәтүне дәвам итү. Атна көннәрен дөрес эзлеклелектә әйтә белүләрен ныгыту.
Шөгыль барышы
«Тиенгә баскыч төзибез» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Тиен кызы Йолдызкайның аяклары авырткан. Аңа оясыннан төшеп, җәнлекләр табибына барырга кирәк. Әмма ул агачтагы оясыннан төшә алмый. Балалар, Йолдызкайга ярдәм итәргә – баскыч төзергә кирәк, сез ризамы?
Балалар:
– Риза.
Тактаның 5 рәтенә 1 дән алып 5 кә чаклы квадратлар тезеп куела. Тәрбияче балаларның игътибарын беренче рәткә юнәлтә.
Тәрбияче:
– Беренче рәттә ничә квадрат? Ә икенче рәттә? Кайсы сан зуррак: 1 яки 2? Кайсы сан кечерәк: 2 яки 1? 2 саны 1 саныннан ничәгә зуррак? 1 саны 2 саныннан ничәгә кечерәк?
Чиктәш торучы саннар арасындагы бәйләнешне ачыклаганнан соң, тәрбияче, киләсе сан бергә артканлыгы күренсен өчен, ахыргы квадратны бүтән төсле квадратка алыштырып куя. Тәрбияче тиенне балалар белән баскычтан санап төшерә.
Тәрбияче:
– Бер һәм бер – ике, ике һәм бер – өч... . Димәк, бердән бишкә чаклы санаганда без нишлибез?
Балалар:
– Һәрвакыт санга тагын берне кушып барабыз.
«Табиб кайчан кабул итә» уен күнегүе (күрсәтмә әсбаплар белән эш).
Тәрбияче:
– Тиен кызы Йолдызкай җәнлекләр табибының атнаның кайсы көнендә, кайсы вакытта авыруларны кабул иткәнлеген белми. Тактада төрле төстәге атна көннәрен белдерүче җиде түгәрәк эленгән. Әйдәгез, балалар, атна көннәрен әйтеп чыгабыз.
Әйтеп чыгалар.
Тәрбияче:
– Хәзер табиб иртән кабул иткән көн янына кызыл квадрат куярга, ә кич кабул иткән көн янына зәңгәр квадрат куярга кирәк булачак. Балалар берәм-берәм чыгып, тәрбияче әйтүе буенча квадратларны куеп чыгалар.
Тәрбияче:
– Хәзер тиен кызы Йолдызкай табибка кайчан барырга кирәклеген дә белде.
Динамик пауза. «Тиен».
Балалар чүгәләп утырганнар, күзләре йомык.
Тиен күзләрен ача, |
киереләләр |
Агач төбенә баса. |
|
Бер, ике, өч – утыра, |
чүгәлиләр |
Бер, ике, өч – ул тора. |
|
Зур агачка тотынып, |
урында атлыйлар |
Тиен таган атына. |
|
Алан тулы төп тә төп, |
сикерәләр |
Сикергәли дөп тә дөп. |
«Табибка бара торган юл» уен күнегүе.
Балалар ориентирлар һәм хәрәкәт юнәлеше күрсәтелгән планны карыйлар. Аннары тиенгә табиб янына ничек барырга икәнлеген, билгеләрне һәм хәрәкәт юнәлешен атыйлар. Тиен кызы Йолдызкай рәхмәт әйтә һәм җәнлекләр табибына китә.