10 эчендә булган саннарны чагыштыру. Үрнәк белән бертигез озынлыктагы әйберләрне табу.
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. 10 эчендәге чиктәш саннарны чагыштырырга, алар арасындагы үзара бәйләнешне аңларга, «Ничә?», «Кайсы сан зуррак?», «Кайсы сан кечерәк?», «… саны… саныннан ничәгә зуррак (кечерәк)?» сорауларына дөрес итеп җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү. Күз үлчәмен, үрнәк белән бертигез озынлыктагы әйберләрне табу сәләтләрен үстерү. Таныш булган күләмле һәм яссы геометрик фигураларны аера һәм атый белүләрен камилләштерү. Кайбер эзлеклелекләрне күрү һәм аларны үзлектән дөрес итеп урнаштыра белү сәләтләрен үстерү.
Шөгыль барышы
«Кардан койма төзибез» уен күнегүе.
Эш өч рәтле тактада оештырыла.
Тәрбияче:
– Балалар, кардан койма төзү өчен, өске рәткә 6 кар йомарламы санап тезергә кирәк. Икенче рәткә – бер йомарламга күбрәк. Ничә кар йомарламы санап алырга кирәк?
Биремне үтәгәннән соң, тәрбияче балаларның ни өчен шулкадәр кар йомарламы куйганлыгын ачыклый.
Балалар:
– Мин җиде кар йомарламы санадым, чөнки җиде алтыдан бергә зуррак.
Өченче рәткә балалар икенче рәттәгегә караганда бер йомарламга күбрәк санап алалар.
Тәрбияче:
– Сезнең нинди сан килеп чыкты? Ни өчен сигез кар йомарламын санап алдыгыз?
Балалар 8 һәм 7 саннарын чагыштырып, җавапларын исбатлыйлар. Тәрбияче балаларның игътибарын өч рәттәге кар йомарламнары санына юнәлтә.
Тәрбияче:
– Һәр рәттәге кар йомарламнарының микъдарын нинди саннар белән билгеләргә мөмкин? Җиде саны турында нәрсә әйтеп була?
Балалар:
– Җиде алтыдан бергә артык, ләкин сигездән бергә азрак. Менә безнең коймабыз әзер.
«Кар бөртекләре» уен күнегүе.
Эш ике рәтле тактада оештырыла. Тәрбияче балаларга тактаның өске рәтенә үзе әйткән саннан бергә күбрәк кар бөртеген тезеп куярга тәкъдим итә. Тәрбияче сигезле санын атый.
Тәрбияче:
– Сез ничә кар бөртеге санап тездегез? (Тугыз). Нигә тугыз кар бөртеген санап алдыгыз?
Балалар:
– Мин тугыз кар бөртеген санадым, чөнки тугыз сигездән бергә зуррак.
Тәрбияче:
– Тактаның аскы рәтенә өстәге рәткә караганда бергә әзрәк санда кар бөртекләрен санап алып тезегез. Сез ничә кар бөртеге санадыгыз? (8). Нигә 8 кар бөртеге санадыгыз?
Тәрбияче балаларга кар бөртекләренең санын үзләре теләгән ысул белән тигезләргә һәм аны дәлилләргә тәкъдим итә.
Динамик пауза. «Күбәләкләр оча».
Ап-ак күбәләкләр оча, |
кар очу хәрәкәтләре |
Уйный кайчак җил-буран. |
уңга-сулга борылалар |
Салкын кыштан һич курыкмыйм, |
баш кагу хәрәкәтләре |
Көн саен чаңгы шуам. |
шуу хәрәкәтләре. |
«Кирәкле чыршыны тап» уен күнегүе.
Магнитлы тактада төрле озынлыктагы өч чыршы тора.
Тәрбияче:
– Балалар, безгә бу чыршыларны бакчабыздагы төрле төркем бүлмәләренә таратырга кирәк. Иң озын чыршыны зурлар төркеменең бүлмәсенә, кыскарагын уртанчылар төркеменә, иң кыскасын кечкенәләр төркеменә.
Ә балаларда төрлесендә төрле озынлыктагы берәр чыршы.
Тәрбияче:
– Шундый ук озынлыктагы чыршыны, төрле чагыштыру ысуллары белән (янәшә куеп, берсе өстенә икенчесен куеп) табыгыз һәм аны кайсы төркемнең бүлмәсенә куярга кирәклеген әйтегез.
«Чыршыны бизибез» уен күнегүе.
Балалар каршысында өстәлдә чыршы тора. Тартмага, чыршыны бизәр өчен, яссы һәм күләмле уенчыклар куелган. Өчәр баладан торган ике команда чакырыла.
Тәрбияче:
– Бер команда чыршыны яссы уенчыклар (геометрик фигуралар) белән, ә икенчесе күләмле уенчыклар (геометрик җисемнәр) белән бизи.
Биремнең дөрес эшләнешен тикшергәндә, балалар нинди уенчыклар элгәннәрен әйтеп чыгалар.
«Дөрес бас» уен күнегүе.
Тәрбияче үз янына 3 малай һәм 3 кызны чакыра.
Тәрбияче:
– Мин әйткән эзлеклелектә тезелеп басыгыз: бер кыз, бер малай; бер кыз, бер малай...
Тәрбияче:
– Ә хәзер ике кыз, ике малай; ике кыз, ике малай.
Шулай ук бу уен-күнегүне төрле предметлар яки геометрик фигуралар белән эзлеклелекләр тезеп тә үткәрергә мөмкин.