Чиктәш булган 9 һәм 10 саннарының үзара бәйлелеге. Үрнәк буенча тигез киңлектәге әйберләрне табу.
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. 10 эчендәге чиктәш саннарны чагыштырырга, алар арасындагы үзара бәйлелекне аңларга өйрәтүне дәвам итү. Күз үлчәмен, үрнәк белән бертигез озынлыктагы әйберләрне табу күнекмәләрен үстерү. Пространствода предметларның урнашуы турында күзаллауларын ныгыту һәм уңда, сулда, аста өстә, алда, алдында, артта, артында, арасында, янында сүзләрен сөйләмнәрендә ныгыту. Атна көннәрен эзлекле рәвештә әйтүдә күнектерү.
Шөгыль барышы
«Кышлаучы кошлар» уен күнегүе.
Эш өч рәтле тактада оештырыла.
Тәрбияче:
– Балалар, кыш көне кышлаучы кошлар миләш җимешләрен бик яратып ашыйлар.
Тактаның өске рәтенә 10 кара бүрекне, ә икенче рәтенә 9 миләш тәлгәшен санап тезәргә тәкъдим итә.
Тәрбияче:
– Нинди сан зуррак: унмы, тугызмы? Нинди сан кечкенәрәк: тугызмы, унмы? 10 саны 9 дан ничәгә зуррак? 9 саны 10 саннынан ничәгә кечкенә? Кара бүрекләр белән миләш тәлгәшләренең саны тигез булсын өчен нәрсә эшләргә?
Балалар:
– Тагын бер миләш тәлгәше өстәргә.
Балалар тигезлек урнаштыралар һәм 10 санының килеп чыгышын аңлаталар.
«Кирәкле сөлгене тап» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз әле, өстәлдә төрле киңлектәге берәр сөлге төшерелгән өч тартма тора. Иң киң сөлгеле тартма мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына, таррак сөлгелесе – зурлар төркеменә, иң тар сөлгелесе – уртанчылар төркеменә.
Балаларда төрлесендә төрле киңлектәге берәр сөлге.
Тәрбияче:
– Балалар, төрле чагыштыру ысуллары белән (янәшә куеп, берсе өстенә икенчесен куеп) кулларыгыздагы сөлгеләрнең кайсы төркемгә туры килүен табыгыз һәм сөлгеләренең нинди киңлектә икәнлеген әйтеп, тиешле тартмага салыгыз.
Динамик пауза. «Кошлар ашату».
Менә кошлар очып килде |
очу хәрәкәтләре ясыйлар |
Җимлеккә. |
|
Әй, сөенде алар анда |
сикергәлиләр |
Җим күпкә. |
|
Әй, чукыйлар алар җимне |
башлары белән чукыган хәрәкәтләре ясыйлар |
Җимлектән. |
|
Сөенешеп тыпырдыйлар |
|
Җимлектә. |
«Җимлектәге кошлар» уен-күнегүе.
Идрис Туктарның «Җем-җем! Чвик!» хикәясен тыңлау. Сылтама: http://www.xn--80aab5b.xn--p1ai/ipad/library.html?id=4
Магнитлы тактада агачка эленгән җимлек рәсеме. Тәрбияче җимлек янына бик күп кышлаучы кошлар җыелуын әйтә һәм балалардан кайсы кошның җимлеккә яисә агачка карата торышларын әйтеп бирүләрен үтенә.
Тәрбияче:
– Карабүрек кайда басып тора?
Балалар:
– Җимлекнең уртасында, чыпчык белән күгәрчен арасында.
Тәрбияче:
– Песнәк кайда кунган?
Балалар:
– Җимлекнең артында.
Тәрбияче:
– Күгәрчен кайда басып тора?
Балалар:
– Җимлектә – сулда.
«Дөрес бас» уен күнегүе.
Тәрбияче үз янына 7 баланы чакыра. Тәрбияче атна исемен әйткән саен, атна көннәрен белдергән төсле түгәрәкне балаларга бирә бара. Балалар атна көннәрен кабатлыйлар һәм түгәрәкләрне тәртип буенча саныйлар.
Тәрбияче:
– Беренче ак түгәрәк – дүшәмбе, икенче сары түгәрәк – сишәмбе, өченче зәңгәр түгәрәк – чәршәмбе, дүртенче коңгырт түгәрәк – пәнҗешәмбе, бишенче яшел түгәрәк – җомга, алтынчы кызыл түгәрәк – шимбә, җиденче кызгылт-сары түгәрәк – якшәмбе.
Тәрбияче:
– Балалар, сез көй уйнаганда бүлмә буйлап йөрегез, ә көй туктагач, дөрес эзлеклелектә (атна көннәре) тезелеп басыгыз.
Биремнең дөрес үтәлешен балалар тәрбияче белән берлектә тикшерәләр. (Балалар авырсынсалар, түгәрәкләргә атна көннәренең тәртип саннарын язарга мөмкин).