«Шул кадәр үк» уен күнегүе.


Уен 3 рәтле тактада башкарыла.

Тәрбияче (бер баланы такта янына чакырып):

– Тактаның өске рәтенә 7 төлке сурәтен куй әле.

Тәрбияче (бирем үтәлгәннән соң):

– Син ничә төлке санап куйдың? (7). Икенче рәткә беренче рәттәге төлкеләр саны кадәр аю сурәтен куй.

Тәрбияче:

– Нигә син шулкадәр аюны санап куйдың?

Тәрбияче:

– Өченче рәткә аюлар санынча куяннар куй.

Бирем үтәлгәннән соң, шундый ук сораулар бирелә.

Тәрбияче:

– Төлкеләр, аюлар һәм куяннар саны турында нәрсә әйтеп була  ?

Балалар:

– Төлкеләр, аюлар һәм куяннар саны җиде, бертигез.

Тәрбияче:

– Җиде төлке, җиде аю, җиде куян – барысы да җидешәр.

Балалар шундый ук биремне өч рәтле карточкаларда башкаралар. Өске рәткә алар 9 өчпочмак санап куялар, икенчесенә – 9 түгәрәк, өченчесенә – 9 квадрат.

«Акбай белән Мияуга булыш» уен күнегүе.

Телефон шалтыраган тавыш ишетелә. Тәрбияче телефоннан сөйләшә.

Тәрбияче:

– Балалар, Мияу белән Акбайга өй эшләрен эшләргә ярдәм итәргә кирәк, ярдәм итәбезме?

Тәрбияче:

– 1 нче биремне тыңлагыз: квадратны дүрт тигез өлешкә бүлергә кирәк.

Тәрбияче:

– Балалар, без квадратны ничә өлешкә бүлә беләбез?

Балалар:

– Без квадратны ике тигез өлешкә бүлә беләбез.

Тәрбияче:

– Квадратны ике турыпочмаклыкка һәм ике өчпочмакка бүлегез.

Ничә өлеш килеп чыкты? Нинди фигуралар килеп чыкты?

Балалар:

– Турыпочмаклыклар һәм өчпочмаклар.

Тәрбияче:

– Һәр өлешне ничек атап була? Кайсы зуррак: бөтен квадратмы әллә аның өлешеме? Нәрсә кечерәк: квадратның өлешеме, әллә бөтен квадратмы? Дүрт тигез өлешне ничек китереп чыгарырга?

Балалар:

– Һәр ярты өлешне тагын бер тапкыр кисәргә кирәк.

Балалар биремне мөстәкыйль рәвештә башкаралар.

Тәрбияче:

– Ничә өлеш килеп чыкты? Һәр өлешне ничек атап була? (Дүрттән бер өлеш). Нәрсә зуррак: бөтен квадратмы яки аның дүрттән бер өлешеме? Нәрсә кечерәк: дүрттән бер өлешеме, бер бөтен квадратмы? Нәрсә зуррак: ярты квадратмы әллә дүрттән бер өлешме? Нәрсә кечерәк: икедән бер өлешме әллә тулы квадратмы?

Һәр биремне үтәгәндә, тәрбияче өлешләрне чагыштыруны ачыклап күрсәтә.

Тәрбияче:

– Тәлинкәдәге дүрт тигез өлешкә төрле ысуллар белән киселгән кызыл, зәңгәр, сары, яшел һәм төрле зурлыктагы 4 квадраттан бөтен квадратлар ясарга кирәк.

3 нче биремне тыңлагыз. Сезнең өстәлләрегездә квадрат һәм кайчы бар. Квадратларны дүрт тигез өлешкә төрле ысул белән бүлегез.

Дүрт өлештән тулы квадрат ясагыз. Дүрттән берен (дүрттән икесен, дүрттән өчен) күрсәтегез.

Динамик пауза. «Ял итәбез».

Әгәр без эшләп арсак,

урында атлыйлар

Тезелешеп басабыз.

Югарыга сузылабыз,

куллар белән югарыга сузылалар

Сулга-уңга борылабыз.

уңга-сулга борылалар

Бер, икегә – утырабыз.

чүгәлиләр

Өчкә, дүрткә – басабыз.

Ә хәзер без атлыйбыз.

урында атлыйлар

Тирән итеп сулыйбыз,

кулларын югары күтәрәләр

Тыныч кына торабыз.

кулларын түбән төшерәләр

«Шул ук биеклектәге чыршыны тап» уен-күнегүе.

Балаларның кулларында чыршы үрнәкләре.

Тәрбияче:

– Балалар, карагыз әле, безнең төркем бүлмәсендә төрле биеклектәге 4 чыршы куелган. Үз чыршыларыгызның биеклеген истә калдырыгыз һәм төркемдә басып торган чыршылар арасыннан шундый ук биеклектәге чыршыны табыгыз.

Биремне үтәүнең дөреслеге турыдан-туры чагыштыру ярдәмендә тикшерелә.

«Бүләккә» уены.

Тәрбияче:

– Мияу белән Акбайга сезнең аларга өй эшләрен эшләүдә ярдәм итүегез бик ошаган һәм алар, сезгә рәхмәт йөзеннән, истәлеккә сувенирлар җибәргәннәр. Капчыктан геометрик фигураны алып, аның исемен әйтегез һәм өстәлдә яткан шундый ук формадагы магнитлы сувенирны сайлап алып, магнитлы тактага мин кушкан урынга ябыштырыгыз (уртага, өске уң почмакка, аскы сул почмакка һ.б.).

Тәрбияче (баладан сорый):

– Син үзеңнең сувенирыңны магнитлы тактаның кайсы җиренә ябыштырдың?

Бала:

– Мин сувенирымны магнитлы тактаның өске уң почмагына ябыштырдым һ.б.