3 санының берәмлекле составы.
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. 3 санының берәмлекле составы белән таныштыру. Әйләнә-тирәдәге предметларда таныш геометрик фигураларның (турыпочмаклык, квадрат, түгәрәк, өчпочмак) формаларын күрү күнекмәсен камилләштерү. Кәгазь битенең почмакларын дөрес әйтергә һәм билгеләргә өйрәтүне дәвам итү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, мин шөгыльне елмаю белән башларга тәкъдим итәм. Яхшы кәеф булсын өчен, бер – берегезгә елмаю бүләк итегез әле. Бу яхшы кәеф шөгыль буена барыр дип уйлыйм.
Хәерле көн!
Хәерле көн кояшка!
Хәерле көн кошларга!
Хәерле көн барлык дусларга!
Хәерле көн, балалар!
Тәрбияче:
– Балалар, бүген мин эшкә килгәндә ишек төбендә хат таптым. Әйдәгез, аны ачыйк һәм укыйк. Бик кызык, кемнән икән ул хат? Бу Математика патшабикәсе хаты, ул сездән ярдәм сорый. Явыз сихерче аны биек манарага дүрт йозак астына бикләп куйган, ә ачкычларын яшергән. Без патшабикәгә ничек ярдәм итә алабыз?
Балалар:
– Ачкычларны табарга кирәк.
Тәрбияче:
– Моның өчен безгә Математика патшалыгына барырга туры киләчәк. Сез әзерме?
Балалар өстәлләр артына утыралар.
«Мәсьәлә чишү» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Эшебезне башлау өчен, мин сезне тылсымлы сан белән таныштырасым килә. Минем мәсьәләмне чишсәгез, шул тылсымлы санны белерсез. Аланда имән янында керпе ике гөмбә күрде. Ә ераграк, усак янында тагын берне тапты. Керпе ничә гөмбә тапты? (Өч). Өч гөмбә икәнен ничек таптык?
Балалар:
– Ике гөмбәгә бер гөмбәне куштык.
Тәрбияче:
– Исегезгә төшерегез әле, нинди әкиятләр исемендә өч герой очрый?
Балалар:
– «Өч аю», «Өч дуңгыз баласы», «Өч баһадир, «Өч кыз».
«Өчле санын яса» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Ә менә беренче бирем. Безгә өчле санын ясарга өйрәнергә кирәк. Сез нинди уенчыклар күрәсез? Барлыгы ничә уенчык бар? Сез ничәшәр уенчык күрәсез?
Балалар:
– Бер машина, бер курчак, бер туп.
Тәрбияче:
– Ә барысы бергә ничә? (Өч). Әйе, дөрес. Беренче ачкыч безнең кулда.
Таратма материаллар белән эшләү. Тәрбияче балалардан өч санын төрле геометрик фигуралар белән ясарга һәм ничә геометрик фигура куллануларын әйтеп бирергә куша. Эшләп бетергәч, беренче ачкычны күрсәтә.
«Табышмак әйтәм, җавабын табып күрсәт».
Тәрбияче:
– Балалар, мин сезгә хәзер геометрик фигуралар турында табышмаклар әйтәм. Игътибар белән тыңлагыз һәм җавабын әйтегез.
1. Өч почмаклы, өч яклы,
Әйтеп бир син җавапны (өчпочмак).
2. Тигез аның һәр ягы,
Почмагы аның туры.
Сезне күрүенә бик шат,
Исеме аның ... (квадрат).
3. Ул кояшны хәтерләтә,
Юлда йөри тәгәрәп.
Тәлинкәдә дә, сәгатьтә дә,
Без яраткан ... (түгәрәк).
4. Балалар бакчасы, мәктәпләр,
Кибет, ашханә, өйләр
Төзелгән безнең шәһәрдә.
Нәкъ шул фигурага охшаш (турыпочмаклык).
Тәрбияче (табышмакларның җавапларын әйткәч):
– Балалар, өстәлләрегездәге төрле геометрик фигуралар төшерелгән кәгазьләргә карагыз әле. Шул геометрик фигураларны, төсле карандашлар ярдәмендә өстәмә детальләр ясап, нинди дә булса предметка яисә җәнлеккә әверелдерергә кирәк.
Бирем эшләнгәч, икенче ачкычны күрсәтә.
Динамик пауза
Бер, ике, өч. |
кулларын иңбашка күтәрәләр |
Аюларда бөтен көч! |
як-якка җәяләр |
Дүрт, биш! |
|
Безне җиңеп булмый һич! |
гәүдәне бер алга, бер артка ияләр |
Алты, җиде! |
|
Аюлар башын иде. |
башларын ияләр |
Сигез, тугыз, ун! |
|
Алты аю, алты тун. |
бармаклар ярдәмендә саныйлар |
Кушаяклап сикерик тә, |
сикерәләр |
Урыннарга утырыйк. |
«Ашъяулыкны бизә» уен күнегүе.
Таратма материаллар белән эш.
Тәрбияче:
– Өченче ачкычны алыр өчен, ашъяулыкны төрле төстәге түгәрәкләр белән бизәргә кирәк. Сары түгәрәкне ашъяулыкның уртасына, кызыл түгәрәкне – аскы сул почмакка, зәңгәр түгәрәкне өске сул почмакка, яшел түгәрәкне – аскы уң почмакка, алсу түгәрәкне өске уң почмакка куегыз.
Тәрбияче (бирем эшләнеп беткәч, тәрбияче өченче ачкычны күрсәтә):
– Бездә ничә ачкыч бар? Без ничек өч санын китереп чыгардык?
Балалар:
– Өч биремне үтәп, һәр бирем саен берәр ачкыч алдык.
Тәрбияче:
– Барлык ачкычлар җыелды, хәзер патшабикәне азат итәргә мөмкин.