3 һәм 4 саннарының берәмлекле составы. Кәгазь битендә ориентлашу. Атна көннәренең эзлеклелеге.
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. 3 һәм 4 саннарының берәмлекле составы белән таныштыру. Кәгазь битендә ориентлашырга, ян-якларын, почмакларын билгеләргә һәм дөрес итеп әйтергә өйрәтүне дәвам итү. Атна көннәрен дөрес эзлеклелектә атый белү, кичә, бүген, иртәгә атнаның кайсы көннәре булуын билгели белү күнекмәләрен ныгыту.
Шөгыль барышы
«Сан ясыйк» уены.
Тәрбияче балаларга савыт-саба (тәлинкә, чынаяк, кашык) ярдәмендә 3 санын төзергә тәкъдим итә.
Тәрбияче (биремне үтәгәннән соң):
– Ничә савыт-саба? Сез ничә савыт-саба алдыгыз? Өч санын ничек китереп чыгардыгыз? Ничә чынаяк бар?
Тәрбияче (тагын бер чәнечке өсти):
– Мин ничә чәнечке өстәдем? Хәзер ничә савыт-саба булды? Хәзер без нинди сан китереп чыгардык? Дүрт санын ничек китереп чыгардык?
Балалар:
– Дүрт төрле берәр савыт-сабаны куштык.
Таратма материаллар белән эшләү. Тәрбияче балаларга төрле төсле карандашлар белән 4 төрле уенчык ясарга тәкъдим итә. Сораулар алдагы биремдәге сорауларга охшаш.
Дидактик уенны искә төшерү һәм кабатлау.
Тәрбияче:
– Балалар, минем кулымда геометрик фигуралар төшерелгән карточка. Шул фигураларның урнашу урынын һәм төсен әйтегез әле.
Балалар әйтеп чыгалар.
Тәрбияче:
– Хәзер мин карточканы яшерәм. Ә сез фигураларның ничек урнашканын исегезгә төшереп әйтегез.
Уен 2–3 тапкыр кабатлана.
«Атна көнен атагыз» уен күнегүе.
Тәрбияче балалар белән бергә атна көннәренең исемнәрен, дөрес эзлеклелеген искә төшерә. Кичә, бүген, иртәгә атнаның кайсы көннәре булуын билгели.
«Тере атна» уен күнегүе.
Балаларның кулларында төрле санда түгәрәкләр төшергән карточкалар (1–7).
Тәрбияче:
– Балалар, сез музыка уйнаганда карточкадагы пиктограммада нинди хәрәкәтләр күрсәтелгән, шундый хәрәкәтләр башкарыгыз. Музыка тәмамлангач, карточкадагы түгәрәкләр саны буенча рәткә тезелегез. Бу түгәрәкләр атна көннәренең тәртибен билгели.
Биремнең дөрес башкарылуы тикшерелә.
Тәрбияче:
– Син дүшәмбе (сишәмбе, чәршәмбе, ...) көнне нишлисең?
Уен карточкаларны алмаштыру белән 2–3 тапкыр кабатлана.