«Белмәмешкә ярдәм ит» уен күнегүе.


Тәрбияче балага төрле төсле чәчәк таҗлары ярдәмендә 4 санын төзергә куша.

Тәрбияче (биремне тәмамлагач). Чәчәкнең барлыгы ничә таҗы булды? Без нинди төсле таҗлар алдык? Без ничек дүрт санын китереп чыгардык?

Балалар:

– Төрле төстәге дүрт таҗ алдык.

Тәрбияче 4 таҗ янына тагын 1 таҗ өсти, шундый ук сораулар бирә һәм 5 санының берәмлекле составын күрсәтә

Тәрбияче:

– Бер кызыл таҗ, бер яшел таҗ, бер зәңгәр таҗ, бер ак таҗ, бер сары таҗ – барлыгы 5 таҗ.

«Кем игътибарлы?» уены.

Тәрбияче:

– Шигырьдә ничә медаль барлыгын санагыз.

«Эт баласы Акбай».

Ике медаль аскан,

Сикереп бии Акбай.

Тагын өч медаль аскан,

Арт аягына баскан.

Ничә медаль санадыгыз?

Балалар:

– Барысы 5 медаль санадык.

Тәрбияче:

– Акбай янына дуслары килде һәм ул дуслары белән туп уйнарга булды. Акбайның ничә дусты бар? (5 эт) Һәрбер эткә берәр туп бирәбез. Безгә ничә туп алырга кирәк була?

Балалар:

– Безгә биш туп алырга кирәк була.

Тәрбияче:

– Хәзер этләр һәм туплар саны турында сез нәрсә әйтә аласыз?

Балалар:

– Туплар һәм этләр бишәр, бертигез.

«Ялгышма» уены.

Тәрбияче балаларга өстәлләрендә ятучы кәгазь битләрен икегә бөкләргә һәм бөкләү сызыгын күрсәтергә куша. Тәрбияче балалар белән эшли. Уен кыры әзер.

Тәрбияче:

– Бер эт үз тубын уен кырына атты (кәгазьнең сул ягына төсле карандаш белән 1 түгәрәк (туп) ясый) һәм үзе дә аның артыннан йөгерде. Уен кырында ничә эт калды?

Балалар:

– 4 эт калды.

Тәрбияче:

– Алар туплары артыннан уен кырының икенче ягына йөгерделәр (сызыкның уң ягына 4 түгәрәк (туп) ясап башка төскә буяп куялар). Игътибар итегез: сулда 1 эт, уңда 4 эт. Әйтегез әле, уен кырында ничә эт бар?

Балалар:

– Уен кырында 5 эт бар.

Тәрбияче:

– Уң яктагы бер туп сул якка чыкты, ә эт туп артыннан йөгерде. (2 нче этне уң якка куя). Уң яктагы уен кырында ничә эт калды?

Балалар:

– 3 эт калды.

Тәрбияче:

– 3 туп уң яктан сул якка күчте, ә этләр туп артыннан йөгерделәр.

Тәрбияче балаларга аңлатма биреп, ике шакмак аска төшереп, ике түгәрәк ясый.

Тәрбияче:

– Уң як уен кырында ничә эт һәм ничә туп?

Балалар:

– 5 туп, 5 эт.

Динамик пауза. «Кабатла».

Тәрбияче балаларга бишәрләп төркемнәргә бүленергә һәм дүрт аяклы дуслары кебек уйнарга куша. Тәрбияче һәр төркем янына килеп, балаларның саннар составын аңлавын ачыклый.

Балалар: 5 – бу 4 һәм 1; 5 – бу 3 һәм 2; 5 – бу 2 һәм 3; 5 – 1 һәм 4.

«Күнегүләр эшләү».

Таякчыклар белән эшләү.

Тәрбияче:

– Балалар, өстәлләрегездәге таякчыклардан өчпочмак төзегез, аннан соң тагын бер таякчык куегыз һәм өчпочмакны квадратка әйләндерегез.

Таратма материаллар белән эш.

Тәрбияче сөлгеләрне төрле төстәге түгәрәкләр белән бизәргә кирәклеген әйтә.

Тәрбияче:

– Сары түгәрәкне ашъяулыкның уртасына, кызыл түгәрәкне – аскы сул почмакка, зәңгәр түгәрәкне өске сул почмакка, яшел түгәрәкне – аскы уң почмакка, алсу түгәрәкне өске уң почмакка куегыз.