«Санны дөрес ясагыз» уен күнегүе.


Тәрбияче:

– Балалар, өстәлдә нәрсәләр күрәсез?

Балалар:

– Бер бүре, бер куян, бер аю, бер керпе, бер төлке.

Тәрбияче:

– Барлыгы ничә уенчык? (5 уенчык). Димәк, 5 ул – 1, 1, 1, 1 һәм тагын 1. Предметлар санын нинди сан белән билгеләргә мөмкин? (5 саны).

Тәрбияче:

– Дөрес! Биремне үти алдык.

«Алсуны сыйлау» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Әминә исемле кыз янына кунакка Алсу исемле кыз килгән. Әминә аны алма белән сыйларга тели, ләкин алма бер генә. Әминәгә ничек булышырга?

Тәрбияче балалар белән алманы ничек бүләргә икәнлеге турында сөйләшә. Аннары алманы урталай кисә.

Тәрбияче:

– Без алманы ничә тигез кисәккә бүлдек? Алманың һәр өлешен ничек атап була? (Ярты). Ничә ярты булды? Алманың һәр өлешен тагын ничек атап була?

Балалар:

– Икедән бер өлеш.

Тәрбияче (алманың һәр өлешен күрсәтеп):

– Бу бер өлеш һәм бу бер өлеш. Алманың ике яртышар өлешен бергә кушсаң, бер алма була. Нәрсә зуррак: бөтен алмамы яки ярты алмамы?

Балалар:

– Бер бөтен алма зуррак.

Тәрбияче:

– Нәрсә кечерәк: ярты алмамы, бер бөтен алмамы? Яхшы, сез бу эшне дә башкардыгыз.

Динамик пауза.

Балалар түгәрәккә баса

Бер, ике – ракета,

кулларын өчпочмак ясап өскә күтәрәләр

Өч, дүрт – самолет,

кулларын ике якка җәяләр

Биш – без әзер!

кул чабалар,

Бер, ике, өч, дүрт, биш!

һәр сан саен кул чабалар

Очтык.

очу хәрәкәтләре ясыйлар.

«Минем шаян тубым» уены.

Тәрбияче уен кагыйдәсен аңлата.

Тәрбияче:

– Өч (дүрт, биш) кыз яки малай исемен атыйсыз һәм һәр исем атаган саен тупны идәнгә бәреп тотып аласыз, кемнең тубы тәгәрәп китә, шул уеннан чыга.

«Тасмаларны тез» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Балалар, төрле киңлектәге һәм төрле төстәге 9 тасманы тарая бару тәртибендә иң киң тасмадан башлап, иң тар тасмага кадәр тезәргә кирәк.

Бирем үтәлгәннән соң, тасмаларны тарая бару тәртибендә тезү кагыйдәләрен тәрбияче тагын бер кат ачыклый.

Тәрбияче:

– Балалар, игътибар итегез әле, алдагы һәр тасма бер үк күләмдә кими бара. Әйдәгез, моны шартлы үлчәм (кәгазь тасма) белән тикшерәбез.

«Цилиндрларны бер рәткә тез» уен күнегүе.

Келәмдә төрле биеклектәге цилиндрлар тәртипсез рәвештә урнаштырылган. Тәрбияче предметларны урнаштыру кагыйдәләрен аңлата.

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез цилиндрларны иң тәбәнәгеннән башлап, иң биегенә кадәр бер рәткә тезәбез.

Балалар биремне чиратлашып үтиләр. Һәр бала, чираттагы цилиндрны сайлаганда, ни өчен шулай эшләвен исбатлый.

Балалар:

– Мин калган цилиндрлардан иң тәбәнәген сайлыйм, аны башка цилиндрлар белән чагыштырам һәм янәшә куям.

Бер балага алдагы цилиндр белән бер үк төрле цилиндр эләгә. Тәрбияче бер үк биеклектәге цилиндрга игътибар итә һәм аларның берсен алып куярга тәкъдим итә. Аннары балалар һәрбер цилиндрның биеклеге турында сөйлиләр.