10 эчендә санау. Ике тигез өлешкә бүлү. Таныш булган яссы геометрик фигуралар.
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. 10 эчендә санау осталыкларын камилләштерү һэм үрнәк буенча санауда күнектерү. Предметны ике тигез өлешкә бүләргә мөмкин булуы турында күзаллауларын формалаштыруны, бүлгән өлешләрне дөрес итеп атарга, бөтен һәм өлешне чагыштырырга өйрәтүне дәвам итү. Тирә-як мохиттәге предметларда таныш геометрик фигураларның (яссы) формасын күрә белү күнекмәсен камилләштерү. Чагыштырыла торган предметларның берсенә тигез булган өченче предмет (шартлы үлчәм) ярдәмендә ике предметны озынлыклары буенча чагыштырырга өйрәтү.
Шөгыль барышы
«Курчак күлмәкләрен борчаклар белән бизибез» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз әле, безгә кунакка нинди матур Алсу исемле курчак килгән (курчак рәсеме күрсәтә һәм аны магнит тактага эләктерә). Ул үзе белән дус кызларын алып килгән (барлык балаларга буяу өчен курчак төшерелгән рәсемнәр тарата). Миңа безнең кунаклар бик моңсу булып тоела. Ничек уйлыйсыз, ни өчен?
Балалар:
– Барысының да күлмәкләре бертөрле булганга безнең кунаклар күңелсезләнә. Ә алар күлмәкләренең бизәлгәнен, матур һәм төрле төсле булуларын телиләр.
Тәрбияче:
– Сезнең каршыгызда тәлинкәләрдә төрле төстәге түгәрәкләр (борчаклар) тора. Мин сезгә бер үк төстәге 10 борчакны санап алып, тезеп куярга тәкъдим итәм.
Тәрбияче:
– Барлыгы күпме борчак санадыгыз? Мин уңнан сулга таба берәр борчак ала барып, күпме борчак калганын санап, курчакның күлмәген бизәргә тәкъдим итәм.
Балалар тәрбияче белән бергә биремне үтиләр. Тәрбияче такта янында эшли.
«Курчакның чәченә тасма бәйлибез» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Бүген бездә кунакта тагын бер кунак Гөлнара (балаларга чәченең бер ягы үргән курчак күрсәтә). Сез күрәсезме, Гөлнараның чәче бер яктан гына үрелгән, ә ул ике яктан үрүләрен һәм тасма бәйләүләрен сорый. Аның бер тасмасы бар, тагын шундый ук озынлыктагы тагын бер тасма табарга кирәк.
Тәрбияче:
– Шундый ук озынлыктагы тасма үлчәп алыр өчен нишләргә кирәк? (Балалар үз тәкъдимнәрен әйтәләр).
Тәрбияче:
– Аны шартлы үлчәм кулланып үлчәп алырга кирәк.
Балалар тәрбияче белән бергә шартлы үлчәмнәрне карыйлар һәм катыргы тасма сайлыйлар. Аннары турыдан-туры чагыштыру юлы белән катыргы тасма һәм курчак тасмасының озынлыгының тигезлеген тикшерәләр. Катыргы тасма ярдәмендә тәрбияче балалар белән бергә кирәкле тасманы үлчи һәм кисә. Аны беренче тасма белән чагыштыра, курчакка ике толым үрә һәм аларга тасмалар бәйли.
Динамик пауза. «Тыңла, эшлә».
Кулларны өскә күтәрегез, аска төшерегез.
Сулга, уңга борылыгыз.
Өч адым алга атла, аннары сулга.
Уң кулны янга сузыгыз, аннары сулын,
Ике кулны өскә күтәрегез, төшерегез.
Кулларны артка яшерегез, алга сузыгыз, аска төшерегез.
«Курчак өчен яулыклар» уен күнегүе.
Тәрбияче (балаларга төрле төстәге турыпочмаклы кәгазь яулыклар өләшә – ике кешегә берне). Балалар, мин сезнең курчакларыгызга нинди геометрик формадагы яулыклар бүләк иттем? (Балаларның җавабы).
Тәрбияче:
– Тик менә нинди күңелсез хәл – икесенә бер яулык! Бер яулыктан ике яулык ясау өчен һәм безнең кунаклар канәгать калсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк?
Балалар турыпочмаклы яулыкны бүлү ысуллары турында сөйлиләр.
Тәрбияче:
– Барысы да дөрес. Кыска якларын тәңгәл китереп, яулыкларны урталай бүлеп куярга һәм бөкләгән сызык буенча яулыкларны кисәргә кирәк. Балалар парлап эшлиләр. Бер бала яулыкны урталай бөкли, икенчесе бөкләү сызыгы буенча урталай кисә. Балалар килеп чыккан яулыкларның тигезлеген тикшерәләр.
«Геометрик лото» дидактик уены.
Балалар дүрт төркемгә бүленәләр. Һәрбер төркемнең 9 квадратка бүленгән карталары бар. Үзәк квадратта нинди дә булса геометрик фигура (түгәрәк, квадрат, өчпочмак, турыпочмаклык) сурәтләнгән. Шундый ук формадагы әйберләр сурәтләнгән карточкалар уртак подноста ята.
Тәрбияче:
– Мин сезгә буш квадратларны уртадагы геометрик фигурага охшаш предметлар сурәтләнгән карточкалар белән ябарга тәкъдим итәм. Биремне тизрәк башкарган команда җиңә.
Тикшерү вакытында балалар предметларны һәм аларның формасын атыйлар. Уен карточкаларны үзгәртү белән тагын 3 тапкыр кабатлана.
«Машиналар һәм гаражлар» хәрәкәтле уены.
Келәмдә кыршаулар эчендә карточкалар урнаштырылган. Аларда 6 дан 10 га кадәр санда түгәрәкләр сурәтләнгән. Бу гаражлар. Балаларда машина номерларын билгеләүче шундый ук карточкалар.
Тәрбияче:
– Һәр гаражның билгеле санда түгәрәкләр белән күрсәтелгән үз номеры бар. Сезнең машиналарда шундый ук саннар. Минем сигнал буенча машиналарыгызны тиешле саннар күрсәтелгән гаражларга куегыз һәм аңлатыгыз.
Уен 3-4 тапкыр кабатлана. Уйнаган саен балалар карточкалары белән алмашалар. Уенны музыка астында үткәрергә мөмкин.