Тәрбияче:


– Балалар, безгә килгән кунаклар белән таныш булыгыз. Бу – Алсу һәм Азат. Алар сезнең белән бергәләп «Математик сәяхәт»кә барырга телиләр. Бүген без сезнең белән төрле математик ысуллар белән санарга һәм күнегүләр эшләргә өйрәнәчәкбез. Әйдәгез, бармакларыбызны санаудан башлыйбыз.

«Буталчык» уен күнегүе.

Магнитлы тактада 1 дән алып 10 га кадәр саннар тезелгән. Тәрбияче балаларга куллары белән күзләрен капларга тәкъдим итә һәм саннар тәртибен үзгәртә. Балалар күзләрен ачалар һәм нинди сан урынында түгел икәнлеген әйтәләр.

«Кем тизрәк саннарны төзи» уен күнегүе.

Балалар алдында такта тора. Аның янында тәлинкәдә рәсемнәр ята. Тәрбияче балалардан рәсемнәрендә нәрсә сурәтләнүен сорый.

Тәрбияче:

– Барыгызның да андый сурәтләре бармы? Ә минем менә шундый карточкам бар (дүрт түгәрәк сурәтләнгән карточка күрсәтә). Сез ничек уйлыйсыз, мин нинди санны уйладым? Ул нинди фигура белән белдерелгән?

Шуннан соң тактаның беренче рәтенә җәнлекләр (машиналар, урындыклар) ясалган рәсемнәр ярдәмендә бу санны куярга куша.

Тәрбияче:

– Сез барлыгы ничә рәсем санап алдыгыз? Сез 4 санын ничек ясадыгыз.

Балалар:

– Җәнлекләр (машиналар, урындыклар) ясалган 4 рәсем куйдык.

«Сан төзик» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, өчпочмаклар ярдәмендә 5 санын төзибез. Бер үк төстәге өчпочмаклар кабатланмаска тиеш. Моның өчен төрле төстәге өчпочмаклар алырга кирәк.

Тәрбияче (бирем үтәлгәннән соң):

– Барлыгы ничә өчпочмак бар?

Балалар:

– Барлыгы 5 өчпочмак бар.

Тәрбияче:

– Сез нинди төстәге өчпочмаклар алдыгыз?

Балалар:

– Кызыл, зәңгәр, сары, яшел, ак.

Тәрбияче:

– Сез биш санын ничек ясадыгыз?

Балалар:

– Төрле төстәге 5 өчпочмактан.

Динамик пауза. «Курчак белән уйныйбыз».

Тәрбияче Алсуны кулына ала һәм физкультминут үткәрә.

Тәрбияче:

Шаян Алсу

балалар җилкәләрен күтәрәләр һәм төшерәләр

Сулга карый,

балалар сулга борылалар

Уңга карый,

балалар уңга борылалар

Уңга-сулга иелә.

иеләләр

Өскә карый,

башларын өскә таба күтәрәләр

Аска карый,

башларын аска ияләр

Зур туп кебек сикерә.

балалар сикерәләр.

«Кем китте» дидактик уены.

Тәрбияче 10 баланы чакыра, аларны тезә һәм тәртип буенча 1 дән 10 га кадәр санарга куша. Калган балалар бу балаларның нинди тәртиптә торуларын хәтерләрендә калдыралар. Аннары күзләрен йомалар. Бу вакытта ике бала урыннары белән алмашалар. Балалар күзләрен ача, кемнең китүен, кайда нинди сан астында торганын билгели. Уен 2–3 тапкыр кабатлана.

«Баскыч төзибез» уен күнегүе.

Уен Кюизенер таякчыклары ярдәмендә уздырыла.

Тәрбияче:

– Балалар, безгә Азатка баскыч төзергә булышырга кирәк. Моның өчен безгә иң кыска таякчыктан тезә башлап, иң озын таякчык белән тәмамлау тиеш. Һәр таякчыкның озынлыгын әйтегез. Кызыл таякчык янында яткан алсу таякчыкның озынлыгы турында нәрсә әйтә аласыз?

Балалар:

– Алсу төстәге таякчыктан кызыл таякчык озынрак.

Тәрбияче:

– Алсу төстәге таякчыкның озынлыгы турында нәрсә әйтә аласыз? Аны яшел төстәге таякчык белән чагыштырыгыз?

Балалар:

– Алсу таякчык яшелдән озынрак.

Тәрбияче:

– Алсу таякчык кызылга караганда кыскарак, ләкин яшелдән озынрак.

«Әйбер кайда ята?» уен күнегүе.

Тәрбияче шкафның (сәгать, уен почмагы һ.б. ның). балаларга карата кайда урнашуын әйтергә куша. Аннан соң шкафның үзенә карата кайда икәнлеген әйтүләрен сорый.