Оештыру өлеше. Сәмига Сәүбәнованың «Чәчәк» хикәясен тыңлау. Сылтама: http://www.xn--80aab5b.xn--p1ai/ipad/library.html?id=149


Төркем бүлмәсенә самолет-хат очып керә.

Тәрбияче (тәрбияче хатны ача):

– Балалар, хат эчендә чәчәкле аланга чакыру. Әмма чакыруда чәчәкле аланга бару өчен берничә бирем эшләргә кирәк дип язылган.

«Картага юл» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Чәчәкле аланга юл күрсәтүче картаны табар өчен безгә идәндәге эзләргә баса-баса 10 га кадәр санарга кирәк булачак.

Балалар тезелешеп эзләргә баса-баса санап баралар, беренче тукталыш урынына киләләр һәм хәрәкәт юнәлешен күрсәтүче билгеләр куелган карта күрәләр. Картада күрсәтелгән беренче урынга киләләр.

«Атна көннәре әйләнәсе» уены.

Зур әйләнә диск тора, идәндә атна көннәрен күрсәткән төсле 7 түгәрәк төрле җиргә таралган.

Тәрбияче:

– Балалар, карагыз әле, монда төрле төстәге түгәрәкләр бар: ак түгәрәк – дүшәмбе, сары түгәрәк – сишәмбе, зәңгәр түгәрәк – чәршәмбе, коңгырт түгәрәк – пәнҗешәмбе, яшел түгәрәк – җомга, кызыл түгәрәк – шимбә, кызгылт-сары түгәрәк – якшәмбе.

Түгәрәкләрнең арткы ягында атна көннәренең тәртибен аңлаткан бердән алып җидегә кадәрге санда нокталар куелган.

Тәрбияче:

– Балалар, әйләнәгә атна көннәрен дөрес тәртиптә куярга кирәк. Тәрбияче балаларның фикерләрен сорый. Бирем үтәлә. Алга таба, бер-бер артлы тезелеп басып, поезда юлларын дәвам итәләр.

«Елга аша тимер юллы күпер» уены.

Ике әйберне киңлеге буенча чагыштыру.

Тәрбияче:

– Без елга янына килеп җиттек. Елга аша тимер юлсыз күпер салынган. Безгә тимер юл салыр өчен, шартлы үлчәм ярдәмендә киң блоклар сайлап алырга һәм тимер юл салырга кирәк.

Тәрбияче балаларны эш барышында нәрсә эшләүләре турында сөйләргә этәрә. Күпер салына һәм балалар елга аша күпердән чыгалар.

Динамик пауза.

Балалар чүгәләп утырганнар.

Кояш күтәрелә,

кулларын өскә күтәрәләр

Кинәт җил чыкты.

кулларын күтәргән килеш уңга-сулга чайкалалар

Яшен яшьнәде,

кул чабалар

Яңгыр ява башлады.

аякларын тыпырдаталар

Яңгыр туктады.

чүгәлиләр

Яңадан кояш чыкты.

торып басалар, тирән итеп сулыш алалар.

«Тылсымлы чәчәк таҗлары» уен күнегүе.

Балалар чәчәкле алан янына киләләр. Анда сабаклар ябыштырылган ватман һәм төсле түгәрәкләр бар.

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, төсле түгәрәкләрне чәчәк таҗларына әйләндерәбез. Моның өчен зәңгәр түгәрәкләрне урталай бүләргә һәм ябыштырырга, ә сары түгәрәкне бөтен килеш уртага ябыштырырга кирәк. Ул чәчәкнең уртасы.

Тәрбияче балаларның түгәрәкне ничек икегә бүлеп булуы турында фикерләрен тыңлый.

Балалар:

– Түгәрәкнең кырыйларын тәңгәл китереп бөкләргә һәм бөкләгән эздән кисәргә кирәк.

Тәрбияче (балалар түгәрәкләрне урталай кискәч):

– Бер түгәрәктән ничә кисәк килеп чыкты? (Ике). Түгәрәкнең һәр өлешен ничек атап була?

Балалар:

– Икедән бер өлеше.

Тәрбияче:

– Чәчәкнең уртасы – сары түгәрәк бербөтен килеш калды. Кайсы зуррак: бербөтенме, әллә бер өлешме?

Бергәләп вазыйфаларны бүлешеп кисеп ябыштыралар. Тәрбияче килеп чыккан тылсымлы чәчәкләрне куйгач, аландагы чәчәкләрнең саны тагын да күп булуын искәртә.