Тәрбияче Белмәмеш белән керә.


Тәрбияче:

– Балалар, бүген безгә Белмәмеш килде.

Белмәмеш:

– Балалар! Мәктәптә яхшы уку өчен күп белергә, уйлап, гадәти булмаган мәсьәләләрне чишәргә һәм зирәклеккә төрле биремнәр башкарырга кирәк. Менә миңа шундый биремнәр бирделәр, ә мин аларны эшләргә авырсынам, зинһар, миңа булышыгыз! Барлык биремнәр дә конвертта.

Тәрбияче:

– Балалар, Белмәмешкә булышабызмы?

«Квадратны урталай бүләбез» уен күнегүе.

Тәрбияче табышмак әйтә.

Көпчәк кебек тәгәрәми,

Шакмакның ул бер кыры.

Бар бертөрле дүрт ягы,

Бар тагын дүрт почмагы.

Җавабын әйт, син тырыш!

Һәр кызга, һәр малайга

Бу фигура бик таныш (квадрат).

Тәрбияче (Белмәмешкә бирелгән беренче биремне аңлата):

– Бүген без Белмәмешне квадратны 2 тигез өлешкә бүләргә өйрәтербез. Минем квадрат нинди төстә? (Зәңгәр). Ә икенчесе? (Кызыл). Әйдәгез, бергәләп квадратны ничек ике өлешкә бүлеп булуын уйлыйбыз. (Балаларның тәкъдимнәре тыңлап үтелә). Игътибар белән карагыз һәм тыңлагыз: хәзер мин сезгә квадратны ничек ике өлешкә бүлүне күрсәтәм. Квадратның капма-каршы ике ягын һәм ике почмагын тәңгәл китереп урталай бөклим, бөкләгән якны кул белән тигезлим. Квадратны яңадан ачам һәм бөкләгән эздән кайчы белән кисәм.

Тәрбияче:

– Мин квадратны ничә өлешкә бүлдем? Өлешләр тигезме? Ничек белергә? Өлешләр нинди формада?

Балалар:

– Өлешләр турыпочмаклык формасында.

Тәрбияче:

– Ничек белдегез?

Балалар:

– Турыпочмаклыкның ике ягы озынрак.

Тәрбияче:

– Нәрсә зуррак – бер өлешме әллә бөтен квадратмы? Әйдәгез, зәңгәр квадратны урталай бүлеп карыйк.

Тәрбияче балаларны эш өстәлләре янына чакыра. Балалар мөстәкыйль рәвештә биремне башкаралар.

Тәрбияче:

– Без квадратны ничә өлешкә бүлдек? (Ике). Квадратның бер өлешен ничек атыйбыз? (Икедән бер, ярты). Һәр ярты квадрат (1/2) ничек атала? (1 өлеш).

Балалар эшләгән эшләрен Белмәмешкә сөйләп, аңлатып бирәләр.

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез кызыл квадратны башка ысул белән 2 тигез өлешкә бүлеп карыйбыз. Кызыл квадратны алыгыз. Минем белән бергә каршы почмакларын тәңгәл китереп диагональ буйлап бөкләгез, бөкләнгән җирен кул белән тигезләгез, кайчы белән кисегез. (Кисәләр). Нәрсә килеп чыкты?

Балалар:

– 2 өчпочмак.

Тәрбияче:

– Бу өлешләр тигезме? Ничек тикшерергә?

Балалар:

– Берсе өстенә икенчесен куеп.

Тәрбияче:

– Беренче өлешне күрсәтегез. Икенче өлешне күрсәтегез. Кайсы зуррак: квадратмы әллә өлешләрме?

Балалар:

– Квадрат зуррак.

Тәрбияче:

– Кайсы кечкенәрәк?

Балалар:

– Өлешләр кечкенәрәк.

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз, балалар. Бүген без төрле ысуллар белән квадратны 2 тигез өлешкә – урталай бүләргә өйрәндек һәм Белмәмешне дә өйрәттек. Безнең 2 кечкенә турыпочмаклык, 2 кечкенә өчпочмак килеп чыкты. Сез ничек уйлыйсыз, бу өлешләрдән көймәләр ясап буламы?

«Көймәләр ясыйбыз» уен күнегүе.

Тәрбияче балаларга икенче биремне эшләргә – киселгән квадратларның өлешләреннән көймәләр ясарга тәкъдим итә. Балалар турыпочмаклыкларның почмакларын кисәләр һәм ватман битенә ябыштырып куялар, ә аның өстенә бер өчпочмактан җилкән ябыштыралар.

Тәрбияче:

– Көймәләр ясаганда сез нинди фигуралар кулландыгыз?

Балалар:

– Өчпочмак һәм турыпочмаклык.

Тәрбияче:

– Квадратларның ничәшәр өлешен ябыштырдыгыз?

Балалар:

– Һәрберсеннән берәр өлеш.

Тәрбияче:

– Булдырдыгыз, балалар!

Динамик пауза.

Ап-ак күбәләкләр оча,

кар очу хәрәкәтләре

Уйный кайчак җил-буран.

уңга-сулга борылалар

Салкын кыштан һич курыкмыйм.

баш кагу хәрәкәтләре

Көн саен чаңгы шуам.

шуу хәрәкәтләре ясыйлар.

«Саннар рәтен дөреслә» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Балалар, икенче биремне тыңлагыз. Белмәмеш саннарны бөтенләй оныткан. Тактага карагыз, сан рәтендәге барлык саннар буталганнар (тактада 1 дән алып 10 га кадәр түгәрәкләр төшерелгән карточкалар буташтырып куелган). Әйдәгез, аларны тәртипкә китерик.

Бер бала такта янында эшли, калганнары өстәл артында.

«Кораблар диңгезгә китәләр» уен күнегүе.

Фланелеграфта төрле төстәге 10 кораб бар.

Тәрбияче:

– Диңгезгә ничә кораб китә? Сез нинди юнәлештә санадыгыз? Хәзер көймәләрне уңнан сулга санагыз. Барлыгы ничә кораб бар? Кораблар саны үзгәрдеме? (Юк). Бик дөрес, үзгәрмәде. Хәзер корабларны тәртип белән сулдан уңга санагыз, корабның төсен һәм урынын әйтегез. Сары корабның тәртип урыны үзгәрдеме? (Әйе). Предметның тәртип урыны нинди яктан саный башлавыбызга карап үзгәрә, шуңа күрә тәртип буенча сулдан уңга санау дөрес була.

«Көймәләр маршруты» уен күнегүе.

Балаларның кулларында көймә.

Тәрбияче:

– Балалар, адмирал көймәләрнең нинди маршрут буенча йөзәргә тиешлеге күрсәтелгән боерык җибәргән. Мин хәзер сезгә аларны укыйм, ә сез боерыкны үтәргә тиеш. Алга, сулга, уңга, артка, тукта!

Балалар тәрбияче кушуы буенча көймәләр белән йөриләр. Балалар күп булган очракта уенны балаларны икегә бүлеп үткәрергә була.