Түгәрәкне 4 тигез өлешкә бүлү, өлешләрен атау, бербөтен һәм өлешне чагыштыру.
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. Түгәрәкнең 4 тигез өлешкә бүленеше белән таныштыруны дәвам итү, өлешләрне атарга, бөтен һәм өлешне чагыштырырга өйрәтү. Предметлар санының аларның төсенә һәм пространствода ничек урнашуына бәйле булмавы турында күзаллауларын үстерү. Балаларның геометрик фигуралар турында белемнәрен ныгыту.
Шөгыль барышы
«Түгәрәкне бүләбез» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Балалар, безгә түгәрәкне 4 тигез өлешкә бүлер өчен башта аны ике өлешкә ничек бүлеп булуын искә төшерергә кирәк.
Такта янындагы өстәлдә яткан түгәрәкне урталай бөкләп кисәргә бер баланы чакыра. Бала эшләп бетергәч, бергәләп тәрбияченең сорауларына җавап бирәләр.
Тәрбияче:
– Ничә өлеш (кисәк) килеп чыкты? Һәр өлеш ничек атала? Бербөтен түгәрәк зурракмы, әллә аның бер кисәге зурракмы? Дүрт тигез өлеш килеп чыксын өчен нишләргә кирәк?
Балалар:
– Һәр кисәкне тагын бер кат урталай бөкләп кисәргә кирәк.
Тәрбияче:
– Түгәрәкнең һәр кисәге дүрттән бер өлеш дип атала.
Шуннан соң тәрбияче өстәлләрдәге түгәрәкләрне дә дүрт өлешкә бүлергә һәм алар белән уйнарга тәкъдим итә.
Тәрбияче:
– Мин сезгә биремнәр әйтәм, ә сез аларны үтәгез: дүрт кисәктән бербөтен түгәрәк җыегыз, түгәрәкнең икедән бер өлешен, дүрттән бер өлешен (ике, өч өлешен) күрсәтегез.
«Качышлы» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Балалар, геометрик фигуралар сезнең белән качышлы уйнарга уйлаганнар. Кемгә нинди геометрик фигураны эзләргә кирәклеген белү өчен мин сезгә геометрик фигураларга охшаган предметларның рәсемнәрен бирәм.
Балалар геометрик фигураларны эзләп табалар һәм кайдан (чыршы артында, урындык астында, шкаф өстендә һ.б.) тапканнарын тәрбиячегә пышылдап кына әйтәләр. Уен бөтен балалар да үзләренә кирәкле фигураларны табып бетергәнче дәвам итә.
«Ничә түгәрәк?» уен күнегүе.
Балалар каршында магнитлы такта.
Тәрбияче:
– Магнитлы тактага 10 кызыл түгәрәк санап алып, бер-берсенә янәшә итеп беркетегез. Ә аскы рәткә 10 яшел түгәрәкне бер-берсеннән берникадәр ара калдырып беркетегез.
Балалар биремне үтиләр.
Тәрбияче:
– Өске рәткә ничә түгәрәк куйдыгыз?
Балалар:
– Өске рәткә 10 түгәрәк куйдык.
Тәрбияче:
– Аскы рәткә ничә түгәрәк куйдыгыз?
Балалар:
– Аскы рәткә дә 10 түгәрәк куйдык
Тәрбияче:
– Өске рәттәге түгәрәкләр аскы рәттәге түгәрәкләрдән нәрсә белән аерыла?
Балалар:
– Төсләре белән аерылалар.
Тәрбияче:
– Ни өчен кызыл түгәрәкләр яшел түгәрәкләргә караганда әзрәк урын алып торалар?
Балалар:
– Чөнки алар бер-берсенә якын куелганнар.
Тәрбияче:
– Аларның саны турында нәрсә әйтеп була?
Балалар:
– Аларның саны 10 шар, бертигез.
Тәрбияче:
– Димәк, предметларның саны аларның ничек урнашуына бәйле түгел.
«Бер алманы дүрткә бүл» уен күнегүе.
Тәрбияче балаларга дүрт алма алып керә һәм аларның һәрберсен дүрткә бүлергә тәкъдим итә. Алманы ничек дүрткә бүлеп булуы турында балаларның фикерләрен тыңлый.
Балалар:
– Башта һәр алманы урталай бүлергә, ә аннан соң һәр кисәкне тагын урталай бүлергә.
Алмаларны бүләләр һәм кисәкләрен чагыштыралар.
Тәрбияче:
– Бөтен алма зурмы, әллә яртысымы? Ярты алма зурмы, әллә дүрттән бер өлешеме?