«Квадратны өлешләргә бүлегез» уен күнегүе.


Тәрбияче балаларга квадратны дүрт тигез өлешкә бүлергә кирәклеген әйтә.

Тәрбияче:

– Балалар, без квадратны ничә өлешкә бүлә алабыз?

Такта янына чакырылган балага квадратны ике тигез өлешкә (ике турыпочмаклыкка һәм ике өчпочмакка) төрле ысул белән бүлергә куша.

Тәрбияче:

– Ничә өлеш килеп чыкты? Нинди фигуралар килеп чыкты?

Балалар:

– Турыпочмаклыклар һәм өчпочмаклар.

Тәрбияче:

– Һәр өлешне ничек атап була? Кайсы зуррак: бөтен квадратмы, әллә аның өлешеме? Нәрсә кечкенәрәк: квадратның өлешеме, әллә бөтен квадратмы? Квадратны дүрт тигез өлешкә ничек бүлергә?

Балалар:

– Һәр ярты өлешне тагын бер тапкыр кисәргә.

Балалар биремне өстәлләр артында мөстәкыйль башкаралар, һәр яртысын урталай бөклиләр һәм кисеп алалар.

Тәрбияче:

– Ничә өлеш килеп чыкты? Һәр өлешне ничек атап була?

Балалар:

– Дүрттән бер өлеш.

Тәрбияче:

– Нәрсә зуррак: бербөтен квадратмы яки аның дүрттән бер өлешеме? Нәрсә кечерәк: дүрттән бер өлешеме, әллә бербөтенме? Нәрсә зуррак: ярты квадратмы, әллә дүрттән бер өлешме?

Балалар:

– Ярты квадрат зуррак.

Тәрбияче:

– Нәрсә кечкенәрәк: икедән бер өлешме, әллә бербөтен квадратмы?

Балалар:

– Икедән бер өлеш.

Һәр биремне үтәгәндә, тәрбияче чагыштырыла торган өлешләрне күрсәтеп бара.

Тәрбияче:

– Балалар, сезнең тәлинкәләрегездә дүрт тигез өлешкә төрле ысуллар белән киселгән, төрле зурлыктагы, төрле төстәге 4 квадрат бар. Шул өлешләрдән бөтен квадратлар җыярга кирәк.

Тәрбияче (биремнәр бирә):

– Дүрт өлештән бербөтен квадрат ясагыз. Дүрттән бер (ике, дүрт, өч) өлешен күрсәтегез.

Динамик пауза. «Ял итеп алыйк».

Әгәр без бераз арсак,

урында атлыйлар

Әзрәк басып торырбыз,

Югарыга сузылырбыз,

югарыга үреләләр

Сулга-уңга борылырбыз,

уңга-сулга борылалар

Бер, икегә утырырбыз,

чүгәлиләр

Өч, дүрткә янә басарбыз,

Бергәләшеп без атларбыз

атлыйлар.

Һәм тыныч кына торырбыз.

«Машина өчен капка төзибез» уен күнегүе.

Балалар командалар белән келәмгә утыралар. Тәрбияче аларга блоклардан капка төзергә тәкъдим итә, капканың биеклеге машина чыгарлык булырга тиеш.

Тәрбияче:

– Моны ничек эшләп була?

Балалар:

– Машинаның иң биек урынын үлчәргә кирәк.

Тәрбияче:

– Биеклекне нәрсә белән үлчәп була?

Балалар кәгазь тасма белән машинаның биеклеген үлчиләр, үрнәк тасма ярдәмендә үлчәп, капка төзиләр. Капка төзелгәннән соң, тәрбияче машиналарны һәр капка аша чыгара.

«Геометрик диктант» уен күнегүе.

Һәр баланың каршында кәгазь бите һәм төсле карандашлар. Тәрбияче кушуы буенча алар рәсемнәр ясый.

Тәрбияче:

Өске уң почмакта квадрат.

Аскы сул почмакта туп.

Аскы уң почмакта өчпочмак.

Өске сул почмакта түгәрәк.

Уртада чыршы.