«Азатта кунакта» уены.


Балалар Азат янына кунакка киләләр. Ул балаларны сәламли һәм милли костюмы турында сөйли, баш киеме белән таныштыра. Азат балаларга түбәтәй һәм калфак бүләк итә. Калфак белән түбәтәйләрне санауларын сорый. Балалар туры һәм кире тәртиптә саныйлар. Аннары балалар баш киемнәрен кияләр.

«Күңелле хисап» уены.

Уен түбәтәй белән үткәрелә. Азат түбәтәйне балага биреп, 10 га кадәр булган санны атый, ә балалар түбәтәйне кулдан-кулга бирәләр һәм дәвам итеп, 10 га кадәр саныйлар. Түбәтәй кемдә кала, шуңа бирем бирелә. Мәсәлән, без ничә тапкыр кул чабабыз – син шулкадәр сикер һ. б.

«Мырауҗанның йомгагы» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, Азатның дүрт аяклы дусты Мырауҗан белән уйныйбыз.

Өстәлләрдә песи рәсеме төшерелгән кәгазь битләре ята.

Тәрбияче:

– Мырауҗан кәгазьнең кайсы җирендә? (Уртасында). Мырауҗан йомгаклар белән уйнарга бик ярата. Әйдәгез, аны йомгаклар белән уйнатабыз. Йомгак рәсемен алыгыз һәм аны мәче янына куегыз. Алсу командасы белән тупны кәгазь кисәге буенча төрле юнәлештә күчерегез.

Азат:

– Йомгакны өске (аскы) уң почмакка, аскы (өске) сул почмакка тәгәрәт! Йомгакны кәгазь уртасыннан аскы сул почмакка тәгәрәт! Ниһаять, туп мәче кулына эләкте.

Динамик пауза. «Менә сиңа куш кулым».

Менә сиңа уң кулым,

икесе дә үзләренең кулларын чәбәклиләр һәм уң кулларын бер-берсенә чәбәклиләр

Менә сиңа сул кулым.

кул чабалар, сул куллар чәбәкләнә

Уң кулым, сул кулым,

кул чабалар, уң кул, сул кул чиратлашып чәбәкләнә

Менә сиңа куш кулым.

кул чабалар, ике куллары белән бер берсенең кулына чәбәклиләр.

«Актырнак өчен йорт төзегез» уен күнегүе.

Азат:

– Минем дустым Мырауҗанның йоклар өчен үз урыны бар. Ә сакчы Акбай урамда яши, аның үз оясы юк.

Азат балаларга Акбай өчен оя төзергә тәкъдим итә, моның өчен ул балаларга «Йорт салалар» дигән мультфильм карарга тәкъдим итә. http://www.xn--80aab5b.xn--p1ai/ipad/library.html?id=20

Мультфильм караганнан соң, Азат балаларга Акбай өчен йорт схемасын күрсәтә.

Тәрбияче:

– Балалар, йорт нинди геометрик фигуралардан тора?

Балалар:

– Квадрат, өчпочмак, турыпочмаклык, түгәрәктән тора.

Тәрбияче:

– Ә сез Акбай өчен дә шундый ук йорт төзи аласызмы? (Әйе!)

Балалар ояның төзелешен хәтерләрендә калдыралар һәм өстәл янында басып, геометрик фигуралардан шундый ук эт оясы төзиләр.

«Капчыкта нәрсә бар?» уены.

Тәрбияче:

– Балалар, Азатта кунакта булу сезгә ошадымы? (Әйе). Ләкин безгә балалар бакчасына кайтырга вакыт җитте. Ә Азат сезгә Акбайга оя төзүдә ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт әйтте һәм, саубуллашканда, сезгә истәлеккә сувенирлар бүләк итте. Менә бу капчыктан геометрик фигураны алып, өстәлдә яткан шундый ук геометрик фигураны сайлап алыгыз һәм исемен әйтегез.