10 га кадәрге чиктәш саннарның үзара бәйлелеге.
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. 10 га хәтле санау күнекмәләрен ныгыту. 10 эчендә булган чиктәш саннар арасындагы бәйләнешләрне аңларга өйрәтүне дәвам итү. Түгәрәкне һәм квадратны ике дүрт тигез өлешкә бүлергә, өлешләрне атарга, бөтен һәм өлешне чагыштырырга өйрәтү.
Шөгыль барышы
«Унга хәтле һәм кирегә сана» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Балалар, безгә бүген кунакка Алсу һәм Алмаз килде. Алар буш кул белән килмәгәннәр. Алсуның кулында кәрзин бар. Алар сезнең математика белемнәрен тикшерергә килгәннәр. Алсуның кәрзинендә туп бар, әйдәгез, аның белән уйныйк. Алсу белән Алмазга саный белүебезне дә күрсәтик. Без саныйбыз һәм тупны бер-беребезгә бирәбез. Мин башлыйм, ә сез дәвам итегез.
Саныйлар.
Эш өстәлләр артында дәвам итә. Балалар санау таякчыклары яткан өстәл янына узалар.
Тәрбияче:
– Алмазның кәрзинендә таякчыклар бар. Ул сездән биремне башкаруыгызны сорый. Санагыз һәм өстәлгә 9 га караганда 1 гә артыграк таякчык куегыз. Ничә таякчык була?
Балалар:
–10.
Тәрбияче:
– Ничек 10 таякчык барлыкка килде?
Балалар:
– Тугыз таякчык янына тагын берне куйдык.
Тәрбияче:
– Ә хәзер өстәлгә 10 га караганда 1 таякчыкка әзрәк куегыз. 9 саны 10 саныннан ничәгә кимрәк? (Бергә). Кайсы сан кечкенәрәк? Аларны ничек тигезләргә?
Балалар:
– Тагын бер таякчык өстәргә яки берне алырга.
Динамик пауза. «Курчаклар».
Менә нинди курчаклар |
кулларын алга сузалар |
Зарядка ясыйлар. |
төрле хәрәкәтләр ясыйлар |
Күңелле итеп бииләр, |
бииләр |
Дус-тату яшиләр. |
кул чабалар |
«Бәлешләрне тигез итеп бүл» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Ә хәзер Алсу һәм Алмаз сезне киләсе биремне үтәү өчен өстәлләр артына утырырга чакыралар. Эшне башлар алдыннан, сезгә бүленергә кирәк. Малайлар Алмаз курчак утырган өстәл артына, ә кызлар Алсу янына җыелалар.
Балалар өстәлләр артына узалар.
Тәрбияче:
– Алмаз белән Алсу бәлеш пешерделәр һәм Марат белән Айгөлнең дусларын үзләренә чакырырга телиләр. Кызлар, сезнең бәлешегез нинди геометрик фигурага охшаган?
К ы з л а р. Дүртпочмаклыкка охшаган.
Тәрбияче:
– Малайлар, ә сезнең?
М а л а й л а р. Түгәрәккә охшаган.
Тәрбияче:
– Ә алар нәрсә белән бизәлгән?
Балалар:
– Татар орнаментлары белән.
Тәрбияче:
– Дөрес. Балалар, Алсу белән Алмазга бәлешне бүлергә булышыйк. Бәлешне дүрт тигез өлешкә бүлик.
Тәрбияче:
– Өлешләр нинди булырга тиеш?
Балалар:
– Тигез, бертөрле.
Тәрбияче:
– Без түгәрәкне һәм квадратны ничә өлешкә бүлергә өйрәндек инде? (2, 4). Ничә өлеш килеп чыкты? (2). Һәрбер өлеш ничек атала? (Ярты).
Тәрбияче:
– Нәрсә зуррак: бөтен фигурамы, әллә аның ярты өлешеме?
Балалар:
– Бөтен зуррак.
Тәрбияче:
– Нәрсә кечкенәрәк: фигураның бер өлешеме яки бөтен фигурамы?
Балалар:
– Фигураның өлеше кечкенәрәк.
Тәрбияче:
– Дүрт тигез өлешкә ничек бүлергә?
Балалар:
– Һәр ярты бәлешне тагын бер тапкыр кистек.
Тәрбияче:
– Дөрес, сез һәр ярты бәлешне тагын бер тапкыр кисәргә тиеш. Ничә өлеш килеп чыкты? (4). Һәр өлешне ничек атап була? (Дүрттән бер).
Тәрбияче:
– Нәрсә зуррак: бөтен фигурамы әллә дүрттән бер өлешме?
Балалар:
– Бөтен фигура зуррак.
Тәрбияче:
– Нәрсә кечкенәрәк: дүрттән бер өлешме, әллә бөтен фигурамы? Өстәлдән фигураларны алыгыз. Түгәрәкне һәм дүртпочмаклыкны дүрт тигез өлешкә ничек бүлергә кирәк?
Балалар:
– Башта ике өлешкә, аннары тагын урталай бүлергә.
Тәрбияче:
– Ничә өлеш килеп чыга? Бу өлеш ничек атала? (Ярты, икедән бер өлеш). Кайсы бәлеш зуррак (азрак) бөтен бәлешме, әллә ярты бәлешме? Бу нинди өлеш? (Дүртнең бер өлеше).
Тәрбияче:
– Кайсы кечкенәрәк (күбрәк): дүрттән бер өлешме яки тулы бәлешме? Нинди өлешләр килеп чыкты? Ә хәзер әйтегез, бу эштә сезгә иң мөһиме нәрсә булды? (Якларны тәңгәл китерү).
Тәрбияче:
– Ни өчен бу мөһим? (Кисәкләр тигез булсын өчен). Инде хәзер Алсу белән Алмаз бәлешләрне кунаклар арасында тигез бүлә алачакмы? (Әйе).