5 ле санының берәмлекле составы. Предметларны дүрт тигез өлешкә бүлү.
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. 5 санының составы турында күзаллауларын ныгыту. Предметны дүрт тигез өлешкә бүлергә, өлешләрне атарга, тулы һәм өлешне чагыштырырга өйрәтүне дәвам итү. Бирелгән юнәлештә хәрәкәт итә белү күнекмәләрен ныгыту. Атна көннәрен эзлекле рәвештә атый белү. Бүген атнаның кайсы көне, кичә нинди булуын, иртәгә нинди буласын билгеләү осталыкларын камилләштерү.
Шөгыль барышы
Эльмира Шәрифуллина «Бәлки җавап бирерсез» шигыре. http://www.xn--80aab5b.xn--p1ai/ipad/library.html?id=29. Карау, тыңлау.
Тәрбияче:
– Балалар, сез ничек уйлыйсыз: Сәйдә белән Ләйләнең уеннары нигә шулай күңелсез тәмамланган? Өстәлдәге уенчыкларга игътибар итегез әле. Алар икешәр. Әйдәгез әле, без Сәйдә белән Ләйләгә уенчыкларны тигез итеп бүлеп биреп карыйк, бәлки, дуслашырлар. Киштәнең өстәге катына Ләйлә өчен минем карточкадагы түгәрәкләр санынча уенчыклар куегыз. Бер үк уенчык ике тапкыр кабатланмаска тиеш.
Балалар бер көрәк, бер курчак, бер чиләк, бер туп, бер сикергеч куялар.
Тәрбияче:
– Барлыгы ничә уенчык? (5 уенчык). Ә киштәнең икенче катына Сәйдә өчен шуның кадәр үк уенчыклар куярга кирәк. (Балалар шундый ук уенчыклар куя башлыйлар, әмма сикергеч җитми). Балалар, ничә уенчык җитми? (Бер). Әйдәгез, сикергечне бүлмәбездән эзләп карыйбыз. (Эзләп табалар һәм китереп куялар). Ничә уенчык куйдыгыз? (Бер). Барлыгы ничә булды? (Биш). Димәк, 5 – бу... (бер, бер, бер, бер һәм тагын бер). Уенчыклар тигез булдымы? Ничек уйлыйсыз, хәзер Ләйлә белән Сәйдә дуслашырлармы?
Эш уенчыкта гына түгел, ә уенчыклар белән бүлешеп уйнауда дигән нәтиҗәгә киләләр.
«Әфлисунны дүрткә бүл» уен күнегүе.
Ләйлә белән Сәйдә дуслашканнар. Сәйдәгә әбисе бер әфлисун биргән булган, аның әфлисунны Ләйлә белән дә бүлешәсе килгән. Аңа әфлисунны бүлергә булышабызмы, балалар?
Тәрбияче балалар белән әфлисунны ничек урталай бүлергә икәнлеге турында сөйләшә. Аннары әфлисунны урталай кисә.
Тәрбияче:
– Без әфлисунныны ничә тигез кисәккә бүлдек?
Балалар:
– Әфлисунны ике тигез өлешкә бүлдек.
Тәрбияче:
– Әфлисунның һәр өлешен ничек атап була?
Балалар:
– Ярты әфлисун.
Тәрбияче:
– Ничә ярты әфлисун булды?
Балалар:
– Ике ярты әфлисун булды.
Тәрбияче:
– Әфлисунның бер яртысын башкача ничек әйтеп була?
Балалар:
– Икедән бер өлеш.
Тәрбияче:
– Аларның ике яртышар өлешен бергә кушсаң, нәрсә килеп чыга?
Балалар:
– Бербөтен килеп чыга.
Тәрбияче:
– Нәрсә зуррак: бөтен әфлисунмы яки ярты әфлисунмы?
Балалар:
– Бербөтен әфлисун зуррак.
Тәрбияче:
– Нәрсә кечкенәрәк: ярты әфлисунмы яки бөтен әфлисунмы?
Балалар:
– Ярты әфлисун бөтен әфлисунга караганда кечкенәрәк.
Тәрбияче:
– Ә Ләйлә белән Сәйдәнең үз өлешләрен сеңелләренә дә бүлеп бирәселәре килә. Моның өчен аларга нишләргә?
Балалар:
– Ярты кисәк әфлисуннарын тагын урталай бүлергә.
Тәрбияче:
– Ничә өлеш килеп чыга?
Балалар:
– Дүрт өлеш килеп чыга.
Тәрбияче:
– Бу очракта әфлисунның һәр өлешен ничек атап була?
Балалар:
– Дүрттән бер өлеш
Тәрбияче:
– Нәрсә зуррак: бөтен әфлисунмы, әллә дүрттән бер өлешме?
Балалар:
– Бөтен әфлисун зуррак.
Тәрбияче:
– Нәрсә кечкенәрәк: дүрттән бер өлешме, әллә бөтен әфлисунмы?
Балалар:
– Дүрттән бер өлеш кечкенә.
Динамик пауза. «Ял итеп алыйк».
Без әле бераз арыдык, |
урында атлыйлар |
Ял итәргә уйладык. |
|
Башны иябез алга, |
башларын алга ияләр |
Ә аннары – артка. |
башларын артка ияләр |
Уңга, сулга борабыз, |
уңга, сулга боралар |
Аннан карап торабыз. |
|
Җилкәләрне сикертәбез, |
җилкәләрне сикертәләр |
Кулларны биетәбез, |
кулларны селкиләр |
Бер алга, бер артка сузып, |
кулларны алга-артка сузалар |
Күңелле ял итәбез. |
Сикерешәләр. |
«Ләйлә белән Сәйдәне төркем бүлмәсе белән таныштыр» уен күнегүе.
Тәрбияче балалар белән бергә хәрәкәт планын һәм ориентирларын карый, билгеле бер юл буйлап узарга тәкъдим итә.
Тәрбияче:
– Башта төзелеш почмагына кадәр, уңга таба борылырга һәм курчак почмагына барып җитәргә, сулга борылырга һәм табигать почмагына барып җитәргә. Хәрәкәт итүнең башлангыч ноктасы – тәрбияче өстәле.
Икенче тапкыр уйнаганда, башлангыч нокта, хәрәкәт юнәлеше һәм ориентирлар үзгәрә. Чират буенча күнегүне 3-4 бала үти. Һәр биремнән соң балалар үз хәрәкәтләренең юнәлеше турында сөйлиләр. Ләйлә белән Сәйдәне төркем бүлмәсендәге почмаклар белән таныштырып чыгалар.
«Атна көннәрен әйт» уен күнегүе.
Тәрбияче балалар белән бергә табигать почмагындагы календарьне карап, атна көннәренең исемнәрен, дөрес эзлеклелеген искә төшерә, кичә, бүген, иртәгесе көннең атнаның кайсы көннәре булуын билгели. Аннары балаларга биремнәр бирә.
Тәрбияче:
– Бүген атнаның кайсы көне икәнлеген календарьда күрсәтегез һәм аны әйтегез. Сәйдәгә бу көнне кая барырга кирәклеген исенә төшерегез. Балалар:
– Бүген дүшәмбе, Сәйдә балалар бакчасына бара.
Тәрбияче:
– Кичә атнаның кайсы көне булганын күрсәтегез һәм әйтегез.
Балалар:
– Кичә якшәмбе, Сәйдә өйдә ял итте.
Тәрбияче:
– Иртәгә атнаның кайсы көне булачагын күрсәтегез һәм әйтегез.
Балалар:
– Иртәгә сишәмбе. Сәйдә бию түгәрәгенә барачак.
Шулай ук Ләйлә турында да сөйләп чыгарга мөмкин.