Тәрбияче:


– Бүген иртә белән безнең бакчага хат ташучы килде һәм сезгә посылка калдырды. Әйдәгез, анда нәрсә бар икәнлеген карыйк. (Тәрбияче тартмадан чәчәк чыгара). Бу чәчәк гади чәчәк түгел. Аның һәр таҗында сезнең өчен бирем бар. Бу биремнәрне үтәр өчен тырышырга кирәк. Әйдәгез, беренче таҗны өзик.

«Тәртип буенча бас!» уен күнегүе.

Тәрбияче уенның шартларын аңлата. Балалар өстәлдән берәм-берәм санау карточкалары алалар һәм музыка астында төркем буйлап йөриләр. Тәрбияченең «Тәртип буенча бас!» дигән сүзе буенча 1 дән алып 10 га кадәр тәртип буенча тезеләләр. Калган балаларга тәрбияче биремнәр бирә.

Тәрбияче:

– 3 санының күршеләрен әйтегез. (2,4). 5 санының күршеләрен әйтегез. (6,4). 6 санының күршеләрен әйтегез. (5,7). Барлыгы ничә бала? (Саныйлар).

Тәрбияче:

– Азат ничәнче урында? Ләйсән ничәнче?

Тәрбияче:

– Ә кирегә санаганда аларның тәртип саннары үзгәрәме?

Икенче таҗны өзәләр. Тәрбияче биремне аңлата.

Тәрбияче:

– Алсу, келәм уртасына бас. Әдилә, Алсуның уң ягына бас. Сез ничек уйлыйсыз, балалар, Әдилә дөрес якка бастымы? Дамир, Алсу артына бас. Диләрә, Әдилә каршына бас. Миләүшә, Алсуның сул ягына бас. Азат, Алсу белән Миләүшә арасына бас. Илназ, кайда телисең, шунда бас һәм башка балаларга карата кайда торганыңны сөйлә.

Динамик пауза. «Күктә кояш елмая».

Гөрләвекләр агалар,

утырган килеш

Күктән кояш елмая.

кулларны як-якка җәяләр

Каңгылдашып, торналар

Тезелеп үтте бая.

очу хәрәкәтләре ясыйлар

Инешләрдә коена

Канатланып үрдәк, каз.

чуму һәм йөзү хәрәкәтләре ясыйлар

Җирне яшәртеп, безгә

кул чабалар.

Гөлләр алып килә яз.

Тәрбияче:

– Ә хәзер без туп белән уйныйбыз. Мин сезнең һәрберегезгә, чираттан туп ыргытып, сорау бирәчәкмен, ә сез сорауга җавап бирегез һәм миңа тупны кире кайтарыгыз. Өч китның ничә борыны бар? (3). Ике тычканның колагы ничә? (4). «Җиденче» сүзендә нинди сан яшеренгән? (7). Бер кулыңда ничә бармак? (5). Бүген атнаның ничәнче көне? Елына ничә тапкыр туган көн була? (1). Елның хәзер кайсы вакыты? Баскычта көчек утыра. Тагын берсе килде һәм аның янына утырды. Ничә көчек булды? (2) Бер атнада ничә көн? (7) Өч тәгәрмәчле велосипедта ничә тәгәрмәч бар? (Өч). Тәүлекнең өлешләрен тәртип буенча әйт. (Иртә, көн, кич, төн).

Киләсе таҗны өзәләр.

Тәрбияче:

– Сезнең алдыгызда геометрик фигуралы карта (тактада). Мин бишкә кадәр санаганчы фигураларны карагыз һәм истә калдырыгыз, ә аннары үз өстәлләрегездә ак кәгазь битләрендә фигураларны шулай ук урнаштырыгыз.

Биремне үтәгәннән соң, чагыштыру өчен үрнәк яңадан тактага элеп куела.

Тәрбияче:

– Биремне хатасыз үтәүчеләр ике кулларын да югары күтәрә.

Тәрбияче:

– Өске уң почмакта нинди геометрик фигура урнашкан? Зәңгәр өчпочмак кайда урнашкан? Квадрат кайда урнашкан? Аскы уң почмакта нинди геометрик фигуралар урнашкан? Картада ничә геометрик фигура бар? Тәрбияче:

– Ә хәзер биремне катлауландырабыз. Мин сезгә берни дә күрсәтмим, ә кайда нинди геометрик фигура урнаштырырга кирәклеген әйтәм. Өске сул почмакка коңгырт түгәрәк куегыз, аскы уң почмакка – кызыл квадрат. Кәгазь битенең үзәгенә кызыл өчпочмак куегыз.