Балалар барысы да тамашачылар, ә тәрбияче алып баручы ролен башкара.


Тәрбияче:

– Балалар, бүген бездә цирк ачылды, сезнең анда барасыгыз киләме?

Тәрбияче балаларның игътибарын кассага җәлеп итә. Балалар чиратка басып билетлар сатып ала.

Тәрбияче:

– Балалар, билеттагы кызыл төстәге түгәрәкләр рәт санын, зәңгәр төстәге түгәрәкләр урын санын күрсәтә.

«Цирк» музыкасы астында балалар билетларда ясалган түгәрәкләр саны буенча үзләренең урыннарын табалар. Барысы да утырып беткәч, тәрбияче рәтләр буенча йөреп, балаларның дөрес утыруларын тикшерә һәм сораулар бирә.

Тәрбияче:

– Син ничәнче рәттә утырасың? Син ничәнче урында утырасың? Уң як күршең ничәнче урында утыра? Сул як күршең ничәнче урында утыра? Синең артыңда ничәнче рәт? Алдыңда ничәнче рәт?

«Шамакай табышмаклары» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Шамакай үзе белән өйрәтелгән җәнлекләр алып килгән. Әгәр без Шамакайның табышмакларын чишсәк, нинди җәнлекләр килгәнен белербез. Кешенең дусты, йортның сакчысы.

Балалар:

– Эт.

Башына эт ярымбитлеге кигән, алдан әзерләнгән бала чакырыла һәм аңа өстәлдәге җиде шакмакны санарга тәкъдим ителә. Ул саный һәм бер шакмакка кимрәк санда өрә. Балалар этнең өргәнен тыңлап саныйлар һәм аның дөрес санамавын әйтәләр.

Тәрбияче:

– Ничә шакмак булуын һәм этнең ничә тапкыр өрүен санлы карточкаларыгыз белән күрсәтегез.

Бер, ике, өч, дүрт, биш –

Без саныйбыз армый һич.

Бүлмәдә ничә почмак,

Сыерның ничә тояк,

Кулларда, аякларда

Әйтеп бир, ничә бармак? (Балалар җавап бирәләр)

Эт балалар белән саубуллашып, китә.

Тәрбияче:

– Шамакайның тагын бер табышмагын тыңлагыз.

Җәен соры, кышын ак.

Аңа шулай яхшырак.

Балалар:

– Куян.

Тәрбияче:

– Акробат куяннарны чыгыш ясаганнан соң алма белән сыйлыйк.

Тәрбияче ярты, дүрттән бер өлеш һәм бербөтен алма күрсәтә.

Тәрбияче:

– Иң зур алма нинди ? (Бербөтен). Аннан кечерәге нинди? (Ярты алма). Иң кечкенәсе нинди? (Дүрттән бере).

Динамик пауза.

Акробат куян балалар алдында алма белән чыгыш ясый, балалар аның артыннан кабатлыйлар. Куянны алма, кишер белән сыйлыйлар.

«Тылсымчы фокуслары».

Төрле фокуслар күрсәтергә яратучы Тылсымчы килә.

1 нче фокус. Тылсымчы буш эшләпә күрсәтә һәм анда тавык уенчыгын утырта, аны күтәрә. Аның астыннан 5 сары һәм 4 кара чеби килеп чыга. Ничә чеби чыкканын саныйлар.

Тәрбияче:

– Ничә сары, ничә кара чеби чыкты? Кайсылары күбрәк? Кайсылары әзрәк? Биш саны дүрт саныннан ничәгә зуррак? Дүрт саны биш саныннан ничәгә кечерәк?

Тылсымчы чебиләрне эшләпәгә утырта һәм алар юкка чыгалар.

2 нче фокус. Тылсымчы кесәсенә бер кызыл шарчык сала. Һәм киредән бер кызыл һәм сигез зәңгәр шарчык ала.

Тәрбияче:

– Тылсымчы ничә кызыл, ничә зәңгәр һәм барлыгы ничә шарчык тартып чыгарды? Кайсы күбрәк: сигезме яки тугызмы? 9 саны 8 дән ничәгә күбрәк?

Тылсымчы шарчыкларны берәмләп кесәсенә сала, ә балалар калган шарчыклар санын санап әйтә баралар (9, 8, 7......10). Аннан соң кесәдә барлыгы ничә шарчык булуын әйтәләр.

Тәрбияче:

– Шамакайның тагын бер табышмагын тыңлагыз.

Чылт-чылт күзле,

Кеше төсле йөзле,

Кыланадыр үзе.

Йонлач тәне,

Бардыр койрыгы.

Балалар:

– Маймыл.

Залга кәефсез маймыл керә. Аның балаларга чынаяклар белән чыгыш күрсәтәсе килгән булган. Тик аның чынаяклары ватылган. Тәрбияче ике бөтен чынаяк, дүрт яртышар чынаяк күрсәтә.

Тәрбияче:

– Маймылның подноста ничә чынаягы булды икән? Әйдәгез, маймылга ярдәм итик.

Балалар бер-берсе белән киңәшләшәләр һәм барлыгы дүрт чынаяк булуын әйтәләр.

Тәрбияче:

– Ничек шундый җавап килеп чыгуын аңлатып бирегез.

Балалар:

– Ике ярты чынаякны ябыштырсаң, бербөтен чынаяк килеп чыга. Дүрт яртыдан ике чынаяк килеп чыга. Ике бөтен чынаяк бар иде. Барысы бергә – дүрт.

Аннары балалар үз җавапларын, чынаякларны ябыштырып карап, тикшерәләр. Маймылга тапшыралар. Маймыл рәхмәт әйтеп китә.