«Шәһәр урамы төзибез» уен күнегүе.


Тәрбияче:

– Балалар, без сезнең белән бүген төзүчеләр булырбыз һәм үзебезнең шәһәребезгә тагын бер яңа урам төзербез.

Балалар өстәлләр артына икешәрләп утыралар. Һәр өстәлдә 1 дән 9 га кадәр нокталар төшерелгән карточкалар ята.

Тәрбияче:

– Балалар, игътибар итегез, схемаларда төрле сандагы нокталар ясалган. Бу йортларның тәртип номеры. Карточкаларны 1 дән алып 9 га кадәр үсү тәртибендә тезегез. Сезнең урамнарда ничә йорт килеп чыкты? (9). Беренче булып сез нинди карточка куйдыгыз?

Балалар:

– Бер нокта ясалган карточканы.

Тәрбияче:

– Өченче карточкада ничә нокта? 9 нокталы сан карточкасы ничәнче урында тора? 5 нокталы сан карточкасы кайсы урында? Биремне дөрес эшләвегезне слайдка карап тикшерегез.

«Йортларның төсләрен дөрес чиратлаштыр» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Ә сез безнең карточкаларда нокталарның төрле төстә булуына игътибар иттегезме? Бу нокталарның төсләре безнең урамда төзеләчәк йортларның төсләрен ничек чиратлаштырырга икәнен күрсәтәләр. Мәсәлән, беренче карточкада нинди төстәге нокталар?

Балалар:

– Зәңгәр.

Тәрбияче:

– Димәк, беренче йорт нинди төстәге блоктан булырга тиеш? (Зәңгәр). Сез хәзер бу биремне Дьенеш блоклары ярдәмендә өстәлләрдә парлап башкарыгыз. Ә мин аннары сезнең ярдәм белән бу биремне экранда үтәрмен. Ничә блок куйдыгыз? (9). Төсләрдән нинди ритм килеп чыкты?

Балалар:

– Зәңгәр, кызыл, сары, зәңгәр, кызыл, сары, ... .

Динамик пауза. «Торна».

Озын аяклы торна,

Син безгә карап торма.

Безгә син юлны күрсәт:

Уң аягың белән тип,

Сул аягың белән тип.

Аннан – уңы белән тип,

Тагын – сулы белән тип.

Безне юлга чыгар син,

Аннан очып китәрсең.

Кулны өскә, аннан аска,

Аннан янга сузабыз.

Күкрәгебезгә кысабыз,

Тиз-тиз-тиз кул чабабыз.

Тәрбияче:

– Ә ничә түбә куярга кирәк?

Балалар:

– Шулкадәр үк.

Тәрбияче:

– Без йортларның түбәсе нинди төстә булырга тиешлеген беләбезме?

Балалар:

– Юк, белмибез.

Тәрбияче:

– Хәзер мин сезгә аларның төсләрен әйтәм, ә сез игътибар белән тыңлагыз һәм үтәгез: зәңгәр өйләргә зәңгәр һәм сары түбә куярга түгел, ә нинди?

Балалар:

– Кызыл түбә куярга кирәк.

Тәрбияче:

– Кызыл өйләргә кызыл һәм зәңгәр түгел, нинди түбәләр?

Балалар:

– Сары түбә куярга кирәк.

Тәрбияче:

– Сары өйләргә сары да, кызыл дә түгел. (Зәңгәр түбәләр).

Тәрбияче:

– Ә менә карагыз, балалар, безнең урамда бер йорт өчен урын калды. Ләкин ул нинди төстә булыр икән? Ритм буенча киләсе төс нинди булырга тиеш? (Зәңгәр). Димәк, киләсе блок нинди төстә булачак? (Зәңгәр).

Безнең урамда ничә йорт булды?

Балалар:

– Безнең урамда 10 йорт булды.

Тәрбияче:

– 10 ничек килеп чыкты?

Балалар:

– 9 блок янына тагын бер блок өстәлде.

Тәрбияче:

– Йортларның һәм түбәләрнең саны турында сез нәрсә әйтә аласыз?

Балалар:

– Түбәләр блокларга караганда азрак.

Тәрбияче:

– Йортлар һәм түбәләр санының тигезлеген белер өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Балалар:

– Санап карарга кирәк. (Саныйлар).

Тәрбияче:

– Кайсы сан кечерәк: 9 мы яки 10 мы? Кайсы сан зуррак: 10 мы яки 9 мы? Түбәләр күбрәкме яки әзрәкме? (Әзрәк). Аларны тигез итү өчен нишләргә кирәк?

Балалар:

– Тагын бер түбә куярга кирәк.

Тәрбияче:

– Ә бу йортның түбәсе нинди төстә булырга тиеш? Каян беләбез? Түбә төсләренең тәртибе нинди? Әйдәгез, бергәләп әйтик: кызыл, сары, зәңгәр, кызыл, сары, зәңгәр, кызыл, сары, зәңгәр. Димәк, зәңгәр йортка... (кызыл) түбә куябыз. (Куялар).

Тәрбияче:

– Йортлар һәм түбәләр саны турында нәрсә әйтергә мөмкин?

Балалар:

– Алар тигез булды.

Тәрбияче:

– Ничәшәр?

Балалар:

– 10 шар.

Тәрбияче:

– Слайдта безнең урамның рәсеме. Үзегезнең урамыгызны тикшерегез, шундый ук килеп чыктымы? Булдырдыгыз, балалар! Безнең урамыбыз әзер.

«Чәкчәкне бизә» уен күнегүе.

Тәрбияче чәкчәк макеты һәм аны бизәргә татар халык бизәкләре алып керә.

Тәрбияче:

– Бу нинди бизәкләр?

Балалар:

– Татар халык бизәкләре.

Тәрбияче:

– Бу бизәкләр лалә һәм кыңгырау дип атала. Бизәкләрне билгеле бер урынга куярга кирәк. Подноста өчпочмак формасындагы схемалар ята. Аларда бизәкләрнең кую урыннарын күрсәткән нокталар ясалган. Схеманы игътибар белән карагыз һәм бизәкне кирәкле урынга куегыз.

Балалар бизәкләрне урнаштыралар. Тәрбияче бу вакытта балаларга сораулар бирә.

Тәрбияче:

– Игътибар белән кара: син бизәкне кая куярга тиеш? (Өскә-аска, сулга-уңга).