Үткәннәрне кабатлау.
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. Ел дәвамында балаларның математик күзаллаулар формалаштыру буенча алган белемнәрен һәм күнекмәләрен тикшерү. 10 эчендә уңайга һәм кирегә санау күнекмәләрен ныгыту; 10 эчендә саннарның составы турындагы белемнәрен ныгыту; кәгазь битендә ориентлашуда күнектерү; атна, ел фасыллары, тәүлек вакытлары эзлеклелеге турында белемнәрен ныгыту; түгәрәкне 2 һәм 4 тигез өлешләргә бүлү, өлешләрне атау, бербөтен өлешне һәм өлешне чагыштыра белү күнекмәләрен, геометрик фигуралар турындагы белемнәрен ныгыту, фигураны аера белү, аларны үзлекләре (төсе, формасы, зурлыгы буенча) буенча чагыштыра белү, яссылыктагы юнәлешне билгели белү осталыкларын камилләштерү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, бүген бездә Зирәк Ябалак кунакта. Әгәр сез «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» тапшыруын карасагыз, аның бу уенның талисманы булуын беләсез. Ул безне күптән күзәтә икән. Сез аңа бик ошагансыз, чөнки сез математиканы яратасыз. Менә ул бездә «Яшь белгечләр клубы» ачарга булды. Бары тик иң акыллы, зирәк, лаеклы балалар гына клуб әгъзасы була ала. Бүген берничә этапта сайлап алу турниры узачак. Зирәк Ябалак безгә кызыклы биремнәр әзерләгән. Ә турнир азагында ул сезгә «Яшь белгеч» медальләрен һәм бүләкләр тапшырачак.
«Үз урыныңны тап» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Тактага карагыз әле, саннар рәтендәге барлык саннар да буталып беткәннәр. Һәрбер санга үз урынына басарга ярдәм итегез. Аларны тәртип буенча кечкенәдән алып иң зурысына кадәр куегыз.
Һәр бала индивидуаль рәвештә 1 дән 10 га кадәр сан рәтен тезә.
Тәрбияче:
– 10 га кадәр тәртип буенча сана. 10 нан алып 1 гә кадәр кирегә сана. (Саныйлар).
Тәрбияче:
– Балалар, әйдәгез, 3 һәм 5 санлы карточкаларыгыз арасына нинди сан куюыгызны тикшерик. 7 һәм 9 санлы карточкаларыгыз арасына сез нинди сан куйдыгыз; 6 санының күршеләрен әйтегез; 3 санының күршеләрен әйтегез.
Динамик пауза. «Куян».
Бер-ике-өч-дүрт-биш-алты – |
санап, атлап баралар |
Куян урамга чыкты. |
|
Аучы чыккан каршына, |
иелеп баралар |
Төбәп аткан куянга. |
кулларын алга сузалар |
Ай-ай-ай, ай-ай-ай! |
башларын тотып чайкыйлар |
Куянга эләгә бугай! |
|
Бер-ике-өч-дүрт-биш-алты – |
санап сикерәләр |
Куян сикереп качты! |
сикереп барып, урыннарына утыралар, кул чабалар |
Тәрбияче:
– Зирәк Ябалакның киләсе биремен тыңлагыз. Сезнең өстәлегездә карточкалар ята, аларга карандашлар ясалган, алар нинди?
Балалар:
– Төссез.
Тәрбияче:
– Карандашларны буярга кирәк. Игътибар белән тыңлагыз. Беренче карандашны сары төскә буягыз, дүртенчесен – зәңгәргә, икенчесен – яшелгә, бишенчесен – кызылга, өченчесен көрән төскә, алтынчысы – кара. Булдырдыгыз!
Тәрбияче:
– Зәңгәр карандаш кайсы урында?
Балалар:
– Зәңгәр карандаш дүртенче урында.
Тәрбияче:
– Бишенче урындагы карандаш нинди төстә?
Балалар:
– Бишенче урындагы карандаш кызыл төстә.
Тәрбияче:
– Сары карандаш кайсы урында?
Балалар:
– Сары карандаш беренче урында.
Тәрбияче:
– Зирәк Ябалакның өченче биремен игътибар белән тыңлагыз.
Тәрбияче тупны кемгә ыргыта, шул җавап бирә.
Тәрбияче:
– Атнада ничә көн? Бүген атнаның ничәнче көне? Атнаның беренче көнен әйт. Ял көннәрен әйтегез. Эш көннәрен әйтегез. Ел фасылларын әйтегез. Язгы айларны әйтегез. Хәзер нинди язгы ай? Тәүлек ничә өлештән тора? Тәүлекнең өлешләрен әйтегез? Хәзер иртәме, кичме? һ.б.
Тәрбияче:
– Зирәк Ябалакның дүртенче биремен үтәгән балага медаль бирелә. Өстәлдә геометрик фигуралар: цилиндр, конус, шакмак, шар һәм аларның «фотосурәтләре» тора. Фотосурәтче геометрик фигураларны фотога төшергән һәм шул фотосурәтләрне геометрик фигураларга тапшырырга кирәк. Моның өчен безгә һәр фотосурәт янына андагы фигурага туры килгән геометрик фигураларны куярга кирәк.
Балалар, үзара киңәшләшкәннән соң, түгәрәк янына шарны, конус янына өчпочмакны, квадрат янына шакмакны, турыпочмак янына цилиндрны куялар.
Тәрбияче:
– Булдырдыгыз, балалар! Зирәк Ябалак сезне үз клубына ала һәм сезгә «Яшь белгеч» дигән медальләр бүләк итә.
КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ